Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Саба катнашазык заводында хезмәт куйган коллективны ифтар ашына чакырып хөрмәтләделәр

Рамазан аеның соңгы көннәрендә элек Саба катнашазык заводында хезмәт куйган коллективны ифтар ашына чакырып хөрмәтләделәр.

Бу матур чара  ООО “Саба” җитәкчесе Гафур Хәсәншинның  изге нияте белән үткәрелде, оештыруда  “Мәртен” агрофирмасы җитәкчесе Әскәр Фатыйховның ярдәме дә зур булды. 

Хәзер без эшләгән завод урынында “Иген” авыл хуҗалыгы эшкәртү кулланучылар кооперативы эшчәнлек алып бара. Җитәкчесе Зөлфәт Зарипов безне производство белән таныштырды, эш урыннарын күрсәтте. 

Мул сыйлы табын янына утыргач, Туктар авылы имамы Ринат хәзрәт Зиннәтуллин Коръән укып багышлады. Бергә эшләгән елларны элеккеге җитәкчебез Әнәс Хәмзин, баш инженер Фәрит Шәймәрданов матур хатирәләр белән искә алдылар. Хезмәт коллективы, бергә эшләгән иптәшләр, дуслар еллар узса да онытылмый. 

Ураза аенда шулай догалы мәҗлестә очрашу, хәл белешү бик саваплы гамәл булды. Безне шулай хөрмәтләгәннәре өчен оештыручыларга чын күңелдән рәхмәт әйтеп таралыштык. Эшләре уң, тормышлары бәрәкәтле булсын!" 

Әнисә Ситдикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев