Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тыйнаклыгы белән үрнәк ул

Наил Тимергали улы Галиев 1942 елның 15 февралендә, сугышның иң кискен чорында туган.

Әтисе бу вакытта - фронтта, әнисе ат жигеп башкара торган эштә булган. "14 февраль көнне басудан ат белән көлтә-салам төяп алып кайтканнар, 15е көнне таң атканда мин дөньяга килгәнмен",- дип искә ала ул. Наил туып 40 көн узгач, әнисен урман кисәргә җибәргәннәр. Шулай итеп, сугыш вакытының бөтен ачлык, юклыкларын сабый чакта татырга туры килгән аңа. "Сугыштан соңгы еллар да бик авыр булды,- дип искә ала ул. - Сугыштан исән кайткан әти һәм әни бер көн калмый эшләсәләр дә, тамак туйдырырлык кына түгел, хәтта ашка умачлык та икмәк бирмиләр иде. Иң үзәккә үткәне дәүләткә ит, сөт, йон, йомырка, бәрәңге тапшыру, салым һәм заем түләү булды. Сугыштан исән кайткан дип, әтигә заемны, гаилә башлыгы фронтта һәлак булган гаиләләргә караганда өчләтә артык яздырталар иде. Бер җирдән керем юк, ә түләргә кирәк. Бер елны әти соңгы сыерны сатып түләде. Өйдә авыру әби, без, дүрт бала, сыерсыз да калдык. Шушы авыр шартларда - Юлбат башлангыч, 1956 елда Сатыш җидееллык мәктәбен тәмамладым. Саба урта мәктәбенә барып булмады. Уку түләүле, акча юк. Әтисе сугышта үлгәннәргә генә уку бушка иде".

1957-1961 елларда колхозда атлы эштә, тракторда плугарь булып эшли, шофер һөнәре ала. 1962-1964 елларда армия сафларында хезмәт итә. Армиядән кайткач, 1965-1967 елларда колхозда шофер булып эшли, бер үк вакытта Сатыш кичке урта мәктәбендә 3 ел укып, урта белем ала. Һәр эштә тырыш, уңган коммунист Юлбатка бригадир итеп билгеләнә. 1969 елда райком күрсәтмәсе буенча Казан авыл хуҗалыгы институтында өлкә комитетынфң кадрлар әзерләү факультетында укып "Социалистик авыл хуҗалыгы оештыручы-җитәкләүче" дипломы ала.

(Дәвамын газетадан укый аласыз).

Илдар Сафин,

Юлбат урта мәктәбенең тарих укытучысы, музей җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев