Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безгә язалар

Безнең яшьлек урманнары

Безгә язалар: Иләбәр авылында яшәүче Әминә Усманова язмасы

Хәзер шушы яшькә җиткәч, урманга машина тәрәзәсеннән үтеп барышлый гына күз сирпеп алабыз. Җырдагыча, гомер узып бара,  ера­гая ара. Яшь чагыбызда  урман белән бергә яши  идек: чикләвек, каен, кура җиләкләре җыябыз.  Гөм­бәгә дә кергәлибез. Лесник урын бирсә, малга печән дә чабабыз.

Иләбәрдә яши башлагач, Саба  урманына йөрдек. Без агачлар арасына кереп  китә торган  урынга  Казанга таба туп-туры итеп  салынган асфальт юл  килеп төртелә. Кайсы төш икәнен чамалагансыздыр инде. Бервакыт кура пешкәч, күршем Рәшидә белән Иләбәрдән шул урынга җиләккә  килдек.  Кулларда 10 литрлы су  чиләге. Анда элек Кызыл Мишә умарталыгы бар иде. Сыер савучыларның  җәйге лагере да шунда.  Аларны үтеп, эчкәрәк кереп киттек. Куралык очрамый гына бит.  Эзли торгач, таптык бер урын. Озынлыгы 25 метрлап булыр, махсус  ясап куйган кебек. Кураларны ике  яктан  күтәртеп, башларын  эләктереп  куйганнар. Астан өскә кадәр эре-эре кызыл җиләк тезелеп киткән. Башта аптырап карап тордык. ”Монда Кызыл Мишәләр дә җиләккә менә. Бер акыллысы җыярга уңайлы булсынга шулай  эшләгәндер”, – дим. Урман – халык байлыгы. “Барыбер коелып әрәм булыр, җыйыйк”, – диештек. Икебез ике   якка басып,  “сөбханалла”ны әйтеп, мактый-мактый җыябыз. Унбиш  минут дигәндә  чиләкләребез  яртылаш тулды. Кызып киттек: тагын 15 минут и баста!

Элек  кибетләрдә шундый уенчыклар  бар  иде: әвеш-тәвеш китерсәң, аю тавышы  чыга. Кисәк  кенә  якында шундый аваз  килде бит! “Рәшидә, сыпыртыйк моннан, аю бар икән бит”, – дим. Ул да як-ягына  каранды. Тиз-тиз генә: “Аю, үпкәләмә инде, җыйганны балаларга  алып  кайтыйк, зинһар!”– дип эндәшеп, борылып карамыйча, артка карасак куркырбыз, дип  уйлап, кайту  ягына йөгердек. Үзе безгә  күренмәде,  куа да килмәде. Урман кырыендә үсә торган озынрак  чыршы төпләрендә җиләк очратып,  чиләкләребезне тутырдык. “Урманыбыз аюлы икән!” – дип, кайтып киттек.

Печән  өсте җитте. Безгә һаман да шул Саба урманында лесник булып торучы Ренат үзенең кордонына якын гына җирдән чабарга урын биргән иде. Эчтәрәк, кордонны узып керәсе. Безнең янда тагын ике гаиләнең печән урыны  бар. Көнлек ризык алып, матайга  утырып иртүк киләбез, ике-өч тапкыр  ялга туктап эшлибез. Теге ике гаиләдән ир-атлар гына. Без – ирем белән икәү. Ялга туктагач, барыбыз бергә җыелып, уртак  өстәл ясап  ашыйбыз. Аннары ир-атлар кырын ятып, сөйләшеп, тәмәке тарта. Мин шул арада 10 литрлы  чиләкне тотып “разведкага” китәм. Җиләк  эзлим.  Бер 400 метр читтәрәк таптым урынын. Бер  йорт кадәр генә җир, кеше  аяк басмаган, тәбәнәк куралар. Бик эре, тоткач изелми-таралмый тор­ган төерле тәмле җиләк. Шыпырт кына, тиз-тиз җыям. Бераздан миңа кемдер карап торган кебек  бул­ды. Борылсам: корып җиргә ауган агачның ботаклары өстендә шундый матур мәче утыра! Туп-туры минем күзгә карый бу. Мин дә карыйм. “Нихәл, агай-эне. Нишләп утырасың  монда? Лесник песиеме  син, берәрсенә ияреп килдеңме? Ма­турлыгың, сөбханалла”, – дим  моңа.

Тавышын чыгармый, селкенми дә, бик “серьезный” утыра. “Ярар, минем эшем тыгыз, аннары  сөйләшербез”,  дидем дә, җиләккә  ябыштым. Алай да кабат борылып карадым: шундый биек агачка чаж гына  менеп китте бу. Кечерәк  сарык бәкәе  кадәр, колак  очларында  кисточкасы да бар. Шунда гына  башыма, рысь бит бу,  дигән  уй керде. Тамчы да  курыкмадым,  ирләр янына баргач та, 

берни әйтмәдем. Тагын бер “перекур” вакыты җиткәч, шул  урынга барып, чиләгемне тутырып та куйдым. Рысь бүтән күренмәде. “Нихәл,  агай-эне” дидем бит. Туганына ничек тисен  инде  ул.

Саба урманында рысь (татарчасы селәүсен) бар икәненә  үз күзләрем белән ышандым. Җәнлекләргә бай әле урманыбыз. Куяннар да күрдек. Әле алар кышын урманнан төшеп, безнең алмагачны да кимереп  китәләр. Шул ук  урында кабан дуңгызлары да  җитәрлек. Яңгырдан соң урманга баргач, эзләре күп  күренә иде.  Алар имән агачы төпләренә килеп,  җирне трактор сөргән шикелле актарып, яңа тишелә башлаган чикләвекләрне ашап  китәләр  иде.

Пошилар да электән бар. Яшь чакта, әле Килдебәк авылында торганда, сыерга  аз булса да  печән  чабарга әни белән җәяүләп  урманга  киттек. Бер  алан читендә чалгыларны эшкә җиктек. Кичкә таба әти ат белән печәнне төяп  алып  кайтырга килергә тиеш иде. Күз  кырые белән генә күрәм – алан уртасында бер хайван  басып тора. Әти  килеп, атын тугарып  җибәргән икән, дип  уйлыйм. “Әни, кара әле”, – дисәм – поши. Бер тавыш чыгармыйча, ботак-сатак сындырмыйча,  йөзгән төсле генә агачлар арасына кереп китте. Хәзер алар күбәйгәннәр.

Урманда, бу язмада санап ки­телгәннәрне һәм керпе, еланны­ исәп­­ләмәгәндә, башка төрле җән­лек заты күргәнем булмады. Шөп­шә дә чакты, черки дә ашады,  ки­гәвен дә кирәкне бирде. Барысы белән дә чөкердәшеп йөрдек урманда. Ә аю белән очрашырга язмасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев