Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Гомерен озайтты

Илгиз Арсланов  әниебезнең гомерен озайтты.

Әниебез Әминә Динмө­хәммәт кызы 1931 елда Кече  Шыңар  авылында туа. Бер  яшеннән ятим  калып, үги әни тәрбиясендә үсә. Балачактан хуҗалыкны алып барырга, тормыш йөген тартырга туры килә. Өлкәннәр белән борчак йолкырга, ясмык җыярга да йөртәләр.  Балтачта, Лаеш якларында  урман кисә. Агач  чыгаруда эшли. Сугыштан соң  Мичән авылыннан җәяүләп поч­та ташый.

1959 елда Чулпыч авы­лына килен булып төшә. Әтиебез Моталлап белән ике ул тәрбияләп үстерәләр.  Язмышы шулай  язгандыр: әтиебез иртә – 48  яшендә  вафат була. Аллага шөкер, әниебез, безне  сөендереп, бәхетле итеп, якты дөньяларда 88  ел  яшәде. Монда кешеләр сәламәтлеге  сагында торучы табибларның да өлеше зур  дип саныйбыз. Әни, 2013  елда егылып, беләк сөяген сындырды. Сынып  кына калмаган,  сөякләр  урыныннан да күчкән булып  чыкты. Бу олы яшьтәге кеше өчен  бигрәк тә катлаулы хәл. Дәвалау эшенә хирург Илгиз Арсланов  алынды. Ул эшләп торган рентген аппаратурасы  аша  күзәтеп,  үзенә нурланыш  алып, сынган  сөякләрне бер-берсенә  якынайта, туры китерә  алды.  “Операция кирәк булуы да бар», дип Казанга алып барырга киңәш итте. Бу фикерне Казан хирурглары  да  куәтләде. Әмма яше  олы  булуын  исәпкә  алып,  наркоздан  айнымау ихтималы турында да  кисәттеләр. Танылган травматолог-ортопед  Фәрид Бахтиозин белән очрашып   сөйләшү барлык шик-шөбһәләрне  юкка  чыгарды. “Операция зарурлыгын  күрмим. Барысы да нормально, сөякләр ансыз да дөрес  ялганачак”,– диде 58  ел травматолог булып эшләгән олы  яшьтәге белгеч рентген  сурәтен  карагач. Шулай итеп, Илгиз Габделхәй  улы тарафыннан башта  ук дөрес һәм ихлас   күңелдән күрсәтелгән медицина  ярдәме нәтиҗәсендә  50гә 50 ихтималы белән  ясалырга   мөмкин операциядән  котылып  калдык. Сынган  сөяк,  чыннан  да,  дөрес  ялганды, әниебез  аннан  соң тулы  сәламәтлектә тагын 6  ел  яшәде. Әйе,  мондый катлаулы очраклар белән табиб-хирург Илгиз Габделхәй  улына еш очрашырга туры  киләдер. Үзе барысын  да хәтерләп бетермәсә дә,  иң  авыр  вакытта   чын   йөрәктән күрсәтелгән ярдәм  онытылмый, ихтирам хисләре гомергә    күңелдә  сакланып  кала.

Айдар, Илгизәр

 Гариповлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев