Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Безгә язалар

«ОНИКС» дигән асылташ

Байлар Сабасында «мөмкин түгел» дигәнне белми торган, гел югары нәтиҗәләргә омтылып яшәүче үзәк турында ишеткәнегез бармы?

Әлбәттә, бу – “Сәләтле балалар өчен «ОНИКС» мәгариф үзәге”. Ул районда гына түгел, республикада да иң яхшы уку йортларының берсе исемен раслаучы белем учагы. 13 ел эшләү дәверендә әлеге бина диварларыннан йөзләгән олимпиада һәм конкурс җиңүчеләре, Бердәм Дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшыручы сәләтле укучылар, “Ел укытучысы” бәйгесе финалистлары чыкты.

 

ОНИКС сүзе нинди мәгънәгә ия?

Ул - асылташ, белем символы. Белем бирү үзәге үзенең эшчәнлеген елдан-ел җәелдерә. Мәктәбебез Сочи шәһәренең “Орион” мәгариф үзәге һәм педагогика фәннәре докторы, Мәскәү психологик - социаль университетының педагогика кафедрасы профессоры, эксперименталь-белем бирү  буенча фәнни консультант Вячеслав Букатов, Казан федераль университеты белән берлектә дә тыгыз эш алып бара. Мәктәп коллективына Карелия, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләренә, Казахстан, Үзбәкстан республикасына төрле форумнарга бару, тәҗрибә уртаклашу насыйп булды.

 Мәктәпкә 2013 елда нигез салынган һәм бүген биредә 265 укучы белем һәм тәрбия ала, алар белән 26 педагог эшли. Үзәкне Ләйлә Мәсгут кызы Мөбарәкшина җитәкли, белем бирү проектларын үстерүдә шәхсән катнаша. Мәктәп биләмәсе төзек, уку бүлмәләре яңартылган һәм яңа мәгълүмати-техник чаралар белән баетылган. Болар барысы да балаларның уңайлы һәм хәзерге заман таләпләренә туры килгән шартларда белем алуы өчен мөмкинлек тудыра.

«ОНИКС» мәгариф үзәге башка район, шәһәр укучылары өчен дә ачык. Мәктәп интернаты кунакханә тибында эшләнгән, 5 тапкыр  туклану, яшәү һәм уку өчен уңайлы шартлар белән тәэмин ителгән.

Хәзерге көндә мәктәп үзенең укучыларына ике юнәлеш – табигый фәннәр (химия, биология) һәм техник фәннәр (математика, физика, информатика) буенча тирәнтен белем бирә. Өстәмә рәвештә үсәргә теләүчеләр өчен бездә кичләрен профильле математика, химия, биология һәм мәктәпкә әзерлек курслары бар. Мәгариф үзәге һәр укучы үз сәләтен ачсын һәм уңышка ирешсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Барлык курслар да бушлай һәм кирәкле өлкәдә белемнәрне тирәнәйтергә мөмкинлек бирә. Үзәк тулы көн режимы белән эшли. Укудан тыш вакытта укучылар спорт, техник иҗат, сәнгать, кул моторикасы буенча түгәрәкләргә йөрү мөмкинлегенә дә ия.

 

Олимпиадада беренче!

2025-2026 уку елында төрле фән олимпиадалары буенча үзәк укучылары муниципаль этапта 119 урын, республика һәм региональ этапта 64 призлы урын яуладылар. Әлеге югары нәтиҗәләр укытучы белән укучының, әти-әниләрнең кулга-кул тотынып эшләү, көн дә яңалыкка омтылу нәтиҗәсе.

 

“ОНИКС” – БДИ дуслыгы

Үзәк белем биреп кенә калмый, ә киләчәктә беренчелекне бирмәүче шәхес тә (лидер да) формалаштыра. Быелгы Бердәм Дәүләт имтиханнарының уртача күрсәткечләре республика һәм Россия күрсәткеченнән күпкә югары булды: рус теле – 87,16 балл; математика – 91,17; физика – 82; информатика – 91; химия – 90,2; инглиз теле – 90; биология – 80 балл.

Математика  фәненнән 3 укучыбыз –  Рушан Фәтхриев, Руслан Садыйков, Адель Сафин,  информатикадан  Лилия Гарифуллина, Руслан Садыйков 100 баллга ия булдылар.Укучыларыбызның уңышлары мәктәп кысаларында гына чикләнми - алар стипендиатлар, төрле премияләр ала һәм абруйлы югары уку йортларына үз көчләре белән бюджет  бүлегенә керә алалар. Хәзерге вакытта безнең укучыларыбыз Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Чабаксар, Йошкар - Ола шәһәрләрендә югары стипендия алып укыйлар.

 

ОНИКС” – халыкара мәйданчык

«ОНИКС» –укыту урыны гына түгел, ул – халыкара мәйданчык. Үзәк Үзбәкстан республикасы студентлары, мөгаллимнәре белән тәҗрибә уртаклаша,  кадрлар алмаша. Моннан тыш, үзәк базасында математика буенча фәнни-белем бирү үзәге эшли, анда Татарстанның төрле почмакларыннан укучылар катнаша ала.

Үзәк масштаблы интеллектуаль ярышлар өчен ышанычлы мәйданчык та булып тора. Ел саен  биредә  район башлыгы Рәис Миңнеханов призына математика һәм инглиз теленнән олимпиада уздырыла. Шулай ук даими рәвештә Идел буе федераль округының математика фәнни-мәгариф үзәге белән берлектә математика фестивален дә оештыра.

Бөтенроссия күләмендә үткәрелүче “Заманча инициативалы мөгаллимнәр форумы” быел 3 нче тапкыр үткәрелде. Форум Россия төбәкләреннән 500 гә якын мәгариф хезмәткәрләрен берләштерә, зур ачыш хезмәтен үти. Әлеге үзәк – республикабызның мәгариф өлкәсендәге горурлыгы, яшь талантларның якты киләчәккә адымы.

Ләйсән Шәмсетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев