Саба таңнары

Сабинский район

18+
Безгә язалар

Елап сөйләгәннәре гел истә

Әти-әни һәркем өчен дә газиз. Бу, әлбәттә, безнең гаиләдә үскән 7 бала өчен дә шулай...

  Әниебез укытучы иде. Әтиебез колхозда эшләде. Аларга ишле бала белән җиңел булмагандыр. Заманы да шундый иде бит. Шунлыктан әниебез балалар белән өйдә торды. Ә ул вакытта колхозчылар хезмәт көненә эшли. Акчаны ничек җиткергәннәрен алар үзләре генә белгәндер. Безне, барыннан да бигрәк, әти белән әнинең тырышлыклары сокландыра. Куллары эш белә иде. Әни безгә мәктәп формаларын үзе тегеп киертте. Әтиебез итекләрне киездән дә басты, күннән дә текте. Шуарга чана-чаңгыларны да ясады. Умарта тотты. Безне бал белән сыйлады. Җиде баланы олы тормыш юлына чыгару өчен күп тырышырга, һәр эшнең остасына әйләнергә туры килә аларга.

Гомер дигәнең сизелмичә дә үтеп китте. Без дә үсеп таралыштык. Әти-әниебез күптән юк инде. Бакыйлыкка күчкәннәренә өч дистә ел узган.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы барганда әтиебезнең безгә сугыш турында сөйләгәннәре искә төшә. Аның сүзләрен тыныч кына тыңлап утырган вакытлар сагындыра. Безгә ул буын кешеләренең батырлыгына сокланырга һәм сугышларның җир йөзендә башка кабынмавын теләргә генә кала. Шул максаттан әтием сөйләгәннәрне газета укучылар игътибарына да җиткерәсем килде:

“Мин армиягә сугыш башланганчы алындым. 1938 елның сентябре иде ул. Районнан 12 егет киттек. Сабадан Шәриф Йосыпов, Шәриф Салихов барлыгын хәтерлим. Барыбыз да механизатор идек. Мине башта шоферлар әзерләү курсларында укыттылар. Танк батальонында хезмәт иттем. Бергә киткән егетләр белән аерылдым. Шулай да авторотада хезмәт итүче Шәриф Йосыпов белән бер тапкыр очраштык. Армиядә якташыңны күрү зур бәйрәм инде ул. Әмма озакламый куанычлар көенечләр белән алышынды: сугыш башланды. Безнең танклар төялгән эшелон 28 июньдә Смоленскига килеп туктаган иде инде. Шәһәр бомбага тотылган. Кая карама янгын, хәрабә. Танкларны үз йөрешләре белән алып киттек һәм озакламый тагын һава һөҗүменә дучар булдык. Сазлыклы җир безнең маршка тоткарлык ясады. Батальон комиссары безнең танкта иде. Башкалар белән элемтә өзелде. Иртәгесен комиссар белән танк командиры буксир алырга китеп бардылар. Алар белән башка күрешә алмадык. Ялгызыма гына тагын бер төн кунарга туры килде.

Иртәгесен юлда бер машина абайлап алдым. Карыйм – немецлар. Машинада унлап солдат утыра. Тиз генә танк эченә үрмәләдем. Күзәтеп хәлне чамалаганнан соң машинага төбәп ике снаряд җибәрдем. Аннары кулга пулеметымны алдым. Юлда да, тирә-юньдә дә бүтән хәрәкәт күренми. Хәйран вакыт узды. Тагын бераз көттем дә, китәргә булдым. Аңарчы танкны юк итәргә кирәк. Боерык шундый: чигенгәндә дошманга бернәрсә дә калдырмаска! Танкка ут төртеп китеп барырга туры килде. Бераздан мине көчле шартлау дулкыны куып җитте. Бара торгач, камалыштан чыгарга омтылучы бер төркем солдатларга килеп кушылдым. Тора-бара шуышырга гына калды. Атыш баш күтәрү мөмкинлеге бирми. Башны каплап торган көрәккә чылт-чылт пулялар килеп тия. Берсе янбашымны яндырып үтте, көчле авырту бөтен тәнемне куырып алды. Ярадан каты кан ага. Санитарларга килеп юлыкканчы, тагын ике көн азапланырга туры килде. Днепр елгасын аякларымда көчкә басып торган хәлдә ничек кичеп чыкканымны үзем дә аңлый алмадым. Ниһаять, санитаркалар ярамны бәйләделәр. Вязьма станциясендә поездга утыртып Мәс­кәүгә озаттылар. Ике операция кичердем. Пуля тәнгә кергәч хәрәкәтләнә икән, аяк кына йөрми. Гипс салып 1,5 ай үткәннән соң да алга китеш күренми. Мине үзәк дәвалау иститутына җибәреп 20 көн дәвалауның да файдасы булмады. Аннары эвакуация. Магнитогорск шәһәренең мәктәп бинасына урнашкан госпиталь. Монда да шактый көч куйдылар. Ниһаять, аякның озак төзәлүе аркасында мин өйгә кайттым. Табиблар шундый нәтиҗә чыгарганнар. Мин узган сугыш юлы кыска, әмма газаплы булды. Яп-яшь егеттән инвалид ясады».

Әтиебез Миңнебай Мөбарәкша улы I төркем инвалид иде. Сүземне кыскартып, дөньяда мәңгелеккә тынычлык урнашсын, халыклар дус, тату яшәсен, диясем килә.

Әлфия Кәшипова.

Шәмәрдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев