Өч Кызыл Йолдызлы Фәтхерахман
Без 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларыбыз турында барысын да беләбез кебек. Чынбарлыкта алай түгел икән. Күптән түгел мине Тәлгат Хәбиров дигән кеше эзләп тапты да, Свердловск өлкәсе Югары Пышма районының “Красное Знамя” газетасының 2000 ел 22 июнь санында бирелгән материал белән таныштырды. Анда Фәтхерахман Шәйхетдин улы Мөхәммәтхәбировка багышланган “Подвиг разведчика Хабирова” дигән мәкалә басылган иде.
“Фәтхерахман абый безнең туганыбыз. Ул сугышта бик күп орденнар белән бүләкләнгән”,– дип ачыклык кертте Тәлгат. Якташыбыз Фәтхерахман өч Кызыл Йолдыз ордены кавалеры булып чыкты. Шул ук көнне Югары Пышмага шалтыратып, улы Илдустан һәм хәрби комиссариат белән элемтәгә кереп якташыбыз турында хәйран гына мәгълүматлар алынды. 1924 елның 21 мартында Түбән Утар авылында туган Фәтхерахманга өч яшь булганда гаилә таркала.Ул әтисенә ияреп Пенза шәһәренә китә, ә әнисе белән сеңлесе авылда кала. 1942 елның августында 18 яше тулган егетне фронтка алалар. 1943 ел башында Вязьма шәһәре тирәсендә аларның ротасына бер авыл янындагы биеклекне кулга төшерергә боерык бирелә. Авылда нибары өч йорт калган һәм аларда пулемет расчетлары белән немец солдатлары урнашкан була. Канкойгыч бәрелеш берничә көн дәвам итә. Биеклек алынганда ротада исән 9 солдат кала. Фәтхерахман Мөхәммәтхәбировны бу операциядә катнашканы өчен “За боевые заслуги” медале белән бүләклиләр.
Разведкага эләгүе очраклы була. Алар хезмәт иткән частька офицерлар килә һәм разведкага яраклы солдатлар сайлый башлыйлар. Федя (аны ротада шулай дип йөртәләр) буе кечкенә булу сәбәпле стройга иң соңгы булып баса. Майор подполковникка: “Әйдә, бу солдатны алабыз. Бик яшь тә, медале дә бар”,– ди. “Буе кыска бит”. Майор да югалып калмый: “Рәттә замыкающий булыр”,– дип җавап бирә. Фәтхерахман, шулай итеп, разведкага эләгә. Ул бервакыт дошман тылыннан үз вакытында әйләнеп кайтмый. Күрсәткән батырлыгы өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләп өлгерәләр. Әмма Фәтхерахман озакламый исән-сау әйләнеп кайта. Каты яраланганнан соң, аны разведкадан укчы батальонга минометчы итеп күчерәләр. Батальон Минск шәһәрен азат итүдә катнаша. Аларга урманнарга яшеренеп калган фашистларны юк итү бурычы куела. Операция барышында Фәтхерахман сакта торучы немец солдатын күрә. “Аны бер атуда юк иттем”,– дип искә ала якташыбыз. Якынрак барса – җир астындагы землянкадан күренер-күренмәс кенә төтен чыга. Капкачын табып, аска граната ташлыйлар. Шартлаудан алар миңгерәүләнгән немец генералы белән полковнигын кулга алалар. Шушы батырлыгы өчен Ф.Мөхәммәтхәбиров беренче тапкыр Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә. Якташыбыз Польшада, Латвиядә сугыша, Кенигсбергны алуда катнаша. Икенче Кызыл Йолдыз ордены аңа Көнчыгыш Пруссия җирендә күрсәткән батырлыгы өчен бирелә. Сугыш бетәр алдыннан Фәтхерахманны Венгриянең бер шәһәренә комендат итеп билгелиләр, карамагына 18 солдат бирәләр. Озак та үтми, шәһәрдәге бер йортта яхшы коралланган немец солдатлары яшеренеп ятуы турында хәбәр алына. Шәһәр шартларында сугыш алып баруда зур тәҗрибә туплаган кызылармиячеләр оста эш итә. Нәтиҗәдә 60 фашист дөмектерелә, 8е яралана. Моның өчен аңа өченче Кызыл Йолдыз ордены тапшыралар.
Ф.Мөхәммәтхәбиров Бөек Җиңүне Венгриядә каршылый. Хәрби хезмәт дәвам итә, аларны – яшь солдатларны сугыш бетте дип өйләренә кайтармыйлар. Кыска гына вакыт эчендә Румыниягә, Болгариягә, кабат Венгриягә җибәреп торалар. Барысы да арган, өйләренә, туганнары янына кайтасылары килә. Егетләр хатлар, посылкалар салалар. Әтисе сугышта үлгән Фәтхерахманның әнисе белән элемтәсе булмый. Шулай да ул Түбән Утарга хат яза һәм җавап та ала. Әнисенең һәм сеңлесенең исән-сау икәнлеген белгәч бик шатлана. 1947 елда Ф.Мөхәммәтхәбировны Украинаның Котовск шәһәренә авиамеханиклар курсына җибәрәләр. Ашау ягы такы-токы була, укыйсылары да килми. Командование курсларны ябарга мәҗбүр була, солдатларны төрле частьларга тараталар. Ул Николаевск шәһәренә эләгә һәм озак та үтми армия вазифаларыннан да азат ителә. Әнисе-сеңлесе белән очрашырга теләгән Фәтхерахман төнлә Шәмәрдәнгә кайта. Командир составы формасындагы, күкрәге тулы орден-медальле солдатны бистә халкы бик җылы каршы ала, ихтирам күрсәтә, барысы да үзенә кунакка чакыра. Аннары машина җайлап, туган авылына озаталар. “Танырлармы икән? – дип уйлый 23 яшьлек Фәтхерахман. Ни әйтсәң дә, бер-берләрен күрмәгәнгә 20 ел үткән бит. Башта сеңлесе белән очраша, берничә мизгелдән әнисен дә кочаклый. Туганнары белән очрашканнан соң, Пермьгә, аннары Югары Пышмага юл тота. Бакыр руднигы идарәсендә шахтер булып эшли. Фронтовик хезмәттә сынатмый, фотосы Мактау тактасыннан төшми. Монда тыйнак, ләкин легендар якташыбызның 2 улы, 4 оныгы дөньяга килә. Фәтхерахман Мөхәммәтхәбиров 2008 елның 9 февралендә вафат була. Урыны оҗмахта булсын Герой якташыбызның.
Расих Сабиров, район ветераннар советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев