Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яшьлеккә кайтарган кичә

Клубыбыз эшкә яраксыз дип табылгач, Яңа елда мәдәният хезмәте вакытлыча Олы Кибәче урта мәктәбе бинасында күрсәтелә башлады.

Ерак та, уңайсыз да булыр дип уйлаган идек, юкка борчылганбыз икән. Клуб мөдире Гөлзифа Нуретдинова авыл халкы белән мәктәп арасын тиз якынайтты. Яңа елга чыккач, ул безне "Ретро кичә"гә чакырды. Без, өлкәннәр, белән нишләмәкче була икән дип кызыксынып баруыбызга шатланып туя алмадык. "Гөлбану", "Наза", "Йөзек салыш" уеннарында, күмәк биюләрдә күңел ачтык, яшьлегебезгә кайткандай булдык. Тансыкка тары ярмасы дигәндәй, яшь вакыттагы уеннарыбыз күңелләребезгә сары май булып ятты.

Әлфия Солтанова.

Кече Кибәче авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев