Атлы заман истә һаман...
Заманында чегәннәр җәй көнендә елга буйларында таллыклы урыннарда яшәп алалар иде. Авылларга килеп, өй саен кереп, хәер сорап йөриләр, багучылык итәләр...
Бер заманны безнең Чулпыч авылындагы атлар торагына да 4-5 чегән килеп керде. Җитәкчеләрне сорадылар. Исәпләре ат алыштырырга икән. Ни өчен икәнен әйтмәделәр. Үзләренең атлары бер тонна бардыр. Шуны калдырып ике колын булса да алмакчылар. Җитәкчеләр килеп, җигелми торган ике ябык алашаны күрсәттеләр. Чегәннәр аларның тешләрен генә карадылар да, алыш-бирешкә ризалык бирделәр. Кыскасы, галәмәт зур, трактор йөген тартырлык ат безгә калды, ике алаша тегеләргә. Ике як та канәгать. Ул заманда хуҗалык йөген үгезләргә кадәр җигелеп тартты. Ә күндәм бахбайлар кешенең тугры ярдәмчеләре булды. Аларны без дә мәктәптә укыганда ук тәртә арасына керттек. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, сез җитешкән егетләр инде, дип башта сарык көтүенә бәйләп куйдылар. Олыларның ышанычын акладык, берсен дә югалтмадык. Иртән санап чыгарылган 350 сарык кичен фермага кайтканда бер тапкыр да шуннан ким булмады.
Ә кыш җиткәч, ат җиктек. Камыт бавын ычкынмаслык итеп бәйләргә өйрәндек. Ул вакытта колхоз техникасына ягулыкны Шәмәрдәннән атлар белән ташыйлар иде. Ике көннең берендә “станса”га менәбез. Өшегән чаклар да күп булды. Бер иртәдә сәфәргә җыенсак, үз сүзен үткезә ала торган Рифкать Хановның аты юк. Бик ярата иде ул кызгылт төстәге “Карлыган”ын. Тамак туймый торган заман. Ә ул ипиен дә ашамыйча, атына каптыра иде. Баксаң, хуҗалыкның бер җитәкчесе “Карлыган”ны җигеп Сабага киткән икән. Бу хәлне ишетүгә, дустыбыз кайтты да китте. Нәсел айгыры Арсланны җик дип ялынсалар да, борылып та карамады. Шуннан соң “Карлыган”га бүтән кеше йөгән кидермәде. Инде Рифкатьне фирдәвес җәннәтләрендә булсын дип теләргә генә кала.
Мәгъдәнур Гатауллин.
Фото ИИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев