Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Киләчәккә ышаныч

Барыбыз көткән сәяси вакыйга - Президент сайлаулары да узып китте. Сайлау алды көннәрендә кая барсаң да, күпләр шул хакта сүз кузгатты: "Кемне сайларга?" Бу сорауны куючыларның күбесе шунда ук җавабын да бирде: яңа кеше килсә, бар нәрсәне үзгәртәчәк, үз тирәсенә үзенекеләрне җыячак. Шулай булгач, сайлаучыга нишләргә кала? Без, өлкәннәр, барысына...

Барыбыз көткән сәяси вакыйга - Президент сайлаулары да узып китте. Сайлау алды көннәрендә кая барсаң да, күпләр шул хакта сүз кузгатты: "Кемне сайларга?" Бу сорауны куючыларның күбесе шунда ук җавабын да бирде: яңа кеше килсә, бар нәрсәне үзгәртәчәк, үз тирәсенә үзенекеләрне җыячак. Шулай булгач, сайлаучыга нишләргә кала? Без, өлкәннәр, барысына да шөкер итеп яшәгәндә, ай саен пенсия алганда, инде әллә ни үзгәрешләргә өмет тә итмибез. Көннәребез тыныч үтә, ашарга бар, өй җылы, тагын ни кирәк. Сайлау участогына әнә шундый уйлар белән бардым. Бик җылы каршыладылар, коймак белән чәй эчерттеләр. Аннары сәгать 8 тулгач, сайлау комиссиясе рәисе О.Хан тавыш бирүнең башлануын игълан итте. Илгә иминлек теләп, әрҗәгә беренче бюллетеньне мин салдым һәм истәлеккә бүләк тә алдым. Кемне сайлаганымны язмасам да аңлашыладыр. В.Путин президентлыкка килгәч, тормышымның начараймасына ышанам. Сайлау көнне өстәл артында да хатыным белән әнә шул хакта фикерләштек.

Хәлил Мортазин.

Иштуган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев