Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 77 ел

Бөек Җиңү көне белән!

Хөрмәтле райондашлар һәм районыбыз кунаклары! Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз.

Күңелләрдә  горурлык һәм кайгы хисләрен берләштергән 9 Май – бөек бәйрәм генә түгел, батырлык, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, югалтулар бәрабәренә җиңү яулаучыларны искә алу көне дә. 1945 елның мае бездән  77 елга  ерагайса да,  вакыт совет халкының тиңдәшсез батырлыгы  бөеклеген көчәйтә генә.  Җиңү көне – халкыбызның каһарманлыгы, аның батырлыгы, сыгылмас ныклыгы, фидакарьлеге һәм какшамас рухы символына әверелгән бәйрәм. Илебез  азатлыгы  гаять  зур  корбаннар бәрабәренә  яуланды.  Саба районыннан  фронтка  алынган  8427 кешенең 4989ы яу кырында ятып калган яки хәбәрсез югалган. Хәзерге вакытта Җиңү  яулап исән-сау кайткан якташларыбызның һәм 1941-1945  елларда хәрби  хезмәттә булганнарның  3есе генә  исән-сау. Шулай ук   Ленинград  блокадасында булган  1 ветеран,  174 тыл  ветераны, ирләре сугышта үлеп калган 7 тол хатын, берьюлы “Тол хатын” һәм “Тыл  ветераны”  категорияләренә ия булган 30  ветеран  яши.  Алар  да  – Җиңүгә   зур өлеш  керткән буын  вәкилләре. Фронт  еракта булса да, 1941-1945 елларда районыбыз хәрби вакыт кануннары белән  яшәгән. Бөек Ватан сугышы барышында 1942 елда Саба районы хезмәтчәннәре теләге белән Т-35 танкларын чыгаруга акча җыю оештырыла. Авыл халкы тапшырган  акчага 200әр берәмлек булган ике колонна бронетехника сатып алына, аларның һәрберсенә “Колхозник Татарии” дип язылган була. Техника 10нчы һәм 23нче танк корпусларына тапшырыла.  Сугыш елларында  оборона фондына 1514 980 сум акча, 772 данә тун, 510 телогрейка, 3248 пар итек, 54618 пот икмәк, 86502 пот ит,  3308994 пот сөт, 396888 пот бәрәңге, 54618 пот яшелчә, 353514 пот йон, 33066 данә тире озатылган. Болар барысы да – тылда эшләгән райондашларыбызның фидакарь хезмәте. Тыл фронтында булган 5109 райондашыбыз “Бөек Ватан сугышы елларында  фидакарь хезмәте өчен”  медале белән бүләкләнде. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 3767 райондашыбызның орден-медальләргә лаек булуы, 4 якташыбызга Советлар Союзы Герое исеме бирелү, 2 якташыбыз Дан орденнарының тулы кавалеры булуы – безнең олы горурлыгыбыз.

Барыбыз да изге  яуда кат­наш­каннарның, тыл хезмәт­чән­нәренең, сугыш  чоры балаларының  тиңдәшсез каһарманлыгы алдында  баш  иябез,  киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк итүләре өчен чиксез рәхмәт әйтәбез. Сугыштан  соңгы  авыр  елларда кыска  вакыт эчендә  илне торгызган, авыл хуҗалыгын  аякка бастырган, икътисадны ныгыткан буынның фидакарьлеге  алдында  баш иябез. Көчле ихтыярыгыз, батырлыгыгыз, тормыш юлыгыз һәрчак горурлану хисе уята. Без фронтта һәм тылда илебез азатлыгы өчен аяусыз көрәшкән, яу кырларында ятып калган каһарманнарыбыз турында якты истәлекләрне хәтердә саклап, хәрби һәм хезмәт батырлыгы үрнәге күрсәткән ветераннарга мәңге ихтирамлы булып яшәргә бурычлыбыз. Күпме генә еллар узса да, без совет гаскәрләре фашизмны тар-мар иткән әлеге мөкатдәс датаны һәрвакыт истә тотачакбыз. Бу көнне без балаларыбыз, оныкларыбызның тыныч киләчәге өчен бәйсезлек яулап алган җиңүчеләр буынын зурлыйбыз. Ватаныбыз азатлыгы хакына гомерләрен һәм сәламәтлекләрен аямыйча көрәшеп, исемнәрен данга күмгән якташларыбыз турында хәтер мәңгелек.  Җиңү шатлыгы һәм хәтер безнең йөрәкләрне берләштерсен. Һәркайсыгызга нык сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе телибез.

Саба  муниципаль районы  Советы һәм  башкарма  комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев