Йогышлы авырулар профилактикасы
Быел Бөтендөнья иммунлаштыру атналыгы 20–26 апрельдә “Вакцина һәр буын өчен нәтиҗәле” девизы астында үтте.
Иммунлаштыру, ягъни вакцинация, дифтерия, столбняк, кызамык, полиомиелит, кызылча, котыру, грипп, В вируслы гепатиты, пневмококк һәм гемофиль инфекцияләре кебек күп кенә куркыныч йогышлы авырулардан саклый. Әлеге авырулар инвалидлыкка һәм хәтта үлемгә китерергә мөмкин.
Халык арасында вакцинация дәрәҗәсе югары булганда, авырулар таралуы кисәтелә. Эпидемиологик иминлекне тәэмин итү өчен, планлы иммунизация белән колачлау дәрәҗәсе гомум халык арасында кимендә –90, ә балалар арасында 95 проценттан артык булырга тиеш.
Милли профилактик прививкалар календарена кертелгән барлык инфекцияләр кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен турыдан-туры куркыныч тудыра: полиомиелит гомерлек параличка, дифтерия – параличка һәм миокардитка, эпидемик паротит – балага узмауга һәм шикәр диабетына, В гепатиты – бавыр циррозына һәм яман шешкә, кызылча йөклелек вакытында — балада тумыштан җитешсезлекләргә китерергә мөмкин.
Туберкулезга каршы прививка ясатмаган кешеләрдә авыруның авыр формалары белән чирләү куркынычы дистәләрчә тапкыр арта.
Планлы иммунизация ел саен дөньяда 3 миллионнан артык кешенең гомерен саклап кала. Ул шулай ук миллионлаган кешеләрне авыр чирләрдән һәм инвалидлыктан саклый, тормыш сыйфатын яхшырта.
Вакцинация дәрәҗәсе тотрыклы һәм югары булганда, кайбер авыруларны тулысынча бетерергә мөмкин. Һәр ата-ана шуны белергә тиеш: баласына вакытында прививка ясату – аны куркыныч инфекцияләрдән ышанычлы саклау. Вакцинация нәтиҗәсендә организмда антитәнчекләр – саклаучы факторлар барлыкка килә. Алар инфекция кузгатучыларга авыру китереп чыгару мөмкинлеген бирми яки чирне җиңел формада уздырырга ярдәм итә.
2021 елда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының №1122н боерыгы белән милли профилактик прививкалар календаре һәм эпидемик күрсәткечләр буенча прививкалар календаре расланды. Анда түбәндәге авыруларга каршы вакцинация каралган: туберкулез, В гепатиты, дифтерия, столбняк, коклюш, полиомиелит, пневмококк инфекциясе, кызамык, эпидемик паротит, грипп һәм гемофиль инфекция.
Мәсәлән, пневмококк инфекциясе синусит, пневмония, бронхит, остеомиелит, менингит кебек авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Аңа каршы вакцинация 2 айлык яшьтән үк башкарыла һәм баланы ышанычлы саклый.
Столбняк – бик куркыныч авыру. Аның кузгатучылары туфракта яши, ә йогу хәтта кечкенә җәрәхәт аша да мөмкин. Бактерияләр көчле нейротоксин бүлеп чыгара һәм авыр чиргә китерә. Вакцинация 3 айлык яшьтән башлана, ә олыларга һәр 10 ел саен кабат прививка ясату кирәк.
Заманча вакциналар нәтиҗәле, куркынычсыз һәм реакция бирү ихтималы түбән. Прививкаларга каршы күрсәткечләр чикләнгән һәм аларны бары тик табиб кына билгели ала.
Резеда Фәттахова,
район үзәк хастаханәсе
табиб-эпидемиологы
Фото: Ясалма фәһем
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев