«Шушы көндәгесе онытылмый гына бит...»
Безгә язалар.
1948 ел. Без, күрше малайлар Сәетгәрәй, Хәмит, Нәкыйп һәм мин, әниләр төйнәп биргән тәмнүшкәләрне алып, Сәетгәрәйнең туганы Хәсән абыйларга бәйрәм чәенә дип тәгаенләп кузгалдык. Май бәйрәме көне. Хәсән абыйларга килеп җитү белән, машина тавышы ишетелде. Машина күргән малайлармы без?! Тәмнүшкәләрне ишек алдында торган арбага куеп калдырдык та, тавыш килгән якка ашыктык. Яңгырдан соң машина үргә менә алмыйча азаплана, салулый. Тәгәрмәче астына коры-сары сала-сала, барасы юлына чыгара алдык. Авылдагы беренче машинаны Солтангазиз абый Гыймадиев алып кайткан иде. Тынычлап кына кайтып керсәк, ни күрик – арба өстенә тавыклар хуҗа булып алган. Үзләре ашаганнан калганны арба кырыенда йөрүче каз-үрдәкләргә тырмап төшереп яталар. Шулай итеп, бәйрәм чәе кош-кортларга насыйп булды. Аннан соң да бик күп бәйрәм чәйләре эчелде үзе. Ә менә шушы көндәгесе онытылмый гына бит.
Шулай да машина күрү олы вакыйга иде ул заманда. Шоферы да үзебезнең авыл кешесе – 99 төрле эш белгән Солтангазиз абый бит! Кешеләргә бик тә ярдәмчел, итагатьле, ипле кеше иде. Урыны җәннәттә булсын.
Мәгъдәнур Гатауллин.
Саба.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев