Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Җир башка дөнья көтә

Җир шарыбыз миналанган. Кем эше? Юк, белмиләр. Яшәүне үлем читенә Китереп җиткерделәр. Таулар ата, калтырый җир: Янгыннар, цунамилар... Гади кеше аңсыз калды - Акылын тунадылар. Самолетлар мәтәлешә, Кораб китә су астына... Җирне атом йотар төсле, Кендегенә бас кына. Планета тыпырчына, Гавам - тузан. Ул тузгый... ...Җир башка төр дөнья көтә,...

Җир шарыбыз миналанган.

Кем эше? Юк, белмиләр.

Яшәүне үлем читенә

Китереп җиткерделәр.

Таулар ата, калтырый җир:

Янгыннар, цунамилар...

Гади кеше аңсыз калды -

Акылын тунадылар.

Самолетлар мәтәлешә,

Кораб китә су астына...

Җирне атом йотар төсле,

Кендегенә бас кына.

Планета тыпырчына,

Гавам - тузан. Ул тузгый...

...Җир башка төр дөнья көтә,

Бу дөнья тоташ тузды.

Зөфәр Шәйхетдинов.

Кыш

Ишелде күктән

Болыт таулары.

Тузгыды җирдә

Мамыктай ак кар.

Калды күмелеп

Йомшак юрганга

Иркен аланнар,

Кырлар, урманнар.

Кыңгырау таккан

Акбүз атларда

Килде салкын кыш

Көмеш юллардан;

Морзе таратып

Ак кар өстенә

Яланнар буйлап

Чапты ак куян.

Зөфәр Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X