Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Саба шырпысы сызасы иде

Яңа рубрика: күңелдәгесен әйтәм

   Кибеттән  шырпы  сатып  алдым. Уфада җитештергәннәр  икән. Газ приборларын кнопкага басып кына кабызсак та, хуҗалыкта бик кирәк әле ул. Ә бит  уйлап карасаң, сугыштан  соңгы елларда шырпыны  Саба промкомбинатында  да ясыйлар  иде. Нигә хәзер дә бу эшкә  алынмаска! Табышлымы-отышлымы – анысын әйтә алмыйм. Әмма Йомгалак урманында арзанлы учак  агачы   күп әле. Лесхозда сувенир цехы эшләп тора. “Сабада ясалды” дигән  шырпыны  кулга  алуга, күңел  җылынып  китәчәк. Әгәр дә район башлыгы, халыкка  кирәк, дигән  фикергә  килсә, күр дә тор, эш башланып  китәчәк.  Без  башкорт малаеннан  кимме әллә?

Мәгъдәнур Гатауллин.  

Редакциядән. Бу  хәбәрне укыгач,   кызыклы фикер-тәкъдимнәр газета  укучыларыбызда тумый  калмас. Күңелегезне тырнап торган  проблемалар, тормышка  ашырасы   килгән идеяләр турында редакциягә  язып почта  аша җибәрә яки 2-38-58, 2-35-09, 2-30-58 телефоннарына  элемтәгә  чыгып  хәбәр итә аласыз. Без  кыска-кыска  хәбәрләрне ”Күңелдәгесен әйтәм” рубрикасында биреп барачакбыз.

 

фото https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев