Сәфәр чыксаң Миңгәргә, кирәкми чит җирләр дә
Шушы көннәрдә район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Ләйсән Билалова безне, өлкәннәрне, җыйды да, автобуска утыртып, Миңгәр авылын күрсәтергә алып китте.
Әйе, әллә кая да түгел – Миңгәргә. “Өйдә ятып, яңалыкларны күрми каласыз. Барысына да әзер булып торыгыз”, – дип алдан искәртеп куйды.
Чыннан да, соңгы елларда Миңгәр зур үзгәреш кичергән. Туристик маршрутка чыгу өчен кулай авылга әверелгән. Миңгәрнең Казандагы тарихи архитектура һәйкәленә охшатып төзелгән “Сөембикә” манарасы үзе бер хикмәти манзара. Кечкенә генә авылда шундый гаҗәеп корылма барлыкка килүенә хәйран калырлык. Үзе бер могҗиза, хәтта ышанасы да килми. Затлы күл буйларындагы кунак йортларын, су коену пляжларын күрү дә күңелгә рәхәтлек бирә. Яр буендагы йөгерү юллары аяк таймый торган махсус материал белән түшәлгән. Минәхмәтовларның шәҗәрәсе, Җәүдәт Мидхәтовичның улы Ирекнең мемориалында булу да безгә күпне аңлатты. Миңгәрдәге музейларга кереп, гыйбрәт алып чыгуы да үзе ни тора! Үрдә ерактан күренеп торган җил тегермәненә кадәр сәфәр кылдык. Гомумән, адәм баласының уйланырга һәм әллә ниткән хыялларны гамәлгә ашырырга, чынбарлык итәргә кодрәтле икәненә инанасың Миңгәр тарафларында. Кыскасы, җәмәгать, боларны үз күзләрең белән барып күрү кирәк. Райондагы туризм маршрутының бик тә күркәм юнәлешедер бу.
Тагын бер хикмәти хәл – җил тегермәне янында әни ягыннан туганым Фидаил Мәҗитовны очратуым. Күпме гомер күрешмәгән идек. Сабай авылының мөхтәрәм, олпат кешесе ул Фидаил. Моталлап агайның яраткан улы. Хезмәт елларын Яр Чаллы шәһәрендә үткәреп, пенсиягә чыккач, туган ягына кайткан. Һәм бик дөрес эшләгән. Андыйлар байтак хәзер авылларда. Туган як кодрәте тарта аларны. Ә мине күреп-танып, грейдер кабинасыннан сикереп төшкән туганым белән миңа кыр уртасында, җил оясында очрашырга язган икән. Ходай рәхмәтедер бу.
Сәяхәтебездән Миңгәр авылының күренекле кешесе Җәүдәт Мидхәт улының хезмәтенә сокланып, күңел тулып, тирән тәэсирләргә күмелеп, куанып кайттык. Шәт, әле ахыргысы булмас, тагын әллә ниләр күрербез Миңгәрдә.
Мәгъдәнур Гатауллин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев