Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безгә язалар

Оныгыма карыйм да...

Вакыт-вакыт артка борылып карау бик тә мәслихәт. Сыер җигүләр, чабата киюләр халкыбызның авыр үткәнен чагылдыра. Ә үткәнен белмәгәннең киләчәге юк, диләр.

 

Яраткан  оныгым бар минем. Аңа 13 яшь,  VI сыйныфта  укый. Кайвакыт оныгыма  карыйм да,  уйга  калам. Балачагым,  аның  яшендә атлар  көткәнем  күз  алдыма  килә. Хәзер үзем хуҗалык җитәкчесе  булсам,  оныгыма атлар көтүне ышанып тапшыра алыр идемме икән? Юктыр. Бигрәк бала гына бит. Ә миңа тапшырдылар. Алтынчы  сыйныфны тәмамлап  йөргән  көн. Соңгы имтиханны биреп, уңай билге булсын дип теләп, Оеттан  (мәктәп шунда) Чулпычка  кайтырга  чыктым. Исемем белән  кемдер эндәшкәнгә борылып карасам,  авылыбызның бригадиры  Яхъя абый Хәнәфиев икән. Фронттагы батырлыклары  өчен 12 орден-медаль, Сталинның 9 Рәхмәт хатын  алган,  Җиңү парадында  катнашкан  сугыш  ветераны. “Әйдә, тиз бул” дип ат арбасына  утыртты. “Сине  алырга  килмәдем, башка  йомышларым бар  иде”,– дигән  булды.  Югыйсә юлда  Чулпычка кайтучы балалар очрады – берсен дә  якын китермәде. Мине мәктәптән  көтеп  алуның  зур сәбәбе  булган  икән. Яхъя  абый: “Көндез  яшь тайларны,  авыру  атларны  көтүгә  алып  чыгарга  кирәк. Ышанычлы  кеше  эзлим. Ул кеше  – син”, – дип миннән  көтүче  ясады  да  куйды. Риза түгеллегем, әле  атка атлана  алмавым турында  әйтеп  карыйм. Яшьтәшләрем Нәкыйп, Хәбир белән атларны төнлә болынга  кадәр озата барганыбызны  күзәтеп  йөри икән. “Энем, дустым, карышма. Иң лаеклы малай – син. Кичкә кәнсәләргә менәрбез, шунда  хәл итәрбез”,– дип  өйләренә  кадәр алып  кайтты (Безнең  күршелек ике  өй арасы  гына). Сарайларына  чакырып, кирәге  чыгачагын әйтеп, очына  гайка бәйләнгән  кыска  камчы тоттырды.

  Кичен мине кәнсәләрдә зурлап  каршы алдылар. Эшләгәнемә  1,5 хезмәт  көне   язарга,  көзен бер ат  йөге  салам вәгъдә итеп, көтүчелеккә  кыстадылар. Сугыш  инвалиды әти – колхозның барлык  атларына җигү дирбияләрен таслап-ремонтлаучы шорник – бер хезмәт көненә эшли  иде. Әти-әнигә ярдәм булыр дип ризалаштым.

  Иртәгесен 21 атны болынга  алып төшеп  киттем.  Көн артыннан  көн үтә. Бригадир миннән бик канәгать. Әмма гел җайлы гына бармады эш. Җәйнең  җылы бер  көнендә башымны түмгәккә куеп  йоклап  киткәнмен. Күземне  ачсам, барлык атлар Кече  Шыңар болынында утлап йөриләр. Ул  вакытта башка хуҗалык  җиренә  кергән  атларны җыеп алып  ябып  куялар иде. Шуны уйлап куркуымнан йөрәгем табан  астына төшкәндәй  булды.  Алай да Илшат  исемле бер күндәм атны тотып, йөгәнләп, биегрәк түмгәккә алып килеп атландым да, качкын бахбайларны күрше болыннан  куып чыгардым. Күрмәделәр дип шатлануым озакка бармады  – Илшатым колын  салды. Бу  хәл мине  шок  хәленә  китерде. Тәнемне коточкыч  курку биләп  алды: белсәләр  – әтигә ат түләттерәчәкләр. Унөч  яшьлек малай ни уйларга тиеш?  Ерак кына түгел суы качкан Ханнан  күле бар  иде.  Шуның  ярын  кулларым белән  актарып-казып,  колынны күренмәслек итеп  күмә  алдым.  Аннары  Илшатны инеш   янына  алып  килеп,  арт  якларын,  күлмәк-майкаларымны ертып, әйбәтләп  чистарттым. Берни сизелмәслек булды. Ул  вакыттагы  иң зур  куанычым – атның  колын  салуын  кеше   күрмәве.

Ә Яхъя абый  биргән  камчы,  чыннан да,  ярап  куйды.  Көтүдә Дочка  кушаматлы холыксыз  ат бар иде. Шуңа күрә аны бик җикмәделәр дә. Кирәксез  урында   йөргән  чагында  куарга  теләсәң,  ыҗгырып өстеңә  килә дә,  аягыннан тартып  төшерә.  Менә шул  вакытта  камчы  һәм аның  очына бәйләнгән олы  гайка  арадашчы була да куя  иде.

...Унөч  яшьлек оныгыма  карыйм да,  уйга  калам...

Сыер җигеп, киеп чабата

Заманасы  шундый: без үскәндә ат түгел,  сыерны  да чанага җигәргә  өйрәтәләр  иде. Моның  өчен  йортта ир-ат булуы  кирәк. Бу эшкә  алынуым бик яхшы хәтердә әле. Җиде  яшькә җиткәч күргәннәр  кая онытылсын!  Сыерны әти белән бергә басуга алып  чыктык. Чана  да шунда. Әллә 1948, әллә 1949  елларның  февраль ае  уртасы. Киребеткән сыерны җайлый-майлый дигәндәй, ничек кирәк  алай җигеп  куя  алдык.  Әмма әти озын  дилбегәне  бушатуга,  малкай дулап китеп, тәртәне чыбык  шикелле генә  сындырды да, үзе  сузылып ятты. Кар тирән булуы аркасында гына эш зур тамашага барып җитмәде. Аюны да биергә өйрәтәләр бит. Сыер да язмышына буйсынды. Өстеңдә торсалар,  кая барырсың. Эшкә дә ярады. Аның белән  ашлык  калдыкларын Кече  Шыңар су тегермәненә  алып  барып, он итеп тарттырып  кайта  идек. Моңа хәзерге  яшьләр  ышанмаска  да  мөмкин. Әмма барысы да безнең баштан  үткән  хәлләр.

Сыер чиләк-чиләк  сөт бирә. Итен-маен да  кызганмый. Шуның өстәвенә аны тәртә арасына  да  керт! Бу мәрәкә озакка бармады үзе. Фронтка җибәрелгән атлар кире  кайтмаса да, яшь тайлар исәбенә йөк ташу  эшләре җайлаша башлады. Хәзерге  сыерларга  бик уңайлы шартлар тудырылган. Сөтне генә күп  бирсеннәр!  Җигү турында   сүз була  алмый.

Бервакыт Теләчедә  музейда  йөрибез. Гид: “Безнең әби-бабайлар менә шушындый чабата  киеп  үскәннәр”,– дип экспонат – юкә  мунчаласыннан  үргән аяк  киеме   күрсәтә. Кызыксына халык,  чөнки  күз  алдына   китерүе  кыен  бит. Мин түзмәдем, әйе, яшьлектә без  киеп  йөргән чабата бу, дидем. Музей хезмәткәре  минем   күзгә тутырып  карады  да: “Җәмәгать, күрегез, каршыбызда тере  экспонат”,– дип халыкны таныштырды. 

Әйе, вакыт-вакыт артка борылып карау бик тә мәслихәт. Сыер җигүләр, чабата  киюләр халкыбызның авыр  үткәнен  чагылдыра. Ә үткәнен белмәгәннең  киләчәге  юк, диләр.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев