Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Төрмәдән хат

Сезгә бу хатны хәзерге вакытта тоткынлыкта булган Габделхәй исемле кеше яза. Кулга каләм алуымның сәбәбе: Саба районының гүзәл табигате, кешеләре бик якын миңа.

Хөрмәтле редакция! Сезгә бу хатны хәзерге вакытта тоткынлыкта булган Габделхәй исемле кеше яза. Кулга каләм алуымның сәбәбе: Саба районының гүзәл табигате, кешеләре бик якын миңа. Яраткан артистым Шәүкәт Биктимеров та чыгышы белән сезнең яктан бит. Аннан соң Саба районы берничә еллар Башкортстандагы Яңавыл районы белән (мин үзем шул төбәктән) аралашып яшәде. Хәзер миңа 60 яшь, иреккә чыгарга ел ярым вакыт калып бара. Бәлки минем кебек ялгызлыктан туйган, гаилә корырга теләге булган хатын-кызлар хат язарлар? Ялгызлык- бик авыр халәт ул. Яшь барган саен беркемнең дә тормыш дәрьясында үзе генә каласы килмәс. Сөюләрсез яшәү-яшәү түгел дип юкка гына әйтмиләрдер. Яратып,яратылып яшәүгә ни җитә?! Әмма рәшәткә артында бу турыда хыяллану авыррак шул. Кемгәдер йөрәкне ачасы, серләшәсе килә. Ә эч серләрен кем белән уртаклашырга? Гомер инде узган, 20 яшьлек чак түгел... Әмма ялгыз каласы килми.Бер сөйләшеп утырасы, фикерләшәсе килә. Беткәнмени дөньяда уртак темалар, охшаш хисләр.Тоткынлыкта булсам да, кешелекле якларым барлыгын да аңласагыз иде. Күпвакыт күңелемдәге уй-сагышларны шигъри юллар аша кәгазь битенә төшерәм. Сезгә дә кайбер иҗат җимешләремне тәкъдим итәм.

Чәчкәләргә кара-шаулап үскән,

Яшәү көче яши аларда.

Хозур болытларга күз сал йөзгән,

Чиксез иркенлектә,һавада.

Сез дә гүзәл шул чәчәкләр сыман,

Сөю-сөелүгә лаеклар.

Без ирләргә һәрчак матур булган

Бу дөньяда бәясез байлыклар.

Күңелеңне төшермә,зинһар юкка,

Саф йөрәгеңне салып сагышка.

Сулар сибеп бердән янган утка

Чибәр түгел мин дип, ялгышма.

Әниемә

Уфтанасың,әнкәй, мине уйлап,

Ялгышларың шундый булды дип.

Нишлим, әнкәй, мине тапканда син,

Җинаятьче тудырмадың бит.

Уйлыйсыйңдыр: күкрәк сөтем хәрам,

Төрмәдәге юньсез улыма...

Догаларың юллыйсыңмы бүген,

Тәсбихыңны алып кулыңа?

Үземнекен үзем генә беләм,

Керә алмыйм беркем хәленә.

Мин догалар өмет итмим синнән,

Әнкәң,бәгърем, зинһар рәнҗемә!

Кичер мине кичерәалсаң, әнкәй,

Төрмәдәге газиз улыңны.

Ялгышларым өчен үзем түлим,

Гафу ит син мине, тоткынны.

"Төпчегемә"

Исеңдәме, кызым, бала чагың,

Тәпи йөргән бакча юллары.

Үсә төшеп, шау-гөр уйнап-көлеп

Кыңгыраулы мәктәп еллары.

Балалар ул якын һәркемгә дә,

Алар өчен җирдә яшибез.

Тик кайвакыт килгән бу тормышта

Ялгышларны гына күрмибез.

Гомер үтеп, артка карап бердән,

Үткәннәрне искә алганда.

Бала чагың төшә исләремә

Ялгызлыкта һәрчак калганда.

Төпчегем минем, назлап яратканым

Сагынам көндә йөрәк түреннән.

Сине уйлап, синең өчен килгән

Сагышларны куам күңелемнән.

Тик Исламда ачып бирелгән

Аллаһыга ышанганнар аз түгелдер

Бик күп алар, җитәрлек бүген.

Озакламый бар да кабул итәр

Җир йөзендә мөселман динен.

Галимнәрнең ачышларын алсак,

Алар Коръән белән бәйләнгән.

Аллаһының дөрес кануннарына

Пәйгамбәребез безне әйдәгән.

Бер-береңә чиксез яхшылык кылу

Йөрәктән үтәү Ходай сүзләрен.

Нинди бөек савап булганлыгын

Коръән ачты безгә серләрен.

Кешегә биргән акылның да чиге

Гыйбадәт кылу тик бер Ходайга.

Бу акылга ирешкән һәрбер кеше

Иң бәхетле якты дөньяда.

Ходаем, син кушканнарның барын

Намус белән җирдә үтәдем.

Шундый сүзләр белән барыбызга да

Кыямәт көненә җитү теләгем.

Бу дөньяның чиксез гүзәллеге

Җәннәтнең бер гади чәчәге.

Яшәп калыйм диеп ашкынмагыз

Алда һәркемнең бар күрәчәге.

Кылган эшләреңә җавап бирү

Кирегә кайту киткән җиреңнән

Аңлаешлы, тулы, дөрес итеп

Тик Исламда ачып бирелгән!

Габделхәй Биктимеров.

(Адресым: 420021, Казан шәһәре, Прозводственная-18 ФБУ ИК-2, 3-отряд)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев