Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тимер юл – язмышым минем

Якшәмбе көнне Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре Җиңү паркында Тимер юлчылар көненә багышланган «Судьба моя – железная дорога» дигән бәйрәм концерты оештырдылар.

Чара башында тамашачылар өчен музыкаль пролог һәм театральләштерелгән күренеш әзер­ләнде, алар тамашачыларны тимер юл дөньясына күчерде. Котлау сүзе белән Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Кәримов, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев чыкты. Поездлар тезүче Илдус Гыйльметдиновка, юл  мастеры  Альберт Хөббәтуллинга, тепловоз  машинисты Фансаф Һадиевка, тимер  юл  ветераннары  Әлфия Хәлиловага, Рафаиль Нигъмәтуллинга район башлыгының  Рәхмәт хатлары тапшырылды. Юллар монтеры Сергей Степанов чарада  актив  кат­нашучыларны  бүләкләде. Концертта Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Акварель» халык бию төркеме (җитәкчесе А.Хуҗин), «Тулган ай» фольклор коллективы (җитәкчесе М.Галиева), Мичәнбаш, Саба, Эзмә  мәдәният йорт­ларыннан Альбина Гаврилова,  Айнур Гәрәев, Зөлфәт Саматов, Гүзәл Латыйпова, Өтернәс, Иске Мичән авыл клубларыннан Илүзә Гыйльфанова,  Ирек Һадиев, Ландыш Һадиева катнашты. Бәйрәм концертында матур биюләр, патриотик җырлар, тимер юл турында көйләр, тамашачыларның яраткан җырлары яңгырады. Кунаклар артистлар белән бергә рәхәтләнеп җырладылар, аларны алкышлар бе­лән хупладылар. Бәйрәм концерты күп кунаклар җыйды.Концерт тимер юлчылар коллективын берләштерергә, аларның һөнәрләренең мөһимлеген ассызыкларга һәм үз эшләре белән горурланырга ярдәм итте. 

Гөлназ  Әхмәтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев