Әфганчы якташыбызның рухы яңарды
Әфган сугышында интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган Язлы Арташ авылы егете Фердинанд Шәйдуллин яшәгән йортка мемориаль такта куелды.
Бу көнне “Ватан калканы” (“Щит отечества”) Татарстан хәрби хәрәкәтләр ветераннарының, чик буе һәм башка төр гаскәрләр запасы хәрбиләренең төбәкара иҗтимагый оешмасы вәкилләре, әфганчы якташыбызның бергә хезмәт иткән дуслары, хәрби бурычларын Әфганстанда үтәгән райондашларыбыз Фердинанд Шәйдуллинны искә алырга батыр сугышчының рухы сакланган туган йорты янына җыйналдылар. 1969 елның 7 ноябрендә гаиләдә дүртенче бала булып туган Фердинанд Шәйдуллин 1987 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Ерак Көнчыгышта башланган хезмәтен Әфган сугышында дәвам итә. 1988 елның 9 ноябрендә һәлак була. Хәрби бурычларын үтәгәндә гомерләрен корбан иткән батыр райондашларыбызның исемнәре онытылмый, инде ул коточкыч вакыйгаларга нокта куелганына 36 ел узса да, исемнәре күңелләрдә яши.
Утлы елларны исән-сау кичкән ветеран хәрбиләрнең дуслык хисе, бердәмлек тойгысы аеруча көчле булуын Россиянең ерак – Камчатка, Екатеринбург, Саранск, Курган, Чиләбе, Сызрань, Саратов, Самара һәм башка күп төбәкләрдән бердәм җыйналып килүләре раслый. Әфганчы-ветераннар бүген дә тыгыз элемтәдә булып, аралашып яшиләр, сугышчан юлларын хәтерләреннән яңарталар.
“Бик күп районнарда әфган җирендә башларын салган хезмәттәшләребезне искә алу чаралары уздырабыз. Дустыбыз Фердинанд Шәйдуллинның туган авылында җыелу, йорты каршына мемориаль такта, каберенә яңа чардуган кую күптәнге хыялыбыз иде. Бик ышанычлы дус, чын ир-егет иде Фердинанд. Туган көннәребез бер көнне – 7 ноябрь иде безнең. Бергә бәйрәмнәрне каршыладык, миңа 20, аңа 19 тулды. Ни кызганыч, ике көннән һәлак булды. Бер палаткада яшәдек. Палаткадан чыгып йөгергәннәре, барысы да бүгенгедәй күз алдымда тора”, – дип сөйли “Ватан калканы” төбәкара оешмасы җитәкчесе Дамир Биктимиров. Сугышчан дусларының һәрберсе интернационалист-сугышчы Фердинанд Шәйдуллин турында якты хатирәләрен яңарттылар.
Арча районы Орнашбаш авылыннан килгән Фәрит Гомәров та сугышчан дусты хакында истәлекләре белән бүлеште. “Мин аның пуск командиры идем. Фединандка туган көненә бер ай кала посылка килде. “Фәрит синдә саклансын, бәйрәм көнне ачарбыз” дип миңа тапшырды. Ул көнне төнлә ут күренмәсен өчен БМПларны, бөтен утларны брезентлар белән капладык, төрле милләтләрдән булган дуслар бергә җыелып, посылканы ачтык. Һәрберебезгә кечкенә генә кисәк күчтәнәч туры килгәнгә дә сөенештек. “Моннан исән-имин кайта алсак, бер-беребез белән гомер буе туганнардай якын булып яшәрбез”, – дип сүз бирдек. Икенче көнне базага кайтып киттек. Өченче көнне дустыбыз һәлак булды. Сугыш гел елмаеп торган, саф күңелле һәм шат иптәшебезне аямады, аның үлеме барыбыз өчен дә зур югалту булды. Бүген 36 елга беренче тапкыр барыбыз бергә очраша алдык. Инде сафларыбыз сирәгәя. Фердинандны онытырга хакыбыз юк”, – диде Фәрит әфәнде. Искә алу чарасында сугышчан кораллар күргәзмәсе дә урын алып, утлы елларның никадәр куркыныч, шомлы булуын искәртеп торды. Фердинанд Шәйдуллинның бертуган апасы Дулкыния ханым энесен онытмауларына, аның истәлеген мәңгеләштергәннәре өчен барлык дусларына зур рәхмәтен белдерде.
“Сезнең кебек егетләр аркасында тормышыбызда тынычлык саклана. Үз җиребездә генә түгел, сезгә чит илләрдә дә изге бурычны үтәргә туры килә. Саба, Теләче районнарыннан 200дән артык егет Әфган сугышында катнашып, биш егетебез исән-сау илгә әйләнеп кайта алмады. Тынычлык өчен башларын салган егетләребез онытылырга тиеш түгел. Киләчәктә дә шулай бердәм, бер-берегезгә игътибарлы булып калыгыз”, – диде район башлыгы Рәис Миңнеханов. Фердинанд Харис улын искә алу митингы “Ватан калканы” төбәкара оешмасының һәм Язлы Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән хәрби җырлар, хатирә-чыгышлар белән бергә үрелеп барылды. Соңыннан каберенә зиярәт кылынып, сугышчан дусларының бүләге – яңа чардуган куелды, чәчәкләр салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев