Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Күңелдәге солдат альбомы

...Әфган сугышының шомлы җилләре безнең авыл җирлеген дә читләтеп үтми. Авылыбызның сөлектәй биш егете – Әмирҗан Сабирҗанов, Фарих Галимов, Илфир Галимҗанов, Әнвәр Мифтахов һәм Мөнир Газизуллин бер-бер артлы кайнар нокталарга хезмәт итәргә китә. Алар – авылыбыз горурлыгы! Бүгенге язмам шуларның берсе Мөнир Кәрәм улы Газизуллин турында.

Халык телендә “Елга буе” дип йөртелгән урамда яшәүче Газизуллиннар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә ул. Абыйсы Мөхәррәм һәм апасы Рәйсә энеләрен бик яраталар. Кечкенәдән тыныч холыклы булуы, пөхтәлеге белән башкалардан аерылып тора ул. Урта һәм махсус белем үзләштерә. Яше тулып, ил алдындагы бурычын үтәр вакыт җиткәч, 1986 елның 19 ноябрендә армия сафларына алына. Казаннан татвоенкоматтан киткән чакта Мөнир үзенең Әфганстанга җибәрәчәкләрен бераз чамалый. Авылдашы Илфир Галимҗанов белән бер поездга туры киләләр. “Аңа да Әфганстанга икән”,- дигән уй килә Мөниргә. Аларны Төрекмәнстанның Ашхабад шәһәрендә поезддан төшерәләр, частьлар төрле булганга, шунда аерылышалар. Шушы шәһәрдә 6 ай сугыш серләренә өйрәтәләр Мөнирләрне. Хәрби ант кабул итәләр. Фотоларга төшәләр.

“Хәрби альбомыма беренче фотолар әзер”, - дип уйлап куя шунда Мөнир. Берничә көннән Мөнирләр частен самолет белән Әфганстанга алып китәләр. Соңыннан вертолетта Руха җиренә, соры тау-ташлар арасына алып килеп төшерәләр. Панджшер тарлавыгына төшеп урнашканнан соң, икенче көнне үк 18 егетне тауга алып менеп китәләр. Солдат хезмәте шулай башланып китә. Тау-ташлар арасында Мөнирнең төшенә һәрвакыт матур табигатьле туган ягы керә: балачакта су коенган Мишә буйлары, сөзәк тау башлары, андагы ялгыз нарат, әти-әниле туган йорты. Альбомының беренче битенә дә елмаеп утыручы әтисе белән әнисенең фотосын урнаштыра ул. Аларны уйлый... Хатларын кабат алып укый. “... авылда хәлләр әйбәт, бар да җитеш”, – дип язганнар. Ләкин улларының Әфган җирләрендә хезмәт итүе борчуга сала аларны. “Көнгә әллә ничә тапкыр “Әфганстандагы хәлләрне сөйләмәсләрме икән”,- дип телевизор кушалар”,- дип яза Рәйсә апасы бер хатында. Мөнирдән килгән хәбәрләрне түземсезлек белән көтәләр. Ләкин күп вакыт хатлар килми тора. Сәбәбе: безнең илдән вертолетлар керми. Бу вакытларда Әфганстанда хезмәт итеп кайткан Фарих Галимов “Мәдинә апа, миңа әле генә килде хат, сезгә дә язган булган. Килеп кенә җитмәгәндер... сезгә дә бик күп сәламнәр язган”, -дип үзенә хат килгәне булмаса да, борчылган ананың күңелен тынычландыра. Мөнир аңа бүгенге көндә дә рәхмәтле.

Көн тудымы солдатлар тау-таш арасына юнәлә. Төнлә белән генә тау астына Панджшер елгасына суга төшеп менәләр. Ләкин уяулыкны, саклыкны онытырга ярамый. Халкы да бит беренче карашка гына тыныч, ягымлы тоела. Ләкин алардан ни көтәсен белмисең. Иртәгесен үк сиңа каршы килеп атарга мөмкиннәр. Үзенчәлекле климат шартларында хезмәт итәләр, сугышның дәһшәтен, бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татый, үлем белән күзгә күз очраша Мөнир... 1987 елның 15 декабрь төнендә Руха торак пункты тирәсендә сак вакытында фетнәчеләр тарафыннан атыш башлана. Хәрби бурыч: фетнәчеләрне, ату коралларын, минометларын юк итү. Сугыш бик көчле бара. Хәрби позиция алышынган чакта, янәшәдә генә шартлаган минадан Мөнирнең уң аягы һәм күкрәге яралана. Аны хәрби госпитальгә озаталар...Тирән яра, сызланулар, йокысыз төннәр... Тиздән савыгып, ул кабат хәрби хезмәтен дәвам итә.

Альбомның иң күңелле фотосы мөгаен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән мизгелләредер. Гади генә авыл егетенең күкрәгенә орден кадәр орден кадасыннар әле! Ниһаять, кайтыр көн дә якынлаша. Россиядән көткән махсус очкычлар гына килми тора. Демобилизацияләнүгә карар инде 1 атна элек чыккан була. Ләкин Мөнир бу хакта белми, хезмәт итүен дәвам итә. Менә частьларына он төягән очкыч төшә. “Кемнәргә кайтырга, утырыгыз”, – дигән әмер була. Шул исәптән Мөниргә дә. Башта ул аптырап кала, аннан берничә минут эчендә әзерләнеп очкычта күккә күтәреләләр... Биек таш-таулар “Безгә рәнҗемәгез, егетләр”, – дигән кебек озатып калалар...һәм барлык хәрби хезмәтне, Әфганстан җирен, аның табигатен, кишлакларны, яшьлек юләрлекләре белән төшерелгән сурәтләрне үз эченә сыйдырган солдат альбомы да шунда кала... “Эх, альбом! Гомер узган саен искә төшәрсең әле син!”. Самолет Ташкентка кадәр оча. Аннан Ашхабадтан поезд белән – Казанга!

11 гыйнвар көнне кайтып төшә Мөнир авылга. Өйгә барлык туганнар, дуслар, күршеләр җыела. Балалар значок сорый, ә яшьләр альбом. Менә шунда гына исенә төшә солдат альбомының онытылып калганы. Ни кызгыныч! Шулай да уфтанмый, иң куанычлысы: ул исән-имин кайткан, янәшәдә – әти-әнисе, туганнары, дуслары... Мөнир шатлыгыннан елмая гына. Ә күкрәктә – медальләр һәм Кызыл йолдыз Ордены! Алар Әфган сугышының шаһитләре.

Әфган! Мөнир күңеле белән янә солдат альбомын ача. Аның битләренә Әфганстан җирләрендә хезмәт иткән биш авылдашының фотоларын урнаштыра. Аларның да икесе вафат инде. Авыр булса да, күңелдә сакланган истәлекләр, хәтер саклыгы белән генә ача ул аны. Чөнки ул аның яшьлеге... Аны онытырга ярамый!

Гәүһәрия Әхмәтҗанова, Явлаштау авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев