«Батыр йөрәкле әни» бәйгесе сәхифәсе: Дания Латыйпова
Сезгә Завод-Нырты авылыннан Дания Мөхәммәтнәкыйп кызы Латыйпова яза. «Батыр йөрәкле әни» бәйгесенә миндә катнашырга булдым, чөнки минем әнием чыннан да зур, батыр йөрәкле кеше. Бу язмам аңа дога булып барып ирешсен иде.
Минем әнием Хәнифә Исмәгыйль кызы Гомәрова 1935 елның 2 февралендә Кукмара районы Ятмас Дусай авылында ишле гаиләдә туган. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе сугыштан әйләнеп кайтмый. Әнием башка балалар белән бәләкәйдән колхоз эшләренә йөри, өйдәге эшләргә булыша. Әниемнең яшьтән урын өстендә авыру сеңлесе Фирдәүсә була. Ул аны ахыргы көненә кадәр карый, ярдәм итә.
Яшь вакытта әнием артыннан озатып барган егетләр аз булмый, ләкин берсен дә аның йөрәге якын итми.
Беркөнне әнием төшендә арбалы атның аның янына килгәнен күрә.Озак вакытта үтми Олы Нырты авылыннан әниемне сорап Мөхәммәтнәкыйп дигән ир-ат менә. Аның каты авырудан соң хатыны үлеп китә, ә ата белән берсеннән берсе бәләкәй өч кыз бала кала. Иң бәләкәенә бары бер яшь кенә тулып киткән була. Мөхәммәтнәкыйп – минем булачак әтием, күрше авыл кызы Хәнифәнең эшкә батыр, акыллы, сабыр икәнен белеп ала һәм тәвәкәлләп янына менә. Әнием төшенә кергән ат – ир кеше, ә җигелгән арба – балалар булуын шуннан аңлый. Ныклап уйлаганнан соң, әнием риза була.
Өч бәләкәй кыз балага әни булырга, эшкә дә йөрергә, йорт мәшәкатьләрен алып барыр өчен нинди батыр йөрәкле булу кирәклеген күз алдына китерү авыр түгел. Әнием бирешми, кеше гайбәтләрен ишетми. Әтием белән йорт салып,күп маллар асрап яшиләр. Әле ул вакытларда суны да ташыйсы, утын да ягасы, печән дә әзерлисе бар. Шулай әкренгә тормыш дәвам итә. Гомәровлар гаиләсендә янәдән ике кыз дөньяга килә. Әнием безне беркайчан да аермады, тигез итеп тәрбияләде. Рәхмәт, әнием, ким-хур итмәдең. Әтиебез белән нык тәрбия биреп, хезмәтне яратып, кешеләргә мәрхәмәтле итеп үстердегез. Барчабыз да үз юлыбызны табып, хәзер инде үзебез әниләр булдык. Безнең балаларны да карап, үстерешергә зур көчеңне куйдын.
Тормыш әниемә янәдән сынаулар әзерләгән була. Әтием шикәр чире белән авырый башлый. Әтиемне 10 елдан артык тәрбияли, авыр ир-ат эше үз җилкәсенә төшсә дә бирешми, сыгылмый.
Әнием киң күңелле, ачык йөрәкле кеше иде. Аның тәмле кабартма, пирогларын авылдашлары хәзер дә искә төшереп сөйли. Кергән бер кешегә ачык йөз күрсәтеп кайнар чәйләрен эчертеп чыгара иде. Мунча якса күршеләрне дә чакырып кертә, иренми иде. Әниебез кешеләрне, тормышны яратты. Ул чорда югары белем йортлары тәмамламаса да бик нык китаплар укырга ярата иде. Хәзер дә исемдә: кич белән, эшләрен төгәлләгәч ул безгә китап, газеталар укый иде. Шулай ук кул эшләренә дә өлгерә, бигрәктә мендәр тышларын чигәргә ярата иде. Бүгенге көндә әниемнең 5 кызы-кияүләре, 12 оныгы, 7 оныкчыгы бар. Без барчабызда синең белән горурланабыз һәм яратабыз, безнен батыр йөрәкле әниебез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев