Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Безгә язалар

Һәр йортта көтеп алынган кунак

Хәбәрчеләребез яза

Авылыбызда Чәбия Чүрчи белән Урта Нырты авылларында почта хезмәте күрсәтүче Гөлнар Фәйзуллинаны һәркем ярата, үз итә.  Җил-давылга карамый, яңгыр яуса да, буранлап торса да, авыр сумкасын күтәреп юлга чыга, тыйнак кына  үз эшен башкара хат ташучыбыз. Почтальон вазыйфасына алынуына 12 елдан артык вакыт үтеп киткән Гөлнарның.  Аны һәр йортта көтеп алалар. Газета-журналлар гына таратмый, коммуналь түләүләрне ала, пенсияләр дә тарата. Өйгә килгәч ихластан хәл белешә, моң-зарларны тыңлый, кирәк икән төпле киңәшләрен бирә. Ике авылга 70 хуҗалыкка почта тарата Гөлнарыбыз, аның карамагында 36 пенсионер бар. Елның-елында гәзит-журналларга яздыра, акча белән эшләүдә дә бик төгәл. Бүгенге көндә  аның участогы буенча иң күп алдырылучы газета - “Саба таңнары”. “Акчарлак” белән “Ирек мәйданы”н да яратып укыйлар авылдашларыбыз. Быелгы подписка чорында да күрсәткечләре яхшы булыр, планы төгәл үтәлер дип өметләнәбез.  Гөлнар газета-журналларны ике авылга да җәяү йөреп тарата. Кайвакыт, җае килгәндә бу авыр хезмәтне башкарырга ире Рамил дә булыша. Бер-берсен аңлап, тату гомер итәләр Фәйзуллиннар. Ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Олылары Инзилә үз гаиләсе  белән Казанда яши, әлегә декрет ялында, ул үстерә. Кечкенәләре Адилә быел Казан педагогия көллиятен тәмамлый. Кызларының икесе дә кечкенәдән эш белән тәрбияләнгәннәр, бик акыллы, тәүфыйклылар. Гөлнарның әнисе, дини гыйлемле Фәимә абыстайны да хөрмәтләп яшиләр, өлкән кешегә һәрвакыт ярдәм итеп торалар.

Фәйзуллиннарның хуҗалыклары зур, ике сыер асрыйлар, бакча тутырып җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Алдагы гомерләре дә шулай тигез, имин үтсен. Гөлнарыбызга да авыр хезмәтендә уңышлар телибез. Өйләребездә һәрвакыт көтеп алынган кунак булып, яхшы хәбәрләр генә китерергә язсын иде.

Венера Хуҗина,

                                                                                                                                                                                                                                                       Урта Нырты авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев