Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

СӘЛАМӘТ ЯШӘҮНЕ – КЕЧКЕНӘДӘН

Безнең "Әллүки" балалар бакчасында туган телебез белән беррәттән, рус телендә дә сәламәтлек темасын чагылдырган төрле чаралар, бәйрәмнәр, эстафета уеннары, күңелле стартлар даими үткәрелеп тора. Әйтик, шундый чараларның берсе "Мин үзем һәм сәламәтлегем турында нәрсә беләм?" дигән исем астында узды. Балаларыбыз үзебезчә "анатомичка" дип йөртелүче бүлмәгә сәяхәт кылып, кеше гәүдәсе макеты...

Безнең "Әллүки" балалар бакчасында туган телебез белән беррәттән, рус телендә дә сәламәтлек темасын чагылдырган төрле чаралар, бәйрәмнәр, эстафета уеннары, күңелле стартлар даими үткәрелеп тора. Әйтик, шундый чараларның берсе "Мин үзем һәм сәламәтлегем турында нәрсә беләм?" дигән исем астында узды. Балаларыбыз үзебезчә "анатомичка" дип йөртелүче бүлмәгә сәяхәт кылып, кеше гәүдәсе макеты белән таныштылар, эчке органнарны өйрәнделәр. Нәниләр дөньяны үзләренчә кабул итәләр, кызыклы сораулар бирәләр. Әлбәттә, җавапларны бергәләп эзлибез, шулай итеп, аларның телләре шомара, белемнәре дә арта. Шулай ук хәзерлек төркеме балалары арасында музыка җитәкчесе Гүзәл Хәлиуллина белән берлектә сәламәтлек темасына бәйле тагын бер чара үткәрдек. Бәйрәмне алып баручылар Айрат Хәсәнов һәм Динә Ибраһимова дусларын спорт белән шөгыльләнергә, чыныгырга, саф һавада булырга чакырдылар. Бәйрәмдә эчтәлекле шигырьләр сөйләп, музыкаль ритмик күнегүләр ясап, балалар сәламәтлекләрен ныгыттылар.

Гөлнур Широва.

рус телчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев