Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безгә язалар

Хөрмәтле дуслар! Сезгә җирле шагыйрәбез иҗат иткән «Шигъри тәлгәшләре»н тәкъдим итәбез

Бүген «Шигъри тәлгәшләр» рубрикасында кунакта райондашыбыз Илмира Гыймаева

Шигъри тулгак

Таң аткан мәл. Дәфтәрнең ак битен
Кояш нуры үбә тын гына.
Каләм кыштырдавы шул тынлыкта
Илаһи бер назлы моң гына.

Шул тынлыкта бөтерелә дөнья! Йөрәк бахыр тибә шашынып.
Бәргәләнә. Һава җитмәгәндәй
Күкрәк читен шакый тарсынып.

Йөгерә каләм. Сүзләр энҗесеннән
Иркәләнә дәфтәр битләре.
Тып-тып тамган хисләр тамчысыннан
Ачыла бара күңел бикләре.

Яза каләм. Кинәт туктап калып
Сызып ташлый хисләр давылын.
Кабат кайтып саф чишмәсен айкый
Галиҗанәп тылсым тавының.

Шигырь шаулый башта ташкын булып,
Тулгак кебек тән-җан сыкрана.
Бер мизгелдә дөнья чәчәк ата,
Бер мизгелдә күңел бозлана.

Шигырь туды! Татлы сызланудан
Шагыйрәнең йөзен нур алган.
Дәфтәр-биләү күңел хисен кочып,
Үз кадерен аңлап тын калган.

Кулга алып сабый имезгәндәй,
Җан авазын кат-кат укыды.
Һәр күзәнәк сулкылдавын сизеп
Тамагына төер утырды.

Изри күңел шигырь тылсымында,
Таң йокысы куна күзләргә.
Җан авазын күкрәгенә кыскач
Бәхет яше тамды мендәргә...
Шигырь туды!

Илмира Гыймаева
2026 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев