Тәнне генә түгел, җанны да дәвалыйлар
Шәмәрдәндәге гериатрия бүлегендә өлкәннәр сәламәтлекләрен ныгыта
Күптән түгел Шәмәрдән хастаханәсенең гериатрия бүлегендә дәваланып чыгарга туры килде. Килгәч тә, әле ягу сезоны башланмаган иде, палаталарда суык булмасмы икән дип борчылдык. Безне биредә май кояшы кебек каршы алдылар, чиста, матур, якты палаталарга урнаштырдылар, бүлмәләргә җылылык та бирделәр. Олы яшьтәге кешеләрнең сәламәтлекләрен кайгырту йөзеннән ачылган әлеге бүлектә чын мәгънәсендә олы йөрәкле, ягымлы, тәмле телле, үз эшләренең чын осталары эшләгәненә беренче минутларда ук инандык. Бүлек җитәкчесе, табибә Ләйлә ханым Нурмөхәммәтова һәрбер кешегә аерым игътибар күрсәтә, индивидуаль дәвалау курслары билгели. Безгә сөйләгән лекцияләре дә эчтәлекле, файдалы киңәшләрен барыбыз да игътибар белән тыңладык. Шәфкать туташлары Әлфия, Марина, Алинә, Светлана, физиотерапия кабинетында эшләүче Рафия, массаж һәм су белән дәвалаучылар Алсу, Рамилә дә искиткеч ягымлы, оста, җиңел куллы булулары белән күңелне яуладылар. Техник хезмәткәрләрнең, тәмле итеп ашарга пешерүчеләрнең дә эшләре ихтирамга лаек. Ләйлә Гараповна инициативасы белән булдырылган намаз бүлмәсе үзе бер хәзинә. Монда тәнебезне генә түгел, җаныбызны дәвалау өчен дә мөмкинлекләр чиксез. Без дәваланганда биредә Саба районыннан гына түгел, безнең кебек Теләче, Кукмара районыннан килүчеләр дә бар иде.
Кукмара районы Чишмәбаш авылыннан тугызынчы дистәне ваклаучы Дамира ханым белән Мәгъсүм ага “Шушы яшькә җитеп табибларга күренгән булмады, мондагы игътибарга, өлкәннәргә карата тәрбиягә исебез-акылыбыз китте. Ләйлә ханымга шундый мәрхәмәтлелек сыйфатларын Аллаһы Тәгалә Үзе биргәндер”, – дип күңелләрендәге хисләрен яшереп кала алмадылар.
Диңгез тозлары салынган ванналардан чыккач, тәннәр рәхәтләнеп китә, массаж, магнитлардан соң гәүдәләр җиңеләеп кала. Көнлек дәваларны алгач, урамга йөрергә чыга әбиләр яки җыелышып гәп корабыз, гомер йомгакларын сүтәбез. Һәркемнең үз тарихы. Беркемне дә язмыш аркасыннан сыйпап кына тормаган. Яшьлектәге сөенечләр дә, ачы күз яшьләре дә, ялгыз күке кебек парсыз калу да, кайгы-хәсрәте дә булган. Менә шул вакыйгаларны 10 көнгә булса да оныттырып тордылар ак халатлы фәрештәләр. Гомумән, бу гериатрия бүлеген булдыруга үз өлешен керткән һәркемгә, хастаханә җитәкчелегенә, барлык медперсоналга җылы хисләребез барып ирешсен. Бу яхшылыклары үзләренә игелек булып әйләнеп кайтсын. Аллаһы Тәгалә рәхмәтеннән ташламасын.Гаиләләренә иминлек, үзләренә дә сәламәтлек теләп, иң изге догаларда калабыз.
Фаягөл Фәтхуллина,
Теләче районы Олы Мишә авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев