Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Авылым капкасы" проекты

Оста көмешчеләре, алтын йөрәкле халкы белән данлы Тенеки

Тенеки авылы белән көз һәм кыш тарткалашкан бер мәлдә, җиргә беренче кар төшкән изге җомга көнне таныштык. «Авылыбызны җәй көне, гөл-чәчәкләргә күмелгән вакытта күрсәгез иде!» дип каршыладылар безне. Ике яклатып тау арасына урнашкан авылның сихри табигатен һәр ел фасылы үзенчә сурәтли. Без дә моңа инандык.

Саба көмешчеләре кәсебе борынгыдан килүе билгеле. Тенекидә көмешчелек һөнәре Габделкәрим исемле кешедән башланып киткән. Патша армиясенә хезмәт итәргә улларын җибәрергә теләмәгән ата кеше җирдән ваз кичәргә тиеш була. Ул, җирсез калгач, көмешчелек белән шөгыльләнә башлый.  Шушы гасырның 17 елларында авылда җирсез кешеләр 14кә җитә. Бу гаилә кешеләре барысы да көмешчелеккә күчә.  Тора-бара  бөтен авыл халкы әлеге һөнәр белән шөгыльләнә башлый. Көмешчелек авыл кешеләренең тормышын нык яхшырта. 1937-1938 елларда осталар кими, күбесе Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайтмый.  Тенеки көмешчеләре даны еракларга тарала. Осталар көмешне каралтып алка, муенса, чулпы, беләзек, йөзек, балдаклар эшләгәннәр. 1870 елда Тенеки авылының данлыклы мәчете салынган.  1939 елда мәчет манарасы киселеп, башлангыч мәктәп итеп файдаланыла.  2009 елда авылда «Ихлас» мәчете ачыла.  Хәзерге көндә  иң калку урында мәчет,  клуб икесе янәшә авылга ямь-нур  бирә.

Көмешче кызы Миннегөл апа

Миннегөл апа Нуриева әлеге авылда туып-үсеп, быел 65нче кышын каршылый. Данлыклы оста, Сабаның гына түгел, республиканың соңгы көмешчесе булып 2006 елда 96 яшендә бакыйлыкка   күчкән Хәбибрахман абый Ганиевның кызы ул. Атаклы көмешче һәм әнисе Мөкәррәмә апа тәрбиясендә җиде бала үсәләр. Миннегөл апа 23 ел колхозда  хезмәт куя, аннан 15 ел клуб мөдире булып эшләп лаеклы ялга чыга.  Авылның һәр сулышын тоеп, авылдашларының кадер-хөрмәтендә бик тә мөхтәрәм кеше булып гомер кичерә.

Әнәс абый белән гаилә корып, ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Кызлары инде үзләре матур гаиләләр корып, әниләрен оныклар белән сөендерәләр. Үзе кебек үк нурлы, иркен йортында ялгызы гомер кичергән Миннегөл апа әтисе турындагы якты истәлекләрне саклап, бай мирасын килер  буыннарга тапшыруны үзенең бурычы дип саный.

«Әтием Бөек Ватан сугышында бер аягын калдырып кайткан иде. Сугыштан соң озак еллар тимерче булып эшләде, гомер буе көмештән төрле ювелир эшләнмәләр ясау белән шөгыльләнде.  Көмешчелекнең бик авыр хезмәт икәнлеген күреп, белеп үстек. Ул ясаган бизәнү әйберләрен сорап бик ераклардан килделәр. Шәмәрдәндә ювелир цехы ачылгач, анда менеп  әлеге эшнең нечкәлекләренә өйрәтеп тә йөрде. Әмма авылыбызда әлеге эш дәвам ителмәве генә кызганыч.  Әтиемнең шәкертләренең берсе – авылдашыбыз Хәлим Габдрахманов әлеге эшнең серләренә өйрәнеп калуына сөенәм», – дип сөйли Миннегөл апа.

Әтисенең кулы белән, күңел җылысын кушып эшләнгән көмеш бизәнү әйберләре Миннегөл апаның иң кадерле истәлек-ядкарьләре.  Бүген дә затлылыгын югалтмаган  көмеш беләзек-алкалар белән без дә озак хозурландык. Әтисе-көмешче бабай турында сөйләргә аны еш кына мәктәпкә очрашуларга чакыралар, өйгә килгән укучыларны да Миннегөл апа әтисе хакында күргәзмәләр булдырып каршылый. Хәбибрахман абый Ганиевның халкыбызның сәнгать әсәрләренә тиң җәүһәрләр тудырган  мич – «гурна» һәм  «бәлче»  дип аталган  тимерне юкарта торган җайланмасы  район музеенда  саклана. 

Миннегөл апа  һәр авылдашы турында  горурланып, зур хөрмәт белән сөйли. «Авылыбыз бик бердәм, тырыш, бик бөек кешеләр тәрбияләгән Тенеки ул безнең», – ди ул.

Легендар тракторчы

Вәсилә апа Шәмсетдинова  – районыбызда гына түгел,  республика күләмендә танылган алдынгы тракторчы.  17 яшендә «Т-25» тракторында эшли башлаган  кыз  59 яшенә кадәр тимер ат иярли.  41 ел гомере  техника, тимер-томыр  арасында  узса да, һич тә хатын-кыз матурлыгын, нәфислеген җуймаган  ул. 19 яшендә Юлбат авылыннан Тенекигә килен булып төшеп, ире Раиф абый белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр.

«Кечкенәдән шофер булырга теләгем зур булды. Әти каршы килеп карады, аннан күнми чарасы калмады. Янилнең Саба филиалында тракторчылар курсын тәмамлап, «Искра» колхозының Юлбат бригадасында эшли башладым. Армиягә киткән егетнең «Т-25» тракторын бирделәр. Иске, кабынмый, кабинасыз иде. Иптәшем белән бергә эшләдек,  икебез бергә кабызып чыгып китә идек.  Ватылганда  ирем дә, хуҗалыктагы механизаторлар да булышалар иде. Хезмәт дәверемдә биш-алты трактор туздырганмындыр инде»,– дип елмая Вәсилә апа.

Алны-ялны белмәгән тырыш  механизаторның хезмәтен  хөкүмәтебез дә югары бәяли. 1975 елда ук социалистик ярыш җиңүчесе билгесе, ВДНХның көмеш медале белән бүләкләнә. 1986 елда «Районның иң яхшы механизаторы» дигән исем бирелә.  1996, 2006  елларда трактор белән бүләкләнә.

«Ун ел элек биргән трактор инде тузган. Эшләмәсәң, тузмас иде. Димәк, Вәсилә Шәмсетдинова тарафыннан тырыш хезмәт куелган», – дип беренче Президент Минтимер Шәймиев аңа яңа трактор алу өчен сертификат тапшыра.  2004 елда «Татарстанның атказанган механизаторы» дигән мактаулы исемгә лаек була. «Элек юллар начар. Авылга бер карап торган трактор иде инде ул.  Бервакыт  яз көне 3 километр араны ике сәгать кайтканымны хәтерлим», – дип искә ала. 

Лаеклы ялга чыккач та 9 ел яраткан хезмәтеннән аерылмый Вәсилә апа. Гомумән, хезмәтсез яшәүне күз алдына да китерә алмый ул. Бүген дә абзар тулы мал-туар асрый.  Бәйләгән кул эшләре белән төрле күргәзмәләрдә, бәйгеләрдә катнаша.  Инде быел яңадан бер мәшәкате арткан: мобилизацияләнгән егетләргә җылы йон оекбашлар бәйләүгә керешкән.  «Үземнән аз булса да өлешемне кертәсем килә. Сарыкларым бар, үзем җегерлим, кул-аякларым көчендә булганда сөенеп бәйлим», – ди Вәсилә апа. «Гомере буе кешегә ярдәмгә ашыкты, көн димәде, төн димәде. Бәбилисе ханымнарны хастаханәгә алып бару да аның өстендә булды. Бик тыңлаулы кеше ул», – диләр авылдашлары аның турында.  

Җиде бөртек бәхет

Нәкъ менә шулай дип назлап сөя сабыйларын  Илдария Гомәрова. Ире Ринат белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр алар.  2009 елда яшьләр программасы буенча йорт салып, башка чыгалар. Бүгенге тормышларына шөкер итеп яши беләләр. Балалары Рафаэль (2006), Радмир (2009), Раилә (2011), Ралия (2013), Рияз (2016), Ранель (2019), Рамина (2021) әти-әниләренең иң зур байлыклары.

«Минем  кыз туганнарым булмады, кечкенәдән гаиләле булгач,  балаларыма бер-берсенә иптәшләр  алып кайтыр идем», – дип хыяллана идем. Аллаһы Тәгалә хыялымны тормышка ашырды:  дүрт малайга өч кызыбыз бар. Ишле бала бер-берсен карый, кайгырта,  бердәмлеккә өйрәнә. Түбән Өчнараттан әнием килеп булыша», – ди Илдария.

Гаилә башлыгы Ринат  «Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Тенеки фермасында таналар карый. Илдария да   сыер савучы булып эшләп декрет ялына чыккан. Ярдәм кирәк булганда бүген дә сыер савучыларны алыштырып тора. 

«2021 елда Президентыбыз кулыннан “Ана даны» медале алып кайттым. Бу бүләгем белән чын күңелдән горурланам. Балаларыбызның һәрберсенең үз шөгыльләре бар.  Олы улыбыз – Саба аграр көллиятендә белем алучы Рафаэль картингны, икенчесе футбол-волейболны ярата, олы кызым курай түгәрәгенә йөри. Кыскасы, һәрберсе үзе теләгән төр белән шөгыльләнә»,– ди әни кеше.

Гомәровлар кебек матур, ишле гаиләләрне күреп, күңел сөенә, авылның матур, якты киләчәге күз алдына килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев