Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Имамнар җыелышында

Юлбат авылы халкыннан җыелган (имамы Габделвәли хәзрәт Фәтхуллин) 80 капчык бәрәңге Казандагы Мәрҗани мәчете, "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" мәдрәсләренә тапшырылды.

5 октябрь конне Саба җәмигъ мәчетендә район имамнарының октябрь ае киңәшмәсе үтте. Көн тәртибенә мәхәлләләр җитәкчеләренең халыктан һәм авыл хуҗалыгы җәмгыятьләреннән гошер җыеп тапшыру буенча хисап бирүләре куелган иде. Район мөхтәсибәте тарафыннан гошер җыю атналыгы игълан ителсә дә, авылларның күпчелегендә бу гамәлият сүлпән бара яисә бөтенләй үтәлми. Сабада да, радиодан һәм газета аша белдерүләр бирелүенә карамастан, зур булмаган Тенеки авылы халкы җыеп биргән (36 капчык) кадәр дә бәрәңге тупланмады.

Көзге уңышның Аллаһ Тәгалә кушкан уннан бер өлешен җыеп мохтаҗларга тапшыру эшендә беренче булып Олы Кибәче авылы (имамы Рәис Газизуллин) хисап биргән иде. Алар атналык игълан ителгәнче үк Казан шәһәрендәге "Ак Өмет" мөселман балалары пансионаты җитәкчелегенең язмача рәхмәтен китерделәр.

Шулай ук Юлбат авылы халкыннан җыелган (имамы Габделвәли хәзрәт Фәтхуллин) 80 капчык бәрәңге Казандагы Мәрҗани мәчете, "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел" мәдрәсэләренә тапшырылды. Түбән Шытсу, Югары Шытсу, Казанчы һәм Аккүл Бигәнәйләр, Сатыш авылларыннан 6 тоннадан артык икенче икмәк җыелып "Ак Өмет" шәкертләренә бүләк ителде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән "Саба" җәмгыятенең Мамалай филиалы үрнәк күрсәтте. Алар 10 тонна бәрәңгене Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен мохтаҗ шәкертләргә бирделәр. Узган атнада Сабадан да 20 капчык җыеп илттек.

Гошер җыю дәвам итә.

Тимербай Зарипов,

район мөхтәсибәтенең гошер җыю буенча вәкаләтлесе, Аксакаллар шурасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев