Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

"Таңда кергән төшне рас килә диләр, төшемдә бер ипине мәрхүмә каенанама биреп җибәрдем"

Без кечкенә чакта кышлар бик салкын килә, ә өйләргә газ әле кермәгән иде. Шунлыктан авылдагы күпчелек халык апрель аеннан башлап кара көзгә кадәр утын әзерләү белән мәшгуль булды.

Бервакыт әти урманчыдан сорап, ике юан имән өстерәтеп кайтты. Аны кул пычкысы белән кисәсе. Әни, җаным, алтынчы балага авырлы. Бер имәнне әти белән икәү кисеп бетерделәр. Икенчесен башладылар һәм шулвакыт әни өйгә керде дә:

– Балалар, бик каты авыртам. Корсагым төшәр ахры, – диде. Олырак апалар аны урынга яткырдылар.

Ә иртән торгач, әни менә ниләр сөйләде:

– Иртәнге сәгать өчтә мәрхүмә каенанамны төштә күрдем. Киштәдә бик күп ипиләр тезелеп тора иде, ул: “Сания, шуларның берсен генә алып китим әле”, – дип сорады. Ал, әнкәй, ал дип, бер түгәрәк ипине аңа биреп җибәрдем. Таңда кергән төшне рас килә диләр...

Әниебезнең юравы юш килде. Сәгать уннар тирәсендә ишегалдында алты айлык булып, энебез туды. Без йөгереп кенә авылыбы фельдшеры Сәйфи абыйны алып төштек. Ул карады да, әни белән энебезне күрше Омар авылы сырхауханәсенә илтеп, шунда калдырып кайтты. Ә ике сәгать узгач, энебез үлгән... Әни төшенә кереп, әбиебезнең аңардан ипи соравы шушы югалтуга булган икән.

Фирая МИНГАЛИЕВА.

Чыганак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев