Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безнең геройлар

Арташта волонтерларны тәбрикләделәр

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!»

 Шушы көннәрдә Арташ мәдәният йортында Волонтер көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә  Ике басу Арташ авылы волонтерлары  чакырылган иде.

 Авылның волонтерлык хәрәкәте кураторы Гөлчара Фәттахова барлык катнашучыларны волонтер көне белән котлады һәм авыл проблемаларына битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерде.

 Тантаналы шартларда волонтерларга һәм аларның кураторына волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә һәм популярлаштыруга керткән өлешләре өчен Әфганстандагы сугышчан хәрәкәтләр ветераны И.Г.Яруллинның Татарстан Республикасы буенча хәрби хәрәкәтләр ветераннарының "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" оешмасы рәисе имзасы белән Рәхмәт  хатлары һәм шулай ук СВО катнашучылардан "солдат рәхмәте" һәм волонтерлык билгеләре тапшырылды.

Арташ авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Мөхәрләмов  барлык катнашучыларга ихлас рәхмәт рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чараны мәдәният хезмәткәрләренең музыкаль чыгышлары бизәде.Шулай ук бәйрәм вакытында агымдагы елда "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" проектын гамәлгә ашыруда игелекле кешеләр тарафыннан күрсәтелгән ярдәмгә йомгак ясалды.

Барлык иреклеләргә дә эшчәнлекләрендә уңышлар, туган як һәм туган ил иминлеге өчен күбрәк игелекле эшләр башкаруларын телибез

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев