Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
"Батыр йөрәкле әни" бәйгесе

«Батыр йөрәкле әни» бәйгесе сәхифәсе: Динара Хисаметдинова

Иң зурысы – ана хакы Әни! Нинди тылсымлы, даһи, серле сүз бу! Әни йөрәге генә кояш сыман җылыта, әни куллары гына назлы җил кебек сыйпый ала. Аның күзләре генә шундый мөлаем һәм ягымлы. Әни...бөтен дөньяның акылын, сабырлыгын, юмартлыгын җыйган иксез-чиксез тормыш диңгезе. Ул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да беләргә сәләтле. Әни дип әйтер кешең була икән, син инде бу дөньяда иң көчлесе, иң бәхетлесе.

    Ислам динендә дә  әни хакы иң зур хаклардан санала. Аның турында Коръәндә аятьләр бар, чөнки әниләр безне тугыз ай буе карынында күтәреп йөриләр, авырлык белән дөньяга китерәләр. Тапканнан соң ике яшькә чаклы имезәләр. Бала үскәндә дә күбрәк әни тирәсендә була. Шуңа да, күп мәшәкать әниләр өстенә төшкәнлектән, без аларга зуррак ихтирам күрсәтергә тиешбез. Берәү Мөхәммәд(с.г.в) янына килгән дә: “Йә Рәсүлуллаһ, бу дөньяда мин кемгә иң зур хөрмәт күрсәтим!?”-дип сораган. Моңа каршы Пәйгамбәребез: «Әни кешегә», ди. “Аннары кемгә?!” дигән сорауга янә, «Әниеңә», дигән җавапны ала. Өченче тапкырында да Пәйгамбәребез кабат, «Әниеңә» ди. Ә дүртенчегә: “Тагын кемгә?”-дип сорагач, “Әтиеңә”диелә. Әлеге хәдисләрдән аңлашылганча, иң зурысы әни хакы. Хәтта сәхабәләр вакытында шундый хәл булган. Бер сәхабә үзенең әнисен аркасында күтәреп хаҗга алып барган һәм бер галимнән, әни алдындагы бурычымны үтәдемме инде, дип сораган. Галим исә, син бу эшең белән әниеңнең сине тапкан вакытындагы бер авырту мизгелен дә түләмәдең, дигән.

    Әйе, әниләр – якты тормыш бүләк иткән, төннәрен безнең өчен бочылып, бер генә мизгелгә дә керфек какмаган изге затлар. Сез – безнең милләтебезне, нәселебезне саклап калучы. Батырлар яуга барганда да, сезне уйлап үзләренә көч-куәт алалар.

   Һәркемнең йөрәгендә зур урын биләүче кеше ул – әни. Чын күңелдән безне яратучы бердәнбер зат та  – әни. Шөкер, минем дә әни диеп әйтер кадерледән кадерле, батыр йөрәкле кешем бар. Әнием Вәсимә Мәүлит кызы көзнең иң матур чагында Язлы Арташ авылында дөньяга килә. Яшьли әтисен югалту сәбәпле, гел әнисе кочагында назланып ятарга насыйп булмый. Апасы шәһәрдә эштә, энесе армиядә булганлыктан, уку белән бергә өй эшләрендә дә җиң сызганып булышырга туры килә. Укып бетергәч әнисен ялгыз калдырып китәргә базмый ул. Төрле эшләргә урнашып үзен сынап карый. Мәктәптә пешекче дә,  интернатта тәрбияче  дә, авыл клубында мөдир дә булырга туры килә. Аннан Олы Ныртыга авыл Советына эшкә урнаша. Кайсы гына өлкәдә хезмәт куйса да, әни сынатмый, халык та үзен яратып кабул итә.

   Тормыш эш белән генә бармый, билгеле. Әниемә күрше урамның Тәлгат исемле егете күз төшергәләп йөри. Әни билгеле башта озак ялындыра инде. Әти үзенекендә нык тора, барыбер әнине үзенә карата. Гөрләтеп туй итәләр. Әни шулай итеп, әти төпчек малай булгач, кайнаналы-кайнаталы йортка килен булып төшә. Иңгә-иң куешып, булганына шөкер итеп яшиләр. Иң элек тормышларын нурга күмеп мин, аннан көттереп сеңлем дөньяга аваз сала. Әнием лаеклы ялга  кадәр бөтен гомерен  Ике басу Арташ  авыл Советында эшләүгә багышлый. Безгә дә, әтигә дә, кайнана-кайнатасына да вакыт таба. Ул чорда бар эш кул көче белән булганлыктан, әни кайлардан көч алды, вакыт тапты  икән дип шаккатам бүген. Әби белән бабай да урын өстенә калгач, әти белән кадерләп соңгы юлга озаттылар. Хәзер инде үзләре дүрт  оныкка кадерле әби белән бабай булып, туган нигез учагын сүндермичә, әти белән чөкердәшеп яшиләр. Ә инде безне кайтыр җир, каршы алыр кеше булу –  бар нәрсәдән дә бәхетле итә.

   

 

          Әниемә

Төшләреңдә бәгыреңне күреп

Каршы алдың таңнар атканын,

Ә көндезен киң офыкка багып

Көтәсеңдер балаң кайтканын.

 

Су буена төшеп менәсеңдер

Мин йөгергән сукмак эзеннән,

Мине уйлап сулар аласыңдыр

Чуер ташлы, көмеш инештән.

 

Капка ачып мине көтәсеңдер

Казлар белән кайтып керер, дип,

Өмет өзгәч кире керәсеңдер

“Тәрәзәгә бәлки килер?”-дип.

 

Әнекәем, гел син менә шулай

Күз алдына килеп басасың...

“Балам!”-диеп типкән йөрәккәйгә

Бир соң, Раббым, бирче шифасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев