Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безгә язалар

Нәселемнең мәгърифәтчелек юлы

Хезмәт династияләре

Сатыш элек-электән белемле һәм мәдәниятле авыл булган. Ул тирә-юньгә  үзенең гыйлем нуры таратучы мәдрәсәсе белән танылган. Анда төрле елларда ерак төбәкләрдән 300-400 шәкерт белем алган.  XVIII гасыр ахырында ачылган мәдрәсәнең даны еракларга киткән була. Ризаэтдин Фәхретдин XIX гасырдагы барлык күренекле дин эшлеклеләренә багышланган 4 томлы “Асар” китабында Сатыш мәдрәсәсен ун урында, ә Шиһабетдин Мәрҗәни үзенең хезмәтләрендә өч урында искә ала. Нәселемнең әлеге авылдан булуы белән мин бик горурланам.

Әтием Рушан Хаҗиев бабасының әтисе Зәмигуллин Хәбибулла Әхмәт улының язмышы тулысынча билгеле булмаса да, “Сатыш – гасырлар аша 1170-2017 еллар” китабында искә алынганнар буенча, бабаларымның бала вакытында исән калу вакыйгасы үзе бер тетрәндергеч кыйсса. Хәбибулла бабай үзенең гаиләсе – хатыны Таифә, ике кызы, 1902 елгы кечкенә улы Хаҗиәхмәт белән Себердән Сатышка кайтырга юл ала. Россиядә тиф авыруының котырып таралган вакыты. Поездда кызларның икесе дә авырып китәләр һәм аларны коткарырга мөмкинлек булмый. Пассажирлар, авыру йоктырудан куркып, Хәбибулла бабайдан төшеп калуын яисә авыру балаларын төшереп калдыруны таләп итәләр. Шуннан соң әтисе кечкенә Хаҗиәхмәтне агач чемоданга тыгып, яшереп алып кайта. 1903 елда, авылга кайту белән, Хәбибулла бабайның, имам-хатыйп булып,  дин сабаклары бирә башлавы билгеле. Әлеге вазифаны ул 1925 елга кадәр 22 ел башкара.

Хәдичә Бәдертдин кызы Мәхәммәтҗанова, әтиемнең  әбисе 1905 елда дөньяга килә. Гади  колхозчы гаиләсендә үссә дә,  укымышлы, ислам тәгълиматын тирән белгән  кеше була. Ул  егерме  ел дәвамында (1950–1970) авылның абыстае булып тора. Хәдичә үскән чорда, ир балалар өчен мәктәп-мәдрәсәләр булса да, кызлар өчен махсус мәктәпләр юк, аларга белем-тәрбияне абыстайлар (мулла хатыннары) бирә. Хәдичә дә башлангыч белемне, башка авыл кызлары белән бергә, абыстайлардан ала. Сабый чактан ук кыз бала китап укырга ярата. Шәкерт вакытында ук үз китапханәсен булдырырга тырышкан кыз, җае чыккан саен, дини тәгълиматка караган китаплар белән дә, шәрык татар классик әсәрләре белән дә тулыландырып торган.

Хәдичә әби үзенең тормышын шушы авыл егете Гомәр Мөхәммәтҗанов белән бәйли. Ул сельпо рәисе булып эшли. Совет власте кешесе  буларак, дингә каршы карашта тора.  Ләкин,  шуңа да карамастан,  Хәдичә әби биш вакыт намазын, уразасын калдырмый.  Аның янына күрше районнардан да балаларын өшкертергә алып килгәннәр. Гомәр бабай җитәкче урында эшләгәнгә күрә,  районнан килгән кешеләр әбинең китапларын юкка чыгарырга кушалар. Хәдичә әби,  моны белеп, китаплары  кадерсезләнмәсен, ертылмасын өчен, оныгы белән билгеле урынга, зиратның иске капкасының эчке ягына бик яхшылап төреп күмеп куя. Авыр заманнар үтәр дә, кире казып алырмын дип уйлый ул. Бик авыр вакытларда да  сынмый-сыгылмый. Оныкларының хәтерендә Хәдичә әби бик сабыр, тыныч, чиста-пөхтә, аш-суга оста  булып исләрендә  калган.

Рәзилә Госман кызы Гыйлманова (Хаҗиева), әтиемнең апасы 1966 елда Сатыш авылында гади колхозчы гаиләсендә беренче бала булып туа. 1981 елда Сатыш урта мәктәбендә (ул вакытта урта мәктәп итеп үзгәртелгән), VIII сыйныф тәмамлап,  Арча педагогия училищасына укырга кергән. Башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм озынайтылган көн тәрбиячесе бүлегендә дүрт ел белем ала. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының физика математика факультетын тәмамлый.

1985 елда Теләченең (ул вакытта Саба районы) Олы Мишә урта мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгеләнә. 1986 елда Сатыш урта мәктәбенә кайтып, 8 ел балаларга физика фәнен укыта, 1994 елдан башлангыч сыйныфларга белем  бирә, 2004 елдан фәннәр патшасы математика  фәне укытучысы булып эшен дәвам итә. Хәзерге көндә 41 ел эш стажлы, югары категорияле, барлык яшь укытучыларга үрнәк, зыялы, абруйлы укытучы.

Бик тынгысыз шәхес Рәзилә апа. 2022 елдан башлап “Казан ну­ры” мәчете каршындагы “Солтан” мәдрәсәсендә белем өстәп, “Апанай” мәдрәсәсендә беррәттән шәкертләргә тибьян, тәсхих дә­рес­ләре дә алып бара. Шулай ук Сатыш авылы мәчетендә дә дин сабаклары бирә.  «Безнең иң яхшы укы­тучы» гранты җиңүчесе. Озак еллар намуслы хезмәте һәм яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдәге уңышлары өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Дипломы, Мактау грамоталары, «Мәгариф отлич­нигы» мактау билгесе,  район баш­лы­гының Рәхмәт хаты белән бү­­­­ләкләнә.

Әтием Рушан Хаҗиев 1968 елда Сатыш авылында Тәнзилә һәм Госман Хаҗиевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, шофёр һөнәрен сайлый. 1986 елда “Марс”колхозына комбайнчы булып эшкә урнаша. Аңа шул елны “Иң яхшы комбайнчы”  дигән Мактау грамотасы тапшыралар. 1994 елда Сатыш урта мәктәбендә  укучыларны трактор серләренә өйрәтә башлый. 2000 елда Казан һөнәри-педагогика көллиятенең көндезге булегенә укырга керә, хезмәт укытучысы белгечлеге алып чыга. Хезмәт һәм сызым фәннәреннән белем бирә. 2009 елда укытучы һәнәрен шофёрга алыштыра. Педагогик эш стажы – 15 ел. Сатыш авылының "Кыш бабаен” белмәүчеләр сирәктер, 2000 елдан башлап барлык чараларда да Кыш бабай булып,  балаларның күңелен күреп, әле әби- бабайларны да чын күңелдән ышандыра алган кеше ул. 2006 елдан “Яшен” оешмасында мәктәп автобусын йөртә.

Рәмзия Госман кызы Бариева (Хаҗиева), әтиемнең сеңлесе, Сатыш авылында гади колхозчы гаиләсендә өченче бала булып дәньяга килә. 1988 елда Сатыш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң,  Казан дәүләт педагогия институтына татар теле һәм әдәбияты факультетына читтән торып уку бүлегенә укырга керә.  2011 елда Татар дәүләт гуманитар педагогика институтында башлангыч белем методикасы  буенча өстәмә белемгә ия була.  1988 елда  хезмәт юлын Казаклар сигезьеллык мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып башлый. 1991 елда Орымширмә башлангыч мәктәбенә эшкә билгеләнә һәм хәзерге көнгә кадәр укучыларга белем һәм тәрбия бирә.

Рәмзия Госман кызының укучылары фән олимпиадаларында, район, республика, Бөтенроссия күләмендә үткәрелүче төрле конкурсларда, фәнни конференцияләрдә, шигырь бәйгеләрендә  җиңүләр һәм призлы урыннар яулыйлар. Үзе дә эшләү дәверендә күп төрле һөнәри конкурсларда катнаша. Берничә тапкыр “Ел укытучысы”, башлангыч сыйныфлар укытучылары арасында үтүче “Знаем, умеем, научим”  мастер-класс бәйгеләрендә катнашып призер, лауреат була.   2012 елда республика күләмендә үткәрелгән “Безнең яхшы укытучы” бәйгесе грантын ота.  Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышлары өчен 1998, 2011 елларда мәгариф бүлеге, 2014 елда Теләче муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары бирелә. 2023 елда Мәгариф  һәм фән  министрлыгы яшь буынга белем һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше, күпьеллык намуслы хезмәте өчен аны Мактау грамотасы белән бүләкли.

Рәмзия апа 37 елдан артык үз эшен җиренә җиткереп, яратып башкара.  Ул дәресләрдә алдынгы технологияләр кулланып, укучыларының җәмгыятькә файдалы, алдынгы карашлы шәхесләр булып үсүләренә омтыла.

Хуҗина (Хаҗиева) Рүзия Госман кызы, әтиемнең икенче сеңлесе, 1975 елда  Сатыш авылында гади колхозчы гаиләсендә дүртенче бала булып дәньяга килә. Сатыш урта мәктәбен "4" ле һәм "5" ле билгеләренә тамамлагач, 1993-1996 елларда Арча педагогия училищасында татар теле һәм әдәбияты, шулай ук башлангыч класслар укытучысы белгечлеге ала. Караширмә башлангыч мәктәбенә билгеләнә. 1996 елда Казан дәүләт педагогия университетына югары белем алырга укырга керә, татар филологиясе бүлегендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филолог булып чыга. 2012 елдан Теләченең  3нче "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияче булып эшен дәвам итә. Педагогик эш стажы – 30 ел.

Үзем 1992 елның 26 ноябрендә Сатыш авылында Хаҗиевлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгәнмен. Мәктәптә укыганда  актив идем, төрле конкурсларда катнашырга яраттым. 2009 елда Арча педагогия көллиятенә башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге буенча укырга кердем. Диплом  алгач,  сәләтле балалар өчен мәктәп-интернатына (хәзерге "ОНИКС" үзәге) башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшкә билгеләндем. Эшләү белән беррәттән,  Казан  (Идел буе) федераль университетында да укып,  магистратураны тәмамладым.

Гаилә хәле сәбәпле, 2016 елдан эшемне Кави Байкиев исе­мен­­дәге Икшермә кадет-интернат мәктәбендә дәвам иттем. Хәзерге вакытта Олы Кибәче ур­та гомумбелем бирү мәктәбендә тәр­­бия эшләре буенча директор урын­басары булып эшлим. Эш стажым 12 ел. Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә ирешкән уңышларым өчен мәгариф бүлеге тарафыннан 2025 елда Мактау грамотасы би­рел­де.

Тормыш иптәшем Рәзил Вәкил улы Камалов 1988 елда  Олы Кибәче авылында туган. Урта  мәктәп тәмамлаганнан  соң, 2003-2008 елларда Арча педагогия көллиятенә инглиз теле укытучысы белгечлеге ала. 2009 елдан Олы Кибәче гомумбелем бирү мәктәбендә инглиз теле укыта.  2014 елдан ОБЖ һәм физик тәрбия дәресләре алып бара. Педагогик стажы – 10 ел. Хәзерге көндә шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

Мин үземнең укымышлы, зыялы нәселем белән горурланам һәм киләчәктә бу династияне дәвам итү­челәр табылыр дигән өметтә ка­лам.

Язмамны шушы дүртьюллык белән төгәллисем килә:

Кеше җирдә торса торсын,

Эзе калсын тирән булып.

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

 

Диләрә Камалова (Хаҗиева).

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев