Куып тота алмадык
Эх, яшьлек!..
1965 ел. Без, “Сельхозтехника” район берләшмәсе шоферлары, Явлаштау авылы янындагы кырларга ашлама кертәбез. Кунып эшлибез. Әлбәттә инде, кичен су буена уеннарга җыелабыз. Авыл кызлары белән кулга-кул тотынышып сәгатьләр буе уйнап-җырлап әйләнәбез. Менә уеннарның ахыры җитә һәм кызлар, төлке күргән кошлар сыман, дәррәү йөгереп тарала да бетә. Уендагы бер матур гына кызны озатырмын дип күңелгә беркетеп куйган идем. Кая ул! Куып тотып булмасын аңлагач, төшеп калган чүәген фатир хуҗасы Кәшифә апага алып кайтып тапшырдым.
Шундый сәер гадәт күп авылларда яшәде әле ул. Олы Шыңарда да бер уңган кызның, атың булса, нык тотасы идең, дип кулган ычканганы булды. Ахырда алар шулай кыланганнарына уфтанганнардыр инде. Хәтерләрегез бетмәсә, 80 яшьлек кызлар, сезне дә шушы шаян матавыкларыгыз сагындыра торгандыр.
Мәгъдәнур Гатауллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев