Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Кырбашта – “Питрау”

Безгә язалар.

Узган  якшәмбедә Кырбаш  авылында “Питрау” бәйрәме  үткәрелде. Традиция буенча изге апостоллар Петр һәм Павелны  искә алу көне (аны икенче төрле Питрау көне дип атыйлар) билгеләп  үтелде. Питрау - керәшеннәрнең иң мөһим йола-бәйрәмнәренең бер­се. Ул җәйнең иң уртасына туры килә һәм яңа календарь циклына күчүне аңлата.

Бәйрәм халык җырлары, биюләре белән башланып  китте. Балалар һәм  өлкәннәр  төрле  уеннарда  катнашты. Авызга  йомырка  салынган  кашык кабып, капчык  киеп   йөгерделәр, себерке  бәйләделәр, пүләндә биеделәр, тылсымлы таякка   сүз бирделәр. Кунакларны белен,  самавырда  кайнаган  чәй белән  сыйладылар. Катнашучыларны Питрауның  иң олы  кунагы  Зоя Әсәтова бәйрәм белән   котлады. Соңыннан  яшь­­ләр  өчен дискотека  үт­кәрелде.

Надежда Черненко,

Кырбаш клубы мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев