Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Аналар көне якынлаша Сөйлим әнием турында...

Мин X сыйныфны тәмамлаганда әнигә 59 яшь иде. Бу яшьтә күпләр инде әби булалар. Мин үземне белә белгәннән бирле, әнинең бер генә урында эшләгәнен хәтерләмим.

И язмыш, язмыш... Ничек кенә бөкләми дә, ничек кенә сындырмый ул. Тормыш безгә кайчак сынауларның саллысын әзерли. Кайсына без әзер, ә кайсына - юк. Сынаулар турында уйланганда уйларым үзеннән-үзе моннан 14 ел элек гүр иясе булган әнием Габдрәфыйкова Мәймүнә Фәйзетдин кызына барып тоташа. Үсеп җитеп, чәчәк аткан чоры сугыш елларына туры килгән буын турында сөйләгәндә күңелне авыр уйлар биләп ала.

... Егерме яшьлек кыз үзенең сөйгән егетен сугышка озата. Әмма ул кире әйләнеп кайтмый. Ат җигеп ирләр белән рәткә җир сукалап, тырмалап, печән чабып, җыеп әнинең яшьлеге үтеп тә китә. Гаиләдә 13 бала туып, бары өчесе генә исән үскән әниләрнең тормышлары бер дә җиңел булмый. Өч кыз тормышны җигелеп тартканда апалары Зәйтүнәне эшкә, ерак Нижнеудинск шәһәренә җибәрәләр. Ул тимер юл вагоннары заводына эшләп, сугыш беткәннән соң өч-дүрт ел узгач кына туган ягына әйләнеп кайта. Әнинең бертуган сеңлесе Гамилә апага да язмыш рәхимсезлек күрсәтә. Ятим калып, кешедән-кешегә йөреп үскән Хәмит исемле егеткә кияүгә чыга ул. Берсе артыннан берсе малай белән кыз туа. Өченче баласын тапканда бәбие белән бергә якты дөньядан китеп бара. Өч һәм җиде яшьлек ике сабыен кочаклап калган ирнең сагыш тулы күзләре Мәймүнәгә төбәлә. Әни бу вакытта тормышка чыкмаган кырык яшьлек кыз була. Әтинең ул вакытта теләге бер генә: ничек тә балаларга ятимлекне сиздерми генә аякка бастыру. Теләгән кешегә башка хатын-кызны да табарга мөмкин булыр иде, әмма әти бары әнинең генә сеңлесенең балаларына чын ананы алыштыра алачагын бик яхшы аңлаган. Шулай итеп, Мәймүнә сеңлесенең балаларына әни булган. Әниемә 42 яшь тулганда дөньяга мин аваз салганмын. Без шулай барыбыз бергә: әти, әни, алма апа (Зәйтүнә апа) абый, апа һәм мин яшәп ятканда, безнең өстә тагын кайгы болытлары куера башлый. Бергә яши башлауларына җиде ел дигәндә, әтиебез 40 яшендә якты дөньялардан китеп тә бара. Миңа әле ул вакытта бары 5 кенә яшь, апага 10, ә абыйга 13 яшь. Шул көннән әнинең җилкәсенә тормышның бар авырлыгы, бөтен мәшәкате менеп утыра. Өч баланы ашатып, киендереп үстереп кеше итәсе. Тормыш юлына кертеп җибәреп, гаилә корырга, балалар үстерергә ярдәм итәсе.

Мин X сыйныфны тәмамлаганда әнигә 59 яшь иде. Бу яшьтә күпләр инде әби булалар. Мин үземне белә белгәннән бирле, әнинең бер генә урында эшләгәнен хәтерләмим. Медпунктта санитарка булуы өстенә, ул пекарня да оннан бушаган капчыклар каккан, машина-трактор паркын да җыештырган минем әни. Санитарка вазифасына кыш буена җитәрлек утын алып кайтып, ярып-өю дә, иртән сәгать 4 тән барып мич ягу да, чишмәдән су китерү дә, халат һәм башка кирәк-яракларны юу да, айга берничә мәртәбә район үзәгенә барып 20-25 шәр ярты литрлы шешәгә тутырылган балык мае һәм башка даруларны җәяүләп алып кайту да керә. Ул вакытта фельдшерлар бик таләпчән булганнар күрәсең?!

(Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Дания Гыйльметдинова,

Сатыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев