Мәңге онытылмаслык фаҗига
Гитлер үзенең идеологиясе белән Ауропа халыкларын жинаятьчел юлга бастырып аларга күпме газап, югалтулар алып килде.
Язмамның исемен ничек куярга уйлап утырдым да, нәкъ менә шулай булырга тиеш дип билгеләп куйдым. Борынгы заманнардан бирле халыклар, илләр арасындагы мөнәсәбәтләрне сугыш юлы белән хәл итүче юлбашчылар үз халкын да, көндәшләрен дә зур фажигагә алып барганнар. Фашизмга каршы көрәш тә күп миллионлаган ватандашларыбызны югалтуга китерде. Гитлер үзенең идеологиясе белән Ауропа халыкларын жинаятьчел юлга бастырып аларга күпме газап, югалтулар алып килде.
Сугыш китергән күп михнәтләр, газапларны кичергән авылыбызга 84 яшь, таза-сау ир-атларны югалту бик авыр булган, билгеле. Яуга гаиләсендәге барлык улларын һәм ирләрен озаткан хатын-кызларыбыз ничек түзде икән!? Кадерлеләре ут эченә, мәшхәрнең үзәгенә китә бит!
Әмма 1941 елда илебезгә басып кергән илбасарларны нинди бәрабәргә булса да, сугышып жиңәргә бөтен илебез бердәм күтәрелгән.
Авылыбызда сугышка китеп үлеп калган бертуганнар да күп. Менә алар: Ислам, Суфьян, Мәгьсум Зариповлар, Мөхәммәт, Исмәгыйль, Касыйм Фәттаховлар, Мөхәммәт, Мулланур, Мәхмут Галимуллиннар, Ибәтулла, Гыйбадулла, Гыйззәтулла Заһидуллиннар, Касыйм, Шәйми, Гасыйм Галиевлар, Рәхимулла, Гыйльмулла, Миңнегали Сәмигуллиннар, Һидиятулла, Мулланур, Хикмәтулла, Нурулла Хәлиуллиннар.
Соңгы гаиләгә киңрәк тукталасы килә. Хәлиуллиннар гаиләсеннән сугышка дүрт кенә түгел, биш ир-егет китә. Дүртесе яу кырларында мәңгелеккә ятып кала. 1904 елгы Хәкимулла фронтка китеп, сугыш михнәтләрен кичеп, ике тапкыр яраланып, 1947 елда Кызыл байрак ордены тагып, жиңү яулап, Керәннегә кайта. Лаканда юынган вакытында, өйләренә бригадир Газилә килеп кереп: “Үлләм, Хәкимулла, син түгелме соң бу? Исәнмени син?” – дип бөтен авылга сөенче ала. Мондый хәл дә була: Хәкимулла абзый ишегалдында эш белән матавыкланганда, почтальон Сабира апага (Хәкимулланың җәмәгате) ире җирләнгән туганнар каберлеге табылуы турында эзтабарлар язган хат бирә. Язмабыз герое жавап хатын мәктәпнең рус теле укытучысы Яхъя Фазылҗанов белән язып, Киев өлкәсенә юллыйлар (хат шуннан килгән). Шуннан соң ул: “Миңа үлемнән куркасы юк, минем каберем бар инде”, – дип шаярта торган була.
Хәкимулла абзый белән Сабира апа тагын 4 балага гомер бирәләр. Максут белән Гөлфирә сугышка кадәр туа. Гаилә башлыгы күп еллар Тукай исемендәге колхозда ферманың иң авыр хезмәте – малларга азык кертүче атчы эшен башкарды. Авылдашлары арасында абруйлы Хәкимулла коллективның зур уңышларына күп өлеш керткән шәхес. “Әти бик тырыш иде. Безгә әни белән дөрес тәрбия бирделәр. Ишле гаиләдә үстек. Ике бала кечкенә чакта ук вафат булган. 1961 елда мин Эзмә егетенә кияүгә чыккач та, әти Керәннедән турыга гына җәяүләп килеп, хуҗалык эшләрендә булышып китә иде. 1981 елда вафат булды”, – дип искә ала 1940 елда туган кызы Гөлфирә апа Мөбарәкова.
Олы улы Максут Чиләбегә шахтага эшкә киткән җиреннән шунда урнашып калды, Фиргать, Фәния Казанда яшиләр, ә Зәкиулла белән Самат мәрхүмнәр инде…
Гаиләләрне, балаларны ятим, ата-аналарны сөекле балаларыннан мәхрүм иткән сугыш халкыбызның көчле рухын җимерә алмаган. Керәнне авылы кешеләре сугыш китергән авырлыкларны җиңеп чыгып алга барган. Язмамны төгәлләп, дөнья халкы тынычлыкка тиенеп, дус-тату яшәсен иде дигән теләктә калам.
Инсаф Фәйзераханов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев