Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Егетләребезгә сокландык

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Туктар авылы клубында булган чарада егетләр ике командага бүленеп ярыштылар. Хәрби бурычын үтәгән егетләр – "Дуслык", әле армиягә барырга әзерләнүчеләр "Холодец" командасына тупланган иде. "Калашников" автоматын сүтеп җыюда солдатта булган, бу коралны тотып караган егетләр җитезлек күрсәтте.

Икенче турда командалар озын тоннель аша узып, тиз генә янгын сүндерүчеләр экипировкасын киеп күпмедер араны шуышып узарга тиеш булдылар. Ярышны, армия егетләрне бу һөнәргә дә өйрәтә икән, диеп күзәттем. Ә менә гер күтәрүдә, аркан тартышуда яшьрәкләр көчлерәк булып чыкты. Противогаз кию ярышы да күңелне күтәрде. Концерт номерлары туры чын бәйрәм төсен алды. Уйламаганда гына егетләр Әбиләр булып киенеп чыгып, залны тутырып биеп, күмәк җыр белән кичәгә ямь өстәделәр. Авыл халкы телевизордан гына күреп белгән "Саксофон"нарда Казаннан Рамиль Фәтхиев белән кунакка кайткан егетләр уйнап җибәргәч татар моңнары клуб эченә генә сыймыйча бөтен авыл урамнарына таралды. Авылдашлар өчен мондый күчтәнәчнең әле булганы юк иде.

Егетләр чәч ясау (парихмахер) һөнәре буенча ярыша башлагач залдагылар рәхәтләнеп көлеп, байтакка җитәрлек рухи көч җыйдылар. Җеп белән машина тарту, хәрефләрдән мәкальләр җыю турлары да җитезлекне таләп итте. Кыскасы, армия сафларында булганнар өчен үткәннәрне кабатлау, призыв яшендәгеләргә ныклы әзерлек булды бу бәйрәм.

Шуны да әйтеп үтәсе килә: егетләребез һәрвакыт бердәм, ярдәмчел, дус-тату булып авыл халкына да игелекле хезмәт күрсәтәләр. Өмәләрдә аларның тырышлыгы өлкәннәрне дә сокландыра.

Гүзәлия Ганиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев