Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Медаль тагарлык Хания ул!

Хәбәрчеләребез яза

Бездә мактарга лаеклы  кешеләр күп. Ә Хания Шиһабиева  мактау буенча алгы рәттә тора.  Хания Һади кызы почтада 10 ел эшли.  Кайчан гына килеп керсәң  дә, аның йөзендә елмаю, ни кирәген сораша. Кирәк әйбер булса, таба, кайтарта. Былтыр  бәрәңге утыртканда  агу бетте.  Мин тиз генә шалтыратып, аның барлыгын белештем.  Ял көне иде.  Хәлне аңлаткач: “Хәлил абый, хәзер ачам, әйдә, кил”, – диде.  “Машина белән алырга барам”, – дигәч, “Кирәкми, мин син килгәнче барып җитәм”, – дип трубкасын куйды. Чынлап та, мин почтага барганда ул шунда иде инде. Хатын: ”Якшәмбе  түгел, Ханиянең ял көне бүген”, – дип мине төзәтте. 

Бу мәкаләмне язарга тагын бер этәргеч булды. Почта гаебе белән   газга түләргә квитанция килмәде. Хания аптырап калмады,   үткән айның квитанциясе белән, счетчигың күпме күрсәтә, язып алып кил, диде. Шулай түләп җибәрдек. Бер  айдан газыгызны өзәбез, тиз арада түләгез,  дип шалтыраталар. Тагын Ханиягә киттем. “Түләнгәнгә квитанцияңне  китер”, –ди.  Сабага шалтыратты, квитанция сорыйлар.  Сабадан кайткан язу булгач, шул ярар дип,  мин аны ертып аткан идем. Түләгән квитанция булмагач, ничек табасы дип,  Хания дә аптырады.  Бер ай вакыт узса да, түләгәндә кемнәр булганын исенә төшерде. Түләгәндә безнең акчаны бездән соң түләүчегә тыгып куйганнар.  Квитанциясеннән карап белделәр.   Безнең квитанциядә  сумма «0» булган. Хания юллап, теге кешегә аңлатып, ул безнең акчаны китереп бирде. Почтага шалтыратып, сезнең гаеп белән безнең газны өзә яздылар дигән идем, барысын да компьютерга сылтап куйды.  “Квитанцияне ташламыйлар аны», – ди. Ә мин Сабадан кайткан квитанцияне җыеп, түләнгәнен ташлап бардым. Ә Хания тырышмаса ничек булып бетәр иде икән? Дөрес, безнең түләгәнне күреп  торучылар бар иде.  Хания үзе үк әйтеп тора. Әмма сүзне теркәп куеп булмый бит. Мин шалтыратып: ”Ханиягә медаль тагасы, Мактау кәгазе булса да бирәсе иде”, – дип әйткән идем. “Беләбез, беләбез, ярар!” – дип трубканы куйдылар.  Нинди рәхмәтләр әйтсәң дә аз. Саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, уңышлар сиңа, Хания!

Хәлил Мортазин,

 Иштуган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев