Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Күңелебез булды

Без - 70-80 яшьлекләр дә тик утырмадык, тыпырдашып биеп, җырлап күңел ачтык.

Өлкәннәр көне уңаеннан Олы Нырты мәдәният йортында олы яшьтәгеләр өчен зур бәйрәм чарасы үткәрелде. Имам-хатыйбыбыз Мансур хәзрәтнең Коръән сурәләре укуы белән башланып китте тантана. Мәдәният йортына яңа гына кайткан яшь белгеч Гөлнар Шакирова кичәне бик матур итеп, җырга-моңга күмеп, күңелләребезгә үтеп керерлек итеп башлап җибәрде. Ул "Сарман" көен башкарганда, яшьлегебезгә кире кайткандай булдык. Кичә барышында, инде онытылып баручы "Түбәтәй", "Назалы" һәм башка төрле уеннар да уйналды, Без- 70-80 яшьлекләр дә тик утырмадык, тыпырдашып биеп, җырлап күңел ачтык. Концертта яшьләр дә, укучылар да, өлкәннәр дә бердәм катнашты. Өлкәннәр өчен сый-хөрмәтле табын да әзерләнгән иде. Кичәне оештыручылар Гөлнар Шакирова, Рәхимҗан Галимҗанов, Люция Әхмәтшина, Рәмзия Әгъләмовага, гомумән, бәйрәм үткәрүдә ярдәм күрсәткән җитәкчеләргә һәм барлык кешеләргә бик рәхмәтле булып таралыштык.

Н.Сафина, Р.Борбукеева,

Завод-Нырты авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев