Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безгә язалар

Тенеки авылы каһарманы

«Әтиләр партизаннар кебек дәшми», – дип әйткән иде минем яшьтәшләремнең берсе

   1941-1945 еллардагы Ватан  сугышында катнашып, илебезнең бәйсезлеге  өчен көрәшкән райондашларыбыз  арасында кадровый  офицер  дәрәҗәсенә   күтәрелүчеләр  дә шактый. Бөек Җиңүне якынайтуга үзләреннән зур  өлеш  керткән якташ полководецларыбызның исемнәре күпләргә  яхшы таныш. Араларында  дивизия  командиры урынбасарлары да, техник хезмәт полковниклары да, танк  полкы белән җитәкчелек итүчеләр дә бар.

Бу  юлы   язмамда  сугыш  вакытында ИЛ-2 һәм ИЛ-10 очкычларында укчы-радист булып хезмәт иткән Хәләф Ногмановка тукталасым  килә. 1927 елның 10 февралендә Тенеки авылында туган малайга сугыш башланганда нибары 14 яшь була.  Олы абыйлары фронтка китә, ә авылдагы бар авыр эш үсмерләр һәм хатын-кызлар җилкәсенә төшә. “Әтием тракторны бик яхшы йөрткән, җир сөргән, чәчкән, шул ук вакытта детекторлы радиоприёмник та җыйган. Бу осталыклары аңа киләчәктә бик нык ярдәм итә”, – дип яза аның турында кызы Елена Драчкова үзенең интернет  сәхифәләрендә. – Ул чорның барлык яшүсмерләре кебек үк, әтием дә фронтка омтылган, фашистларга нәфрәте  бик  көчле булган. Моның  сәбәбе дә бар: 1943 елда Ленинград блокадасын өзү вакытында аның абыйсы Хәмит батырларча һәлак була. Хәмит – гаиләнең горурлыгы, яхшы белемле, 24 яшьлек егет. 1944 елның октябрендә, 17 яшендә, әтием Совет Армиясенә алына. Русча начар сөйләшкән яшь солдатны әсир төшкән немецларны сакларга куялар. Тоткыннар аны мыскыл итә, ә ул аларны күралмый. Әсирләрне сакчыларга караганда яхшырак ашатканнар. Әтием үзенең паегындагы махорканы авыл хатын-кызлары китергән тары көлчәләренә алыштырган. Шушы ризык аркасында ул корсак тифы белән авырый. Озақ дәвалана, хәтта табиблар да терелүенә ышанмый, әмма ул исән кала.

Кыска ялдан соң, аны Вольск шәһәрендәге укчы-радистлар мәк­тәбенә җибәрәләр. Радиотехника һәм Морзе әлифбасын белүе аңа укуда нык булыша. Соңыннан фронтка озатыла, 264нче штурм авиация полкында  хезмәт итә. 1945 елда Япониягә каршы сугышта катнаша. Японнарның Кытайда кылган вәхшилекләр турында ул әрнү белән сөйли, шартлаткыч тутырылган уенчыктан кул чуклары өзелгән  кытай малаен калтыранып искә ала иде.

Сугыштан соң әти Сахалинда җи_де ел  хезмәт итә. Очучылар өчен тренажёр уйлап тапкан сәләтле егеткә хәрби часть командиры Академиядә укырга тәкъдим итә, ләкин әтинең нибары 7 класс белеме генә була. Ул, күпләр кебек, кичке мәктәпкә укырга керә. Мәктәпне тәмамлый, әмма Академиягә керү өчен вакыт узган була, һәм ул Благовещенск шәһәрендәге командирлар хәрби училищесына укырга керә. Белоруссиядә, Латвиядә, Байконурда, Украинада хезмәт итә.

1978 елның маенда полковник дәрәҗәсендә запаска чыга. Әтием бик сәләтле, талантлы кеше иде: бик яхшы рәссам, картиналар иҗат итә, төрле шрифтлар белән сызымнар ясый, кулыннан килмәгән эше юк иде. Байконурдагы 43нче мәйданчыкта урнашкан ракетчылар һәйкәленең авторы да – минем әтием. Соңгы хезмәт урыны – Украина, Хмельницкий шәһәре. Алар әнием белән шунда калганнар.

Пенсиягә чыккач та, озак еллар дәвамында Чик буе гаскәрләре академиясендә ветераннар советы рәисе булып эшләде. Ул гомер буе армиягә тугры калды, 82 яшенә кадәр хезмәт итте. 2014 елның 2 маенда, Украинадагы билгеле вакыйгалардан соң, мин аны ашыгыч рәвештә Россиягә күчердем, чөнки ул инде бик авыру һәм өлкән кеше буларак безнең ярдәмсез яши алмый иде.

Әти күп кенә танылган кешеләрне күрде, баллистик ракеталар җибәрү шаһиты да, катнашучы да булды. Ләкин ул вакытта бу турыда сөйләү тыелган иде, һәм инде өлкән яшькә җиткәч тә, күп  сөйләшми  иде. «Әтиләр партизаннар кебек дәшми», – дип әйткән иде минем яшьтәшләремнең берсе. Безнең әтиләр антына тугры калдылар, сүзләрендә тордылар – алар чын совет офицерлары иде”.

Ул «Японияне җиңгән өчен», «Сугышчан хезмәтләре өчен»  медаль­ләре белән бүләкләнә. Полковник.

Хәләф Ногман улы 2017 елның 21 апрелендә, 90 яшендә вафат була. Воронеж шәһәрендә хәрби хөрмәт белән җирләнә. Якташыбыз якты күңелле, намуслы яшәгән, кешеләр өчен күп изгелекләр кылган кеше.

Мидхәт  Хәсәнов,

Саба музее хезмәткәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев