Саба таңнары

Сабинский район

Безгә язалар

“Спорт– яшәү рәвешем”

Мин кечкенә кеше, ди ул үзе турында. Менә шушы "кечкенә кеше"нең йөрәге бар дөньяны сыйдыра кебек. Аны ачык йөзле, ягымлы карашлы, кешеләргә һәрвакыт яхшы мөгамәләдә булуы өчен яраталар, хөрмәт итәләр.

Ә үз-үзен тотышы, егетләрчә җиңел хәрәкәте сокланырлык. Берәү дә 72 яшьне бирмәс. "Моның сере нәрсәдә соң?"-дип сорагач, "Мин барыннан да элек спортка бурычлы" дип елмая ул. Кырык ике ел гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган Зөфәр Вәлмиевны кайчандыр "Ашыгыч ярдәм" хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләр дә, спорт сөючеләр дә яхшы белә. Гомумән, ул - спортка мөкиббән кеше. Яшьрәк чагында велосипед спорты, җиңел атлетика, татарча көрәш белән шөгыльләнгән, инде 40 елдан артык шашка уены белән мавыга. Хәер, дистәләрчә китаплар укып, йөзләрчә шашка мәсьәләләре чишкән уенчы спортның бу төре турында сәгатьләр буе сөйли алыр иде. Шашка буенча спорт мастерлыгына кандидат Зөфәр Корбан улы атаклы шахмат-шашка осталары уеннарын да даими күзәтеп бара.

Шашка буенча район, республика һәм РСФСР беренчелеге ярышларында катнашып, алдынгы урыннарны яулап, дистәләрчә грамоталар, сертификатларга ия булган ул. Мин аның яхшы хәтеренә, дебютлар өлкәсендәге энциклопедик белеменә сокланам. Шашка тактасы артында күп вакытларын, йокысыз төннәрен үткәргәннән соң гына ирешә ул бу биеклеккә. Бер генә мисал. 1980-1982 еллар. Россия күләмендә хат язышып уйнау турнирында Мәскәүдән спорт остасы А.Одинцовтан 2,5 очкога гына калышып, 3нче урынны яулый ул. Район, республика чемпионатларында, сабантуйлардагы җиңүләрнең исә исәбе юк. Зөфәр Вәлмиевның тагын бер күркәм сыйфаты бар. Саба урта мәктәп-гимназиясендә укучылар белән елына берничә мәртәбә шашка сеанслары үткәрә. Хәзер дә районда нинди генә ярыш оештырылмасын, бәйге буласы урынга иң беренчеләрдән булып ул килеп җитә. "Һәр сәфәрдән, ярышлардан яңа җиңүләргә илһам, дәрт алып кайтам, көч, тәҗрибә, сабырлык һәм мая туплыйм",- ди әңгәмәдәшем.

Кеше җанына шәфкатьлелек орлыкларының балачактан ук салынуы һәрберебезгә мәгълүм. Зөфәр Корбан улы да медицинада очраклы кеше түгел. Балачактан табиб булырга хыялланган. 1960 елда Саба урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, Казан медицина училищесына укырга керә. Аны бишле билгеләренә генә тәмамлап, эшкә Сабага кайта.

-Башта Мәртен фельдшер-акушерлык пунктында мөдир булып билгеләндем. Анда эшләгәндә Луиза белән танышып, гаилә учагы кордык. Бер җан булып яшәвебезгә дә кырык сигез ел була менә. Ике кыз үстереп, аларны югары белемле итеп, олы тормыш юлына чыгардык. Олы кызым Рушания үзем кебек медик һөнәрен сайлады, кечкенәсе Резеда, югары белемле икътисадчы, инде 4 оныгыбыз үсеп килә. Ул чорда эшләргә авыр булды, хезмәтемне көчемнән килгәнчә башкарырга тырыштым, бер кешене дә ярдәмсез калдырмадым, авыруларның савыгып, сөенә-сөенә рәхмәт укып кайтып китүләрен күрү -хезмәтемнең нәтиҗәсе. Хатыным Луиза, кызларым, әнием, шулай ук хатынның әнисе (безнең тәрбиядә, 86 яшьтә) дә табиб булуымның ни дәрәҗәдә җаваплы һәм авыр хезмәт икәнлеген яхшы аңладылар.

Зөфәр абыйга берничә мәртәбә "кендек әбисе" дә булырга туры килә. Бервакыт Теләче районы Әбде авылына чыгып китәләр. Яңгыр ява, аяк асты ерып булмаслык пычрак. 20 чакрым үтеп, кире сырхауханәгә кайтканда, юлда батып калалар. Ә "Ашыгыч ярдәм" машинасында тулгагы башланган хатын азаплана. Юлда батып, алты сәгать азапланган арада сабый туарга да өлгерә.

Әйе, дөньяга аваз салырга, ана карынында тыпырчынган җан иясе, үлем белән яшәү арасындагы каты авыру көн булсынмы,төнме, синең йокың, арыганлыгың белән хисаплашмый. Элек-электән халыкта шундый гыйбарә йөри: "Шәфкать иясе бусаганы атлап кергәндә, имеш аңа хөрмәт йөзеннән йортның матчасы да сыгылып сәлам бирә. Булса булыр. Юкка гына авыру зур өметләр белән "Беренчесе- бер Аллам, икенчесе- син инде, ярдәм итә күр, зинһар!-дип ялвармый. Искән җилдәй үткән гомерләрен искә алып сөйләшердәй сүзләре, истәлекле хатирәләре күп аның. Тормышның ачлык-ялангачлыгын, сугыш чоры михнәтләрен татыган буын вәкиле ул. Илдәге тотрыксызлыкка борчылса да, хәзерге туклык, муллыкка шөкерана кылып, тормыш кадерен белеп, аны ямьләндереп яши Зөфәр Вәлмиев.

Кеше үз алдына куйган максатына ничек итеп ирешә ала соң? Фәкать тырышлык, сәләтеңне үстерү, максатыңнан читкә тайпылмау аркасында гына, минемчә. "Спорт белән шөгыльләнү һәм көчле егет булып үсү һәр яшүсмернең хыялы. Физик культура кемнеңдер хоббие, ә кем өчендер тулаем тормыш, яшәү чыганагы. Үзем дә яшьтән үк эшкә гел җәяү бардым, кайттым, актив спорт тормышы белән яшәдем. Медик буларак шуны әйтәм, спорт белән шөгыльләнгәндә кеше үзе белмәгән якларын ача. Ул сәламәтлек, үзеңне формада тоту чарасы. Мин моны беркайчан да истән чыгармыйм. Оту да, оттыруда болай гына килми ул. Һәрбер җиңүдә, кеше үзендә нәрсә булса да оттыра. Гел-гел откач, масаю, тәккәберлек тә барлыкка килергә мөмкин. Масаеп китеп, үзенә карата таләпчәнлекне югалту кебек мисаллар да байтак. Оттырган саен кайда нинди хата эшләгәнеңне, киләчәктә ниләр эшләячәгеңне уйлый башлыйсың, җиңү юлларын эзлисең, максатчанрак шөгыльләнә башлыйсың, үзеңдә ихтыяр көчен арттырасың. Аллага шөкер, әлегә минем җиңелүгә караганда, җиңүләрем күбрәк",- ди әңгәмәдәшем.

Һаман да яшьләрчә энергия белән яшәвенә, киләчәктә дә районның спорт тормышында актив кешеләрнең берсе булып калачагына шигем юк З.Вәлмиевның. Үзенә һәм гаиләсенә спортчылар сәламәтлеге, озын гомер телим.

Тимерхан Мөхәммәдияров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: sport