Аларны онытырга хакыбыз юк!
Язылганга кире кайтып
“Саба таңнары” газетасының 24 һәм 31 саннарындагы Бөек Ватан сугышында катнашкан районыбыз хатын-кызлары турындагы язмаларны укыгач, туганыбыз турында тулырак язарга уйладым.

Минем әнинең апасы Кәмәрия Галимҗанова 1921 елда Юлбат авылында Галимҗан бабай белән Фәсиха әби гаиләсендә олы бала булып дөньяга килә. Юлбатта башлангыч белем алгач, 7 сыйныфны Сатышта тәмамлый. 1937 елда Чистай фельдшер-акушер мәктәбенә укырга керә. 1939 елда кулына документ алып, Балык Бистәсе районының Яңа Арыш участок хастаханәсенә эшкә билгеләнә.
1940 елда Финляндия белән сугыш башлангач, аны Казандагы хәрби госпитальгә шәфкать туташы итеп җибәрәләр. Чик буе тынычлангач, Яңа Арышка элеккеге эшенә кайта. 1941 елның 22 июнендә Кәмәрия апа ялга чыгарга тиеш була. Әтисе Теләчегә ат белән каршы алырга бара. Орымширмә үренә җиткәндә сугыш хәбәрен ишетәләр. Кәмәрия апа Юлбатта әнисе, туганнары белән күрешеп саубуллаша да, кабат эш урынына китеп бара. Көтеп алган ялы хыялда гына кала. Сугыш башлануга, Казандагы күп кенә мәктәпләр, тулай тораклар, кунакханәләр, клублар, институтлар госпиталь итеп үзгәртелә. Архив язуларына карасак, аларның саны 65кә җиткән. 1941 ел ахырына башкала госпитальләрендә 37 мең яралы һәм авыру сугышчы дәваланган. Күбесе кабат кулына корал алган.
Егерме яшьлек медицина лейтенанты Кәмәрия апа 1943 елга кадәр хәрби госпитальдә эшли. Фидакарь хезмәт чорын ул зур дулкынлану белән искә ала иде. Яралыларны Казанга поезд һәм пароходлар китереп кенә тора. Солдат һәм офицерларны сафка бастыру өчен медицина хезмәткәрләре тәүлекләр буе ялсыз эшләгәннәр. Гомерләрен саклап калу хакына үзләренең каннарын биргәннәр. Яралыларга дәресләрдән соң килгән укучылар да ярдәм күрсәткән. Кулсызларга туганнарына хатлар язарга булышканнар, концерт куйганнар.
1943 елның августында Кәмәрия Галимҗанова хезмәт иткән госпитальне Белоруссия фронтына күчерәләр. Яңа урынга урнашып кына беткәндә немец отряды килеп чыга. Медиклар яралыларның кайсын арбага салып, кайсын ничек кирәк алып, якындагы урманга качалар. Аздан гына Белоруссия сазлыкларына батмый калалар. 1944 елның көзендә госпиталь Польша чиген кисеп чыга. Безнең апа Җиңү көнен Познань шәһәрендә каршылый. Сугыш беткәннән соң да, 1946 елга кадәр хезмәтен дәвам итә. Чөнки авыруларны аякка бастыру өчен күп көч һәм вакыт сорала.
Кәмәрия апа 1946 елның башында демобилизацияләнә. Кайтышлый Белоруссиянең Слуцк шәһәренә туктала. Анда апа белән сугышка кадәр танышкан Яңа Арыш егете, капитан Мусин хезмәт итә. Алар шунда өйләнешеп, җизнәбез Нури белән яши башлыйлар. Озак та үтми, яшь гаиләне Германиягә җибәрәләр. Аннары Украинага кайтаралар. Күченеп йөрү дәвам итеп, Камчаткага кадәр барып җитәләр. Бары 1958 елда җизни хәрби хезмәттән киткәч кенә Казанга кайтып урнашалар. Балаларының өчесе дә төрле шәһәрләрдә туганнар. Апабыз “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”,” Берлинны азат иткәне өчен”,” Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Тыныч тормышта бирелгән Хөкүмәт бүләкләре дә шактый.
Кәмәрия апа Казанда медицина хезмәткәре булып эшли. ТАССР Югары Советы Указы нигезендә “Хезмәт батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнә. Апабыз Казан-Нагорный бистәсе халкының ышанычын казанды. Тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, ярдәм сорап олысы-кечесе мөрәҗәгать итә аңа. Ул беркемне дә кире бормый. Нагорныйда балалар бакчасы ачылгач, шәфкать туташы итеп билгеләнә. Туган җанлы, ярдәмчел, гади, юмарт, уңган... Бер кешегә бөтен яхшы сыйфатлар ничек тупланды икән дип уйлап куясың. Туганнары, аларның балалары өчен бу йортның ишеге һәрвакыт ачык булды. Эшкә урнашырга киләме, хастаханәгәме, укырга керәме – күп кеше аларда туктала иде. Әле алай гынамы? Юлбаттан, Сабадан эш белән килүчеләр, йомышлары үтәлеп бетмәсә, кунакчыл йортта кунып калучыларны әйткән дә юк. Нинди тыныч гаилә булды икән дә, нинди бәрәкәтле ризыклар куелды икән өстәлгә! Җизнәбез бик киң күңелле иде шул. Өч бала да бик акыллы, тәртипле булдылар. Олы кызлары Роза тарих фәннәре кандидаты. Аның китаплары һәм 300дән артык монографиясе бар.
Кәмәрия апа Юлбат авылында җирләнде. Сугышка башка районнан китүе сәбәпле, аның турында авылда да, районда да бернинди мәгълүмат юк. Ә ул Юлбатта туып, сугышның беренче көненнән үк фронтка киткән хатын-кыз.
Роза Мусина.
Наил Габдерахманов.
Казан-Юлбат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев