Саба таңнары

Сабинский район

18+
Безгә язалар

Баш имәс Совет кешеләре

Саба районында күп кешеләргә яхшы таныш булган, үз фәненнән тирәнтен белем биргән, яраткан укытучыбыз, бакчачы Галим Вәлиевичка багышлыйм бу язмамны.

Аның язмышын, тормыш юлын белүче кеше безнең Сабада юк иде. Бу  якларга кайдан килеп чыкканын,  ничек яшәвен, тормышында нинди сикәлтәле юл узуын бик тә беләсе килә иде. Күп эзләдем гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган кешенең тарихыннан хәбәрдарны. Интернеттан Наил исемле улын белеп, аны күрергә теләвемне әйтеп хәбәр бирдем. Күрешкәч, очрашасы  килүемнең сәбәбен аңлаттым. Мө­хәммәтгалим абыйның бик еш төшкә керүен дә искәрттем. Бик үтенгәч, ул әтисенең тормышын сөйләргә булды.

Табындагы балачак

1909 елның көзендә Лениногорск өязе Иске Шөгер авылында эшче гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә ул. Исемне әтисе теләге буенча Мөхәммәтгалим дип кушалар. Тормыш хәлләре авыр була. Гаилә Мөслим районы Табын авылына күченә. Анда кечкенә Галимнең әби-бабасы  яши. Малай мәктәптә яхшы укый. Белмәгәннәрен олы апалары һәм  абыйлары өйрәтә. Алар барысыда иң кечкенә энеләрен бик яраталар, белемгә тартылуын күреп, нык  булышлар. Галим гарәпчә өйрәнә башлый һәм яшүсмер чагында бу телне ул “су кебек” эчә. Илдә революция җилләре исә башлагач, әтисен армиягә алалар. Тормыш авырая, ләкин әби-бабай, әнисенең тырышлыгы белән гаилә ач булмый әле. Бер елдан яраланып әтиләре кайта. Озак та үтми, гражданнар сугышы куба. Өлкәннәрнең кисәтүенә дә карамастан, Галим дә абыйлары белән кача-поса атыш карарга бара. Ак чехлардан калган гильзалар җыйныйлар. Әтиләре аларны күргәч, улларын авыл кырыендагы күлләрдә урнашкан утрауларга илтеп куя. Малайлар  балыкчылар алачыгында яшиләр, балык тоталар. Әтиләре, шулай итеп, улларын үлемнән саклап кала.

Аннан соң тагын бер афәт, бөтен Идел буе районнарын үз эченә алган ачлык килә.  Гаиләне  ачлыктан сыер тотып, мал-туарны күп асрау гына саклап кала. Шулай ук якындагы күлләрнең  балыклы булуы да зур ярдәм итә аларга. Тоткан балыкны базарда  сатып, азмы-күпме башка төрле ашамлыкка алыштыралар. Галим эшләп, чыныгып үсә. Гарәпчәне яхшы белү өстенә, немец телен дә өйрәнә. Минзәлә агротехникумында гел яхшы билгеләренә укып диплом алгач,  туган ягына кайтып, яңа оешкан күмәк хуҗалыкта ике ел агроном булып эшли. Басуларның уңдырышлылыгын  күтәрү турында кайгырта, бакчачылык белән кызыксына. Илдә зур үзгәрешләр барганда белеменең җитмәячәген аңлап, Казанда университетның җир эшләре бүлегенә укырга  керә.

Тоткынлык газаплары

1936 елда Кызыл армия сафларына алына. 1939 елда аларның батальонын илебезгә һөҗүм оештырган ак финнарга каршы җибәрәләр. Менә шунда  гади авыл баласы беренче тапкыр үлем белән күзгә-күз очраша, син үтерә алмасаң, сине үтерәчәкләрен аңлый. Галим бу бәрелештә зур чыныгу һәм үзенең беренче сугышчан медален ала. Хезмәт вакыты тулу сәбәпле, шул ук елны демобилизацияләнә. Сугышта исән-сау калып өенә кайту аны канатландыра, әти-әнисе Иске Шөгергә күчеп яши башлаган була. Шунда кайтып бераз ял итеп алгач, һөнәре буенча эшкә урнаша. Яраткан кызына өйләнә. Тормышлар җайланып китте дигәндә  илгә фашист илбасарлары басып керә. Мөхәммәтгалим сугышның беренче көннәрендә үк бер төркем иптәшләре белән  илне сакларга китә. Аны Псков дивизиясендәге диверсия төркеменә билгелиләр. Диверсантлар дош­ман тылына үтеп кереп, тимер юллар, күперләр, складлар шартлатырга, җай чыкса, немец офицерларын “тел” итеп алып кайтырга тиеш була. Бу төркемгә эләгүнең бер сере – аның немец телен яхшы белүе. Офицерлардан сорау алганда, сөйләшкәндә, ә кайбер вакытларда немец киеменә киенеп, аларга ялган оештырганда да ярап куя аның тел осталыгы. Шулай бер күпер шартлатырга баргач төркем дошман засадасына эләгә. Көчләр тигез булмый, каршы якка өстәмә көчләр килә. Мөхәммәтгалим аягы җиңелчә яраланган килеш бер татар солдаты белән әсирлеккә эләгә. Немецлар бәлки яралы солдатны атып та үтергән булырлар иде, ләкин Мөхәммәтгалим ничек итсә-итә, авыртуны сиздермәскә тырышып, иптәшеннән калышмый. Канны күп югалту сәбәпле кайбер вакытларда, бигрәк тә башы әйләнеп егылган чакларында шушы татар иптәше булыша аңа. Аларны бер төркем иптәшләре белән Рига шәһәре янындагы  арадашчы лагерь булган Вилспилста тоталар. Менә шунда аңлыйлар инде алар фашистларның кем булуларын. Тоткыннарны чебен урынына да  күрмиләр,  берәр  сүз дәшсәләр дә,  аталар да үтерәләр. Бу лагерьда өч ай тоткач аларны йөк корабленә төяп алып китәләр.  Кая алып баралар, аларның язмышы нинди, беркем дә белми. Алар иптәше белән аерылышмыйлар, гел бергә булырга тырышалар. Кайбер солдатлар төнлә белән суга сикереп качарга тырышып карасалар  да, прожекторлар белән яктыртып эзләп табып, көлешә-көлешә атып үтерәләр. Мондый вакытта качу мәгънәсезлек икәнен Мөхәммәтгалим иптәше белән яхшы аңлый.  Польша җиренә җиткәч, әсирләрне мал йөртә торган машина фургоннарына төяп, көчле сак астында Шецен концлагерена күчерәләр. Монда яшәү коточкыч шартларда дәвам итә. Ачлыктан кешеләр унарлап, йөзәрләп, меңәрләп кырылалар. Таш карьерына эшкә йөртә башлыйлар. Тоткыннар барган килеш егылып үләләр. Мөхәммәтгалим үзенең иптәше белән бер-берсенә ярдәмләшү ягын карыйлар. Тагын бер елдан аларны Германиядәге Дрезден концлагерена күчерәләр. Беренче чорларда ничек исән калгандыр, ничек крематорийга эләкмәгәндер үзе дә аптырый  ул. Бәлкем аның немец телен яхшы белүе генә коткарып калгандыр. Башта аны, аннан соң офицер белән сөйләшеп татар иптәшен дә бет куу командасына куялар. Алар тоткыннар киемнәренә, казармаларга дезинфекция үткәрергә тиеш булалар. Шулай бер казармага кергәч, пианино күреп аптырап кала ул. Як-ягына караштыргалап алып, немец солдатларының юклыгына инангач, капкачын ачып аккорд биреп карый, тавышы чиста була. Шунда яткан тартма кебек ящик өстенә утырып ике куллап татар көен уйнап җибәрә. Иптәшләре күптән музыка ишеткәннәре булмаганлыктан, дөньяларын онытып  матур яңгыраган татар көен тыңлыйлар.

Шул вакыт казарма ишеге ачылып,  немец офицеры белән солдатлар килеп керә, аларның бу вакытта казарма кырыеннан үтеп барышлары булып, аптырап калганнар һәм пианино тавышы килгән казармага кергәннәр. Мөхәммәтгалим уйнавыннан туктап кала һәм уйлап куя: “Алып чыгып атарлармы, әллә казарма эчендә генәме?” Офицер хәйран вакыт Мөхәммәтгалимнең күзенә карап торганнан соң исемен һәм номерын сорый. Аның шартлатып немецча җавабы офицерга да ошый, ахры. Офицер җилкәсеннән кагып “Гут, гут” диеп солдатларын ияртеп, борынын каплап (казарма эчендәге бет агуы исенә чыдап булмый), чыгып китәләр. Ә Мөхәммәтгалим кайгыга  кала: моның азагы нәрсә белән бетәр дә, аңа нәрсәсе белән әйләнеп кайтыр.  Азагы нәрсә белән бетәчәген белгән булса, ул бу пианино артына гомерендә дә утырмас иде. Берничә көннән аны  комендатурага алып киләләр һәм теге немец офицеры авызын ерып, аңа пианиносы белән лагерь оркестрына кушыласын әйтә. Каршы килеп булмаячагын аңлый ул. Каршы килү үлем була. Оркестр кая, кайчан уйный дисез­ме? Ул аның шикелле үк тоткыннарны дар агачына асканда уйнарга тиеш була. Бу инде үлемгә караганда да коточкычрак җәза. Их, шулай буласын белгән булса! Ул оркестрда уйнаганда һәрбер тоткын белән бергә “үлә”. Чәчләре беренче җәзаны үтәгәнне күргәч үк агара. Нишлисең, язмышта шулай язылган булгандыр инде. Ул үзе дә дар агачында булырга мөмкин иде бит. Акрын гына булса да, көн артыннан көн уза. Алар һәрбер мизгелдә үзләренең үлем белән күзгә-күз очрашачакларын беләләр. Җитмәсә, үзенең дусты татар егете авырый башлый, әллә үпкәсенә салкын тия, әллә шул түзеп булмаслык бет агуыннан агуланып чирлиме ул. Галим пианинода  уйганда   күргән  офицерга мөрәҗәгать итеп, аны, кыллы инструментта уйный, диеп ялганлап оркестрга күчерүгә ирешә. Бу иптәше баштарак домбрада бер кылга гына чиртеп утырса, ахырдан шактый оста уйный башлый. Оркестрда төрле милләт кешесе була: французлар да, итальяннар да һәм башка халык вәкилләре.

Кабат әсирлектә

 1945 елда тоткыннарны америка гас­кәрләре азат итә. Алар инде үлем хәленә җиткән,  дөньяны аңламый башлаган булалар. Азрак хәл кергәч, офицерлар тоткыннардан: “Монда каласыгыз килмиме?”– дип  сорыйлар. Берсе дә ризалык бирми. Тизрәк өйгә, туган якка кайту теләге көчле була аларда. Тик  берсе дә үзләрен  алда нинди  язмыш  көткәнен белми әле. Әсирләр  безнең солдатларга тапшырылгач, түбәнсеткеч тикшерүләр башлана.  Мөхәммәтгалим үзенең немец телен яхшы белүен яшерми. Аларны Омск шәһәрендәге махсус лагерьга җибәрәләр,  коммунистлар партиясе сафларыннан да чыгаралар. Күпме сугышып, дүрт ел гомерен сатылмыйча газапта уздырган кеше өчен фаҗига була бу. Лагерьда ул Брест крепосте каһарманы Пётр Гаврилов белән очраша һәм дуслашып китәләр. Аларны көчле сак астында төрле төзелеш эшләренә йөртәләр. Күпме егетләр фашист әсирлегеннән исән калып та, үзебезнең илдә, лагерьда үлә. Галим дә күпме еллар бергә булган иптәшен   югалта. Авыр, бик авыр була аңа. Дүрт ел тоткынлыкта утыргач, аны азат итәләр, ләкин  туган ягы Иске Шөгергә кайтырга, анда яшәргә рөхсәт бирмиләр. Ул үзенә тәкъдим ителгән берничә районнан Саба районын сайлый. Ләкин бит аның Иске Шөгердә гаиләсе бар,  баласы да туган булырга тиеш. Ул алар турында берни дә белми һәм Сабага кайтканда качып кына Иске Шөгергә сугыла. Мөхәммәтгалимнән сугыш вакытында хәбәр килмәгәч (хәбәрсез югалу кәгазе килгән була), аның яраткан тормыш иптәше башкага кияүгә чыккан була. Бу чынбарлыкны белү никадәр авыр бул са да, ул хатынына үпкәләми, аны  гаепли дә алмый. Чөнки ул көтәсен көткән. Нинди авырлыклар узып, сигез ел тормышыңның һәр сәгате, минуты кыл өстендә торганда, өең, гаиләң турында онытмасаң да, хатынына  хәбәр бирү мөмкинлеге булмый шул.

1950 елда Саба якларына килүгә алга: “Инде алдагы тормышны нәрсәдән башларга?” – дигән сорау туа. Ул вакытта  мәктәптә чит тел укытучылары җитмәгәнлектән,  аны ике куллап  каршы алалар. Яшәргә бер кечкенә генә өйдән бүлмә бирәләр. Мөхәммәтгалим үзе дә тыныч, борчусыз тормышны бик сагынганга күрә, җиң сызганып балаларга немец телен укыта башлый. 1953 елда биология укытучысы Саимәгә бергә яшәргә тәкъдим ясый. Мөхәммәтгалимнең  кешегә игътибарлы булуы аның йөз чалымыннан, сөйләшүеннән үк сизелеп тора. Шулай итеп, Саба мәктәбе тарихында зур роль уйнаган, яхшы укыту-тәрбия эшләре алып барган укытучылар гаиләсе корыла. Үз нигезләрен булдырып, 1955 елда көткән уллары Наилнең дөньяга аваз салуы да аларга алдагы яшәешләренә көч өсти. 1954 елда булган реабилитация дә тормышларына шатлык алып килә. 1960 елларда география укытучылары җитмәгәнлектән, ул фәннән дә балаларга белем бирә. Үзләренең җир кишәрлекләрендә һәм  тормыш иптәше Саимә белән урта мәктәптә дә төрле җиләк-җимеш  бакчасы булдыруга ирешәләр. Ул елларда  безнең якларда булмаган виноград үстереп тә, уңыш алалар. Уллары Наил урта мәктәпне тәмамлап, югары белем ала, гаилә корып Казан шәһәрендә яши һәм эшли. Пенсиягә чыкканнан соң да балаларга белем бирүеннән тукталмады. Соңгы елларында Сатыш урта мәктәбендә география фәнен укытты. Үзенең ике сугышта да катнашкан абыйларын һәм бигрәк тә тормыш иптәше Саимәнең үлемен бик авыр кичерде. Шулай ук Брест крепосте герое Пётр Гаврилов белән хат алышып яшәделәр, елга бер мәртәбә очрашалар иде.

Сөйләшү тәмамлангач,  улы Наил бе­лән  нинди генә авырлыкларга очрап та, ки­м­сетелүләргә дә сыгылмыйча үзендә көч табып, тормышын яңадан кора алган  Мө­хәммәтгалим Вәли улы Вәлиев алдында баш идек. Төшемә кереп, кул белән ишарә ясавы үзенең укыткан укучыларына, аны белгәннәргә үзенең тормыш юлын җиткерергә кушуы булгандыр, мөгаен. Онытмыйк без нинди авыр чорларда  яшәп тә, бирешмәгән, безгә хәзерге чор кешеләренә якты киләчәк китерүдә үз көчләрен кызганмаган кешеләребезне. Искә алыйк без аларны.

Муса  Абдуллин. 

Байлар Сабасы.

Язма герое Мө­хәммәтгалим Вәлиев фотода уңнан икенче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев