Бер нәселдән унбиш тимер юлчы
Бөек Ватан сугышы елларында Шәмәрдән тимер станциясе мөһим тыл бистәсенә әверелә.
Биредән күрше-тирә районнардан көн саен йөзләрчә ир-ат һәм хатын-кызлар фронтка озатыла. Паровозлар гудогы бер дә тынып тормый. Тимер юл буенча Шәмәрдәнгә Мәскәүдән, Ленинградтан, Петрозаводскидан, Киевтан эвакуацияләнгән кешеләр төялгән поездлар килә.
Шәмәрдән халкының дошманны җиңүгә керткән өлеше СССР Хөкүмәте тарафыннан билгеләп үтелә. Мәктәп музеенда станция тимер юлчыларына Иосиф Сталинның Рәхмәт телеграммасы саклана. Бу хезмәт буыннан-буынга күчеп килгән. Туганчы ук кем буласың алдан язылып куела, диләр бит. Кыскасы, рәхмәт сиңа, язмыш. Шәмәрдәнлеләр өчен ул вакыттагы төп хезмәт тимер юлчылар династияләре тудыра. Степановлар – шуларның берсе. Бик мактаулы нәсел кешеләре алар.
“Безнең династия Иван Степанович Степановтан башлана. Ул 1892 елның 18 августында туган. Тимер юлда 42 ел буе тотрыклы элемтә тәэмин иткән кеше. Дүрт ул үстергән. Иң олысы Георгий 1924 елгы. Ул тимер юлда өлкән электромеханик булып эшләгән. Аның хезмәт стажы 45 ел тәшкил итә. Аннан соң – Николай Иванович. Ул диспетчер визифасын башкарган, Бөек Ватан сугышында катнашкан. Өченче улы Юрий Степановны Шәмәрдәндә паровоз машинисты буларак беләләр.
Дүртенче улы — минем әтием Александр Иванович була. Аның хезмәт кенәгәсендә 44 ел буе бер генә язма: эшкә алынган һәм эштән азат ителгән. Бөтен гомерен тимер юлга багышлаган.
Аннары династияне бабайның оныклары дәвам итә. Георгий Ивановичның олы улы Вячеслав 1949 елның 28 мартында туган. Ул хәзер дә локомотив йөртә. Аңа 77 яшь булса да, һаман да хезмәтен дәвам итә. Ул спорт белән шөгыльләнгән, элек чаңгычы булган, район чемпионы.
Аннан соң – Степанов Анатолий Георгиевич. Ул тепловоз машинисты булып эшләгән, хезмәт стажы 41 ел. Өченче улы Владимир 10нчы сигнал-блокировкалау дистанциясенә 38 ел хезмәт күрсәткән. Аннары минем туган абыем Александр Степановны искә алмый мөмкин түгел. Ул тепловоз машинисты ярдәмчесе иде, кызганычка каршы, иртә вафат булды”, – дип сөйләде династиянең өченче буын вәкиле Сергей Степанов.
Ул үзе хезмәт юлын 1980 елда башлаган. Казан техник мәктәбен кызыл диплом белән тәмамлаган. Соңыннан Горький тимер юл техникумында укыган һәм 1985 елда Шәмәрдән станциясенә өлкән электромеханик итеп билгеләнгән. Хәзерге вакытта Казан юл дистанциясенә эшли. Гомуми хезмәт стажы – 45 ел. Аларның нәселендә ике фронтовик бар: әнисенең әтисе Александр Акурин һәм Николай Степанов. Акурин сугыш вакытында бронепоездда фронтка җибәрелгән, самолетлар һөҗүменә эләккән, госпитальдә дәваланган. Орден-медальләр белән бүләкләнгән, хезмәт стажы 41 ел.
Сергей хатыны Гөлфия белән өч бала тәрбияләп үстергән. Уртанчы уллары Андрей әтисе юлын сайлаган: Казан сигнализация, үзәкләштерү һәм блокировка дистанциясендә 5 ел өлкән электромеханик булып эшләгән. Үзе хәзерге вакытта, пенсия яшендә булса да, хезмәтен дәвам итә. Ул уйлап табучы да әле, күп кенә рационализаторлык тәкъдимнәре керткән. Беренчедән, даими токтагы рельс чылбырларындагы ялгау урыннарын тикшерү өчен гади фонарь кулланырга тәкъдим итә. Яссы батареялы турыпочмаклы фонарьдан тышка ике чыбык чыгарыла: берсе металл предметка, икенчесе рельс башына яки изоляцияләнгән болтка тоташтырыла. Әгәр изоляция бозылган булса, фонарь яна. Тагын бер рационализаторлык тәкъдиме җиһазларның ышанычлылыгын арттыруга юнәлтелгән. Стрелка электр чыбыгына монтажны кырыйдан үткәрелгәнлектән, поездлар узганда, ябылган капкач селкенә, изоляция ышкылып туза. Шуның аркасында техник чаралар эштән чыга. Степанов монтажны капкач кырыеннан түгел, ә электр чыбыгы уртасыннан үткәрергә тәкъдим итә. Шуннан соң җитешсезлекләр бетә. Бу тәкъдим әле дә кулланыла. Ул электр энергиясе булмаган кыр шартларында аккумуляторларны кору өчен кире энергия генераторы уйлап таба. Сергей Степанов "Россия тимер юллары" җәмгыяте генераль директоры Олег Белозеровтан бүләк алган тагын бер эшләнмә – шау-шуны бастыру җайланмасы. Юлларда эшләгәндә, монтерлар даими рәвештә көчле техника – триммер, бензогенератор, рельс кисү станогын кулланганга күрә, поезд якынлашу турындагы хәбәрне һәрвакытта да ишетеп булмый. Ә техник эшләнмә сигналчыдан радиосигнал принцибы буенча эшкә җәлеп ителгән техника агрегатларына тәэсир итә: сигнал монтерлар эшләгән урынга тапшырыла һәм электрон блок аша кабызу катушкасын яба, шуның белән аны сүндерә. Шуның аркасында хезмәткәрләр якынлашып килүче составны вакытында ишетеп, эш урыныннан китә алалар.
“Мин династиягә нигез салган бабамны яхшы хәтерлим. Без вокзал янында яшәдек. Ул башняда паровозларны су белән тәэмин иткән. Медальләр белән бүләкләнгән. Бабам бик тәртипле, пөхтә, аралашучан, башкаларга яхшы мөнәсәбәтле иде. Безне дә шулай булырга өйрәтте. Күпләр: “Син бабаң Иван Степановичка охшагансың”, – диләр.Тимер юлда эш җиңел түгел: аварияләр дә була. Безне теләсә кайсы вакытта — көндезме, төнлә, салкындамы — эшкә чакыралар. Чөнки поездлар туктап торырга тиеш түгел. Безнең эш хәрәкәтнең куркынычсызлыгын тәэмин итү”, – ди Сергей.
Алар – элекке машинистлар арасыннан волонтёрлар – Җиңү паркындагы Шәмәрдәннең атрибутына әверелгән паровозны да тәртиптә тоталар. Ел саен, 9 Май бәйрәменә, паровозны буяп яңарталар. Ул әйтерсең лә, бүген дә сафта: гудогы эшли, зур сәгате йөри, балаларга ошый торган зур кыңгыравы бар, аның чыңы яңгырый. Прожекторлары, яктырту системасы — барысы да эшли. Бәйрәм көннәрендә хәтта миченең морҗасыннан төтен дә чыга. Бу манзара тимер юлчылар династиясенә олы хөрмәт билгесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев