Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Мин яшим”

Декабрь башында Ә. Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсенең уку залында Илмира Гыймаеваның "Мин яшим" дигән китабын тәкъдир итү кичәсе уздырылды.

Анда Саба гимназиясе каршында оешкан "Яңа караш" клубы (җитәкчесе А.Гайфуллина) һәм китапханәдә эшләп килүче "Өлкәннәр клубы" әгъзалары катнашты. Кичәдә китапка кереш сүз язган һәм нәшер итүдә ярдәм иткән язучы-публицист Тәлгат Нәҗмиев шагыйрәнең газета белән бала вакытта ук тыгыз элемтәдә торуын ассызыклады, аның поэзиясеннән үрнәкләр китереп, шигъриятенә анализ ясады. "Өлкәннәр" клубыннан Зөфәр Вәлмиев һәм Габит Фәрхетдиновлар Илмира Гыймаеваның иҗатын даими күзәтеп баруларын әйттеләр һәм яңа үрләргә күтәрелүен теләделәр. Очрашу сораулар, шигырьләр белән аралаштырылып, автор иҗатына багышланган слайд-презентация күрсәтү белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X