Батыр авылдашыбыз исеме мәңгеләштерелде
Махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган Илшат Ильяс улы Газизҗанов (31.08.1996 – 12.01.2026) исемен мәңгеләштерү максатыннан истәлек тактасы ачылды.
16 майда Явлаштау авылында дулкынландыргыч һәм мөһим вакыйга – авылдашыбыз, «Батыр» батальоны ефрейторы, махсус хәрби операция вакытында батырларча һәлак булган Илшат Ильяс улы Газизҗанов (31.08.1996 – 12.01.2026) исемен мәңгеләштерү максатыннан истәлек тактасы ачылды.
Аны урнаштыру инициаторы Кукмараның 10 номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Геннадьевна Марская булды, Татарстан Республикасы буенча «Барс» мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итүче оешма теләктәшлек күрсәтте. Чара Ватан сакчылары истәлеген мәңгеләштерү буенча Федераль максатчан программа кысаларында тормышка ашырылды. Һәр узып баручы туктап, геройны хәтерендә яңартсын өчен истәлек тактасы батыр сугышчы яшәгән йортка урнаштырылды.
Илшат Газизҗанов Донецк өлкәсенең Покровск юнәлешендә махсус хәрби операция барышында хәрби бурычларны үтәгәндә батырларча һәлак булды. Ул сугыштагы батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән иде.
Тантананы «Барс» оешмасы җитәкчесе Илдар Зәйнуллин оештырды. Бу көнне авылдашыбызның якты истәлеге уңаеннан авылдашлар, Илшатның якын дуслары, туганнары, Явлаштау урта мәктәбе укучылары, яшь армиячеләре һәм укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре җыелды. Тантаналы чарада Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Булат Нәҗипов, «Саба» җәмгыятенең «Явлаштау» бригадасы җитәкчесе Алмаз Фазлыев чыгышлары тыңланды. Махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар өчен имам-хатыйп Инсаф Галимҗанов дога кылды. Геройның әнисе Фаягөл ханымның улын югалту ачысын күз яшьләре аша бүлешүе, исемен мәңгеләштергәннәре өчен рәхмәт сүзләре барлык катнашучыларның күңелен кузгатты.
Чыгыш ясаучылар Илшат Газизҗанов турында җылы хатирәләрне барладылар, мәктәп елларыннан ук тырыш, тәртипле, максатчан, ярдәмчел һәм гадел булуын искә төшерделәр. Ул тормышта үз юлын сайлап, ил язмышы өчен җаваплы мизгелдә читтә калмый, Ватан алдындагы бурычын намус белән үти. Илшатның батырлыгы — бүгенге һәм киләчәк буыннар өчен чын үрнәк. Ефрейтор Илшат Газизҗановның каһарманлыгы якташлар йөрәгендә мәңге сакланыр.
Марсилә Шакирова,
Явлаштау авылы китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев