Басуларда - игенче җыры...
«Безгә язалар» сәхифәсе

Язын кырларга техника кергәч, игенчегә чын күңелдән рәхмәт әйтәм, эшләрен хәерле сәгатьтә башкарып чыгуларын телим. Ә инде көзгә таба басудагы комбайннар гөрелтесе, ындырдагы техника тавышы астында ашлык белән тулган “КамАЗ” колонналарын күргәч, күңелне тагын да зур шатлык хисләре биләп ала. Тормыш бара, иген-икмәк үсә, мәңге шулай булсын, илләр-көннәр имин булсын дип теләк телим.
Әтием Габдерахман Гыйльметдинов Явлаштау авылында туып гомер иткән. 1957 еллар тирәсендә элеккеге Калинин исемен йөрткән күмәк хуҗалыкта яңа кайткан комбайнда эшли башлый ул. Әмма яңа техниканың җитешсез ягына юлыга комбайнчы. Урып-җыю вакытында ашлык бөртекләре җиргә коелып кына калмый, агып бара икән. Әти моңа бик борчыла. Ашлыкның бер бөртеге дә алтынга тиң чорлар. Әни сөйләве буенча, әти комбайнның паспортын өйрәнергә керешә, бик күп сызымнар ясап, эштән кайткач та төннәрен утырып, бу җитешсезлекне бетерү юлларын эзли. Һәм морадына ирешә дә. Тимердән махсус җайланмалар көйләп, комбайнны игенне югалтуларсыз җыеп алу халәтенә китерә. Заводка сызымнары белән хат та юллап җибәрә әле. Бу тырышлыгы бушка китми. Әтигә рәхмәт хаты, рационализаторлыгы өчен премия дә билгеләнә. Менә шундый хатирә. Әтием игенче булгангамы, язгы-көзге басуларда эшләгән һәр техника тавышы минем өчен моңлы җырга тиң... Быелгы игеннәрне дә югалтуларсыз җыеп алырга язсын игенчеләребезгә, икмәк үстерүчеләргә авыр хезмәтләрендә уңышлар телим!
Тәгъзимә Гыйльметдинова.
Явлаштау.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев