Ничек яшисең, Өчиле?
Сәхифәбезнең чираттагы тукталышы Өчиле авылында булды. Матур, кояшлы, язга охшаш февраль иртәсендә барып чыктык без бу төбәккә. Өчиле авылы районыбызның төньяк-көнбатыш өлешендә, Саба үзәгеннән 27 чакрым ераклыкта урнашкан. Курсабаш авыл җирлегенә керә. Бүгенге көндә 47 хуҗалыкта 41 кеше яши. Иң элек искиткеч матур табигате, киң итеп чистартылган юллары, авыл эчендәге матур, төзек йортлары һәм, әлбәттә, эчкерсез, ачык күңелле кешеләре белән җәлеп итте бу авыл. Кечкенә генә булса да, йоклап ятмый сала, монда чын мәгънәсендә тормыш кайный...
Сүләме, Өчилеме?
Әйе, бу авылның ике исеме бар. Рәсми төстә Сүлә дип аталса да, халык телендә ул Өчиле дип йөртелә. Төрле риваятьләргә караганда, Сүлә-Өчилегә 1304 елда нигез салынган. Бу авыл зиратында табылган борынгы кабер ташына нигезләнеп фаразлана. Иң беренчеләрдән булып бу якларга Арча районының Му авылыннан өч хуҗалык күченеп килеп урнаша. Өчиле исеме дә шуларга карап бирелгән, имеш. Авылны һәр яктан урман чорнап алган. Кешеләр агач кискәннәр, төпләрен чыгарганнар һәм чәчү өчен җир әзерләгәннәр. Өчиле авылында тимерчелек эшләгән, керосин заводы булган. Ат, тавык, дуңгыз, сарык, куян фермалары хуҗалыкка табыш китергән. Авыл халкы терлекчелек һәм яшелчәчелек белән шөгыльләнгән. Колхоз бакчасында кишер, кыяр, кәбестә, куузику үстергәннәр.
"Бер стакан көнбагышка алданып эшләдек”
Авыл белән танышуны да заманында шул яшелчә бакчаларында тир түгеп хезмәт куйган Тәгъзимә апа Хәсәнова белән аралашудан башладык. 93 нче яше белән барса да, хәтере бик яхшы.
“Балачагым булмады инде минем,- дип башлады ул сүзен,- 6 яшьтән әтигә ияреп колхоз эшенә йөрдек. Гаиләдә 7 бала үстек. Хезмәт өчен 500 грамм икмәк бирәләр иде, шуңа әти безне үзеннән калдырмады. Яшелчә бакчасында эшләдек. Өлкән апалар бер таяк җир эшкәртергә кушалар иде, шуны китмәнләп чыксаң, бер стакан көнбагыш биреп кызыктыралар иде. 11 яшьтән ат та карадым әле мин. Сугыш елларында авылда 98 хуҗалык бар иде, терлекчелек, кырчылык, яшелчәлек бригадалары эшләде, безнең Өчиле халкы ачлыктан интекмәде. Курсабаш, Түбән, Югары Утар авыллары кешеләре да монда килеп ялланып эшлиләр иде”- ди Тәгъзимә апа.
Ул шушы хуҗалыкта эшләп лаеклы ялга чыккан. Яшьтән тол калган, 4 бала тәрбияләп үстергән. Авырлыкларны күп күрсә дә, бүгенге тормышыннан бик риза булып яши. “Хуҗаларны күрсәгез рәхмәтләремне җиткерегез әле”,- дигән җаваплы эш тә “йөкләде” әле без журналистларга. Безне кызы Зөлфәя апа озата чыкты.
“Бу минем туып үскән йортым инде. Әни өлкәнәйгәч, Казаннан аны карарга кайттым. 11 ел шулай яшибез. Тормыш итәргә барлык уңайлыклар бар, өйгә газы, суы кергән, юллар чистартыла, атнага бер тапкыр автолавка килеп тора. Менә интернет булмавы гына бераз уңайсызлык тудыра. Бөтен авылга интернет суздылар, бер бездә генә юк. Чыбыклы телефон да кергән бит югыйсә”,- диде ул борчылып. Интернетсыз булмый, билгеле. 21нче гасырда яшибез, хәзер бөтен тормыш шуңа көйләнгән. Зөлфәя апаның бу гозерен җаваплы кешеләр ишетер дип уйлыйбыз. Тагын бер кызыклы шөгыльләре турында белдек бу авыл апаларының. Соңгы вакытта скандинавия йөрүе белән мавыгып киткәннәр икән. “Күрше хатыны Минзия, Рузалия, Оркыя, Әнисә, Рәйсә белән телефон аша хәбәрләшәбез дә, көн саен шулай таякка таянып урам әйләнәбез”-ди Зөлфәя апа.
Мәдәни тормыш гөрли
Безне авыл буйлап клуб мөдире Алисә Хәсәнова озатып йөрде. Эш урыны белән дә таныштырды. 2010 елда ачылган клубта авыл халкы өчен төрле мәдәни чаралар оештырыла.
“Җәй көне авылда кеше күбәя, дачниклар, каникулга балалар кайта. Бәйрәмнәр оештырабыз, урам концертлары, кич утырулар уздырабыз. Авыл халкы бик бердәм, актив бездә. Олы яшьтәгеләр дә киләләр. Хәзер бер-бер артлы бәйрәмнәр китә, Гашыйклар көне, 23 февраль якынлаша, әзерлекне башладык инде,- ди мөдир.
"Сыерлы көнем-сыйлы көнем”
Авылда вак-төяк мал тотучылар булса да, бердәнбер сыер Закировлар хуҗалыгында гына икән.
“Сөте үзебезгә дә, күрше-күләнгә дә җитә, әле аертырга да кала”- ди хуҗабикә Алинә.
“Курсабаш” җәмгыятендә берсе терлекче, икенчесе игенче-механизатор булып эшләүче Алинә белән Фаил 2016 елда авыл хуҗалыгында хезмәт куючы яшь гаиләләр өчен махсус программа нигезендә яңа йорт җиткереп чыкканнар. Ике бала үстерәләр. Алинә хуҗалыкта яшь бозаулар карый. Эштән кайткач, өйдә килен хезмәтен үти, сыер малыннан тыш, утарда тагын берничә баш терлек асрыйлар.
“Килен кебек түгел, кызым кебек ул Алинә миңа, монда килгәндә әле минем әни дә исән иде, ике каенана белән яшәде, бөтен кадер-хөрмәтен күрсәтте, бу яхшылыклары өчен үзләре дә игелек күрсеннәр”- ди йорттагы өлкән кеше Оркыя апа.
Сугышка кадәр мәчетләрне бетерү сәясәте бу авылны да читләтеп үтмәгән, шомлы елларда манарасы төшерелгәч, мәчет бинасы озак вакытлар клуб вазыйфасын үтәгән.
2017 елда шушы авыл тумасы Рамил Шакиров ярдәме белән яңа гыйбадатханә сафка баса. Имамы итеп Кукмара мәдрәсәсендә махсус белем алган яшь хәзрәт Азат Нигъмәтҗанов билгеләнә. Азатларның төп нигезләре мәчет янәшәсендә генә. Әтисе Гомәр, әнисе Нурания, тормыш иптәше Алсу белән матур гына гомер кичерәләр, ике бала үстерәләр.
“Безнең нәселдә әтинең бабасы, әнинең әтисе мөәзин булган. Элекке елларда авылның указлы мулласы Барый абый Рәхмәтуллин булган, озак вакытлар дини йолаларны үтәүдә ярдәм итеп яшәгән. Хәзер мәчеттә җыелышып җомга намазлары укыйбыз, авыл апалары дини гыйлем алырга киләләр”- ди Азат.
Яшь кенә булса да, тормышта шактый сынаулар аша үтәргә туры килгән үзенә.
“Һәркем дингә үз юллары, үз уйлары белән килә. Мин дә авырый башлагач, савыгуны Аллаһ юлыннан таптым. Юлыма яхшы киңәш бирүче кешеләр, остазлар очравы да зур ярдәм булды. 2015 елда Балтач районы Түнтәр авылы кызы Алсу белән тормыш корып җибәрдек. Аны ТНВ каналы аша сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр турындагы бер тапшыруда күреп алдым. Бер улыбыз, соңрак кызыбыз туды. Шулай матур гына гомер иткәндә, Аллаһы Тәгалә тагын бер сынау әзерләп торган икән. Кышкы буранлы көндә юл һәлакәтенә очрадык. Ул чакта әти-әниләребез бик булыштылар, дин кардәшләрнең дә төрле яклап ярдәмнәрен тойдык. Инде авырлыклар артта калды, әлхәмдүлилләһ. Барлык сынаулар – Аллаһы Тәгаләдән. Пәйгамбәрләр дә нинди генә авыр сынауларга дучар булмаган бит. Тормыштан зарланмыйча, һәр көннең кадерен белеп яшәргә кирәк ”,- ди Азат.
Өчиле белән саубуллашып, кайтыр юлга чыктык... Сөйлисе сүзләр, язасы геройлар әле моның белән генә бетмәде, билгеле. Шуңа күрә, өчилеләр белән кабат очрашканга кадәр, дип аерылыштык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев