Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Авылым капкасы" проекты

Якты истәлекләргә бай Сабай

Әй, Сабаем, Сабаем, Авылым, авылкаем. Сагынганны көтеп тормыйм, Кайтам җай чыккан саен.

    Россиядә Сабай авыллары берничә. Бу  җыр Башкортстандагысы турында. Әмма безнең райондагы  Сабайга да тач ябышып тора. Җырны дәвам итик: 

Асыл уллар,  гүзәл  кызлар

Үстергән  безнең  авыл.

 Без  үзебез Сабайлар дип

Арттыралар ил данын.

      Сабай  клубы  мөдире  Дания  Хәкимова да: “Бу җыр безнең авылга да туры килеп тора”,– ди.  Районыбыздагы Сабайда  да  асыл  уллар,  матур  кызлар  үскән. Авылда 3-4 балалы гаиләләр  аз булган.  Күп йортларда 6-7, хәтта 9-10 ул-кыз тәрбияләнгән. 

     Татарстанда басылып чыккан рәсми чыганакларда Сабай авылына 16нчы гасырда, Казан ханлыгы чорында нигез салынган диелә. Әлбәттә, Башкортстандагы һәм  Мордовиядәге Сабай  авыллары белән  аның бернинди дә  уртаклыгы юк. Интернетта  булган  кайбер  язмаларга  караганда, бу яклардагы  авылларга тай гарәбе нигез  салган  диелә.

Сабай  авылында туган   язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың бер  мәкаләсендә: “Безнең авыл да узган гасырның кайбер документларында  Яңа Шыңар дип күрсәтелгән, бу аның күршедәге Шыңар авылыннан күчүенә ишарә. Безнең уебызча, Шыңардан берничә гаилә монда күчсә дә, биредә инде авыл булган һәм аның төп исеме дә Сабай  булырга тиеш. Сабай шулай ук кеше исеме дә булырга мөмкин, аның Саба атамасы белән дә уртаклыгы күренеп тора”, –диелә.  Безнеңчә дә, шушы  вариант дөреслеккә  якынрак туры  килә. Гомумән, күп  авыл  атамалары кеше исеме белән бәйле.

    1920  елга кадәр Сабайда 649 кеше яшәгән. Узган гасырның 80нче  елларында ике тапкыр   кими. 2002 елда 115 кешегә  кала. Хәзер авылда нигездә өлкәннәр гомер итә.  Халык  саны 30га да тулмый. Бердәнбер  социаль  учреждение ул –  клуб. Яңа  мәчет  салынды.  Кибете  ябык тора,  авылга атнага ике тапкыр  автолавка   килә.

Сөрән – Сабай йоласы

      Сабайның Түбән оч урамында инде ел әйләнә бер генә  өйдә тормыш кайный. Калганнарында  инде балалар үсеп, күптән таралышып  беткән. Алар туган нигезләрен ташламыйлар, атна  саен кайтып, буясын буяп, агач коймаларны профнастилга  алыштырып, төзек тоталар. Шушы урамдагы йортында   гомер иткән авыл мулласы  Фәрхулла Галиәкбәров  исә бөтен җәйне,  яшелчә үстереп, Сабайда  уздыра. Алай гына  да түгел, әле ул-кияүләре, әтиләренең ризалыгын  алып, йортның чоланын яңартырга керешкәннәр. Быел авылның иң  өлкән кешесе Фәрхулла абыйга 85 яшь тулды.

“Безнең әни  8 бала тапкан. Кайсы тугач  ук  үлгән, кайсын  үле килеш  туган. Без ике апам белән  өч бала эшләп үстек. Авыл өч бригадага  бүленгән  иде. 1930 елда оештырылган “Кызыл трактор”  колхозына 1935 елга  кадәр барлык 165 хуҗалык  кереп беткән. Һәр бригаданың  үз атлары бар. Без,  яшүсмерләр   тайларны  көтә  идек. Мишә буендагы  озын, тирән тагаракка беребез алданрак төшеп су тутырып куя. Атларны эчерәбез, аннары  конюшняга  алып менеп  ябабыз. Кичләрен уенга  чыгабыз. Без яшүсмер  вакытта  Октябрь аенда була торган йола бәйрәме сөрән  дип атала  иде. Аңа  бөтен  авыл  әзерләнә. Яшьләр өйләгә кадәр бер, кичен икенче йортка гармун-тальян  уйнап  җырлап керә. Хуҗалар өстәлгә мул  сый, тегесен-монысын  куя. Аннары кызлар  көндезге  уенга чыга. Сөрән берничә көн дәвам итә. Бу йола Сабайда гына  үткәрелә, күрше-тирә  авылларда аны белмиләр  иде”,– дип  сөйли Фәрхулла  абый. 

Ул 1956  елда армиягә китеп, Германиянең  Вердер-Хафель шәһәрендә 8 сыйныф белем белән 3 ел штабта хезмәт итә. Кайткач, ферма  мөдире,  урта  звено  җитәкчесе  булып эшли. Әтисе Галиәкбәр  озак  еллар  авыл мулласы булган. Хәзер вазифасын улы дәвам итә.

Кочаклый белмәсәң – каеш

      Суфия Кәрам  кызы 1940 елның 23  октябрендә туган. Тугыз  айлык  чакта әтисен фронтка  алганнар. Хатыны шул  көнне үк бәләкәй  арбасын тартып Сабага чыгып  киткән. Әмма инде ирен хәрби комиссариаттан Шәмәрдән станциясенә озаткан булалар. Кәрам башта  Суслонгер  хәрби лагерена  җибәрелә. Ә анда  ачлык, җәберләү...

“Әнинең: “Суслонгерга Кәрамның ашарына  17 тапкыр алып бардым”,– дип  сөйләгәнен хәтерлим.  Әти ачлыктан  сугышка  китеп  котылган һәм 1943  ел ахырында  һәлак булган. “Хәтер китабы”ннан карап  Белоруссиянең Гомель өлкәсе Жлобин районы Работка  авылында җирләнгәнен белдем. Каберен күрү теләге белән   яшәдем. Әни Суслонгерга барып  йөргәндә әтидән   йөккә  узып, 1943  елда сеңлем дә туган”,– дип  искә ала Суфия апа.

Ул сугыш бетү хәбәрен әнисенең Казанга барган җиреннән ишетеп  кайтып   сөйләгәненнән хәтерли.

“Авылда  йортлар бик  күп  иде. Урам тулы бала-чага. Эштән  соң олыраклар бер чишмә янына,  яшьрәкләр  икенче  урынга  кичке  уенга   чыга. Егетләрнең  күбесе тальянда  уйный. Мишә буе  гөрләп тора. Бик  күңелле иде. Хәзер төннәрен уйлап ятам, яшь  чакны искә төшереп, чордашларым  кайсы  кая таралып, кайсылары онытылып та беткән”,– дип өсти ветеран.      

       Каеш белән  сугышлы уенын да искә  алды. Аулак  өйдә  егет белән  кызга кочаклашырга  кушканнар. Әгәр бер-берсенә  якынаеп бетмәсәләр, ягъни араларында кул белән  керерлек бушлык  калса, кыюсыз  егеткә  каеш белән  сукканнар.    Суфия кечкенә  чагында әнисе Кифая икенче тапкыр кияүгә барган. Яңадан 5  кыз дөньяга килгән. Суфия  апа балачагында кырга учма  бәйләргә йөргән. Җиденче сыйныфны тәмамлагач,  сарык   фермасында хезмәт  чыныгуы  алган.

“Эшләдек тә, эшләдек. Аннары дуңгызлар симерттем,  алар беткәч, фермага сыерлар китерделәр. Колхозда гел төрле  эшләргә дә  йөрдем. Кияүгә чыгып,  шушы  йортта   әнкәй  белән –37, ир белән 56  ел тордым. Бер генә  кызым  булды. Хәзер  чиргә бирешмичә,  үзем генә  яшәгән көнем”,– ди  авыл өлкәннәре  күмәк уеннары  үзәгендә булган  ветеран.

Авылны өлкәннәр дә җанландыра

      Сабайда җәйне  туган авылларында үткәрүче берничә гаилә бар.  Авыл андыйлар өчен  дачага әйләнеп бара. Ә менә  Әхмәтҗановлар Сабайга бөтенләйгә кайтканнар.  Алар авыл  башындагы әтиләре йортына янкорма төзеп, читкә  киткәннәргә үрнәк  мисал   күрсәтеп яши башладылар. Бибинур апа – Сабай кызы,  Рифкать Оет авылыннан. Әхмәтҗановлар гаилә коргач, 40 ел Казанда гомер итәләр. Бибинур төзелештә маляр булып  эшли, Рифкать тә шушы тармакта хезмәт итә. 

“Пенсиягә чыккач авылга  кайтырга  булдык. Башта  сагындым  Казанны, ярты гомер шунда  узган бит. Сабайда  апаем булуы тартты. Хәзер инде шәһәрне  сагынмыйм,  улларыбыз  Рамил һәм Камил үзләре кайтып  йөриләр.  Дөрес, авылда яшәгәч, көннәр бакчада үтә, эш   күп. Тик тормау да бик  кирәк, акча җимеше булмаса да, бакча җимеше өстәлгә куйганчы күп хезмәт  сорый”,– ди Бибинур апа.

“Шәһәрдә урамга  чыктыңмы –  акча  кирәк. Авылны макта, калада яшә”,– дип  әйтәләр. Элек бу сүзләр дөреслеккә туры да килгәндер. Ә хәзер авылда яшәүчеләрнең күбесендә көнкүреш шартлары шәһәрнекеннән калышмый, шуның  өстенә йорт янында бакчасы, мунчасы бар. Тыныч һәм  рәхәт”,– дип тормыш иптәшен  куәтли Рифкать абый.

Аны кабаттан йортлары каршындагы  мәчеткә киртә тотканда очраткан идек. Менә дигән эретеп ябыштыручы да икән. Бер  авылдашы аллаһ  йортының коймасыз торуына  эче пошкан да, материаллар  алып  кайткан. Савап булсынга эшлиләр.

Кече  авыл  бердәм була

    Клуб  мөдире Дания Хәкимовага  яшьләрсез  авылда эшләве җиңел  түгел. Ул мәдәният хезмәтен җәйге  каникулда авылга әби-бабайлары  янына  кайткан балалар белән  оештыра. Алар өчен һәм үзләре катнашында  менә дигән  чаралар үткәрә. Кышларын мәдәният  тормышын өлкәннәр  ямьләндерә. Бәйрәмнәрдә Сабай шушы  авылда туганнар белән тула. Күпләре район  үзәгендә,  Яр Чаллыда, Шәмәрдәндә  яши һәм  чакыру  яки ишетү белән кайтып та  җитәләр. Кечкенә  авылларда туганнар аеруча бердәм була бит. Халык  клубка  сыймый.

“Мин клубта 1990 елдан  эши башладым.  Ул  вакытта иске  агач  бина иде. 2003 елда яңа клуб төзелгәч, күп уңайлыклар туды. Безнең авылда туганнар  арасында гармунчылар күп. Илнур Котдусов гомер буе баянчы булды. Данис Хаҗинуров, җырчылар Лилия,  Флера  апаларга таянам. Дәүлиевлар, Исрафил абый, Зөбәрҗәт апа, Миңнегали абый тальянда, Зөфәр абый Гомәров, Рәмзия апа Ягъфәрова  гармуннарда  уйнап,  күңелле  бәйрәм чаралары үткәрәбез. Эшемдә авылдашларның   ярдәмен даими тоям”,– ди  Дания.

 

Беркем дә онытылмасын

     Быел Сабайда  халыктан җыелган  акчага һәм  үзара салымга төзелгән обелискта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның һәм кайткач үлгәннәрнең исемнәре мәңгеләштерелде. Авылдан фронтка 160 ир-егет  киткән, шуларның  40ы гына  исән  кайткан.  Кызганычка  каршы, фамилияләре ташка язылмый  калганнар да табылган.

“Сугышка минем әтинең абыйлары Харис, Габделхак һәм Сафа Әскәровлар  киткән.  Габделхак  абый  кайткан,  икесе  үлеп  калган. Ташка 1921 елгы  Сафа Әскәров язылган, Харис  исемлектә юк.  Хатаны  төзәтәсе  иде”,– ди Гөлсинә Мәҗитова.

Шәхесләрне дә белик

    Сабай авылы зиратына шушы төбәкнең абруйлы дин эшлеклесе, мулла Гыйльман Яхин җирләнгән.  Ул – күренекле татар мәгърифәтчесе Таиб Яхинның (1844-1910) атасы. Бу хакта Ирек Һадиев,  Раиф Мәрданов "Казан утлары" журналында 2006 елда  язып чыгалар. “Кабере өстенә куелган таш сынып-ватылып берничә кисәккә аерылган, шул сәбәпле, төгәл вафат елын укып булмый”, – диелә “Саба төбәгенең эпиграфик  истәлекләре, дигән мәкаләдә. Аннан  соң   узган 16  ел эчендә тәмам  чытырманлыкка әйләнгән зиратта әлеге каберне табуы  кыен. Мәңгелек  йортны тәртипкә китерәсе бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев