Бүген «САБА-АРЕНА»да Әфганстан һәм башка кайнар нокталарда, махсус хәрби операциядә вафат булган сугышчы якташларыбыз истәлегенә волейбол ярышлары үтә
«Яшьлек» яшьләр үзәге үткәргән ярышларда 9 команда катнаша
Ярышларны ачу тантанасында Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссар Фәнис Закиров, "Ватанны саклаучылар" социаль хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Саба районындагы Татарстан Республикасы филиалының социаль координаторы Әлфия Мәүлетова, Әфганстанда хәрби хәрәкәтләр ветераны, Татарстан республика иҗтимагый оешмасының Саба районы бүлекчәсе рәисе Илшат Әхмәтшин, Әфганстанда булган хәрби хәрәкәтләр ветераннары Фәнис Вәлиев, Кызыл Йолдыз Ордены кавалеры Мөнир Газизуллин , ике тапкыр "Батырлык өчен медале" һәм "Сугышча нхезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнгән Халит Шәрипов һ.б. катнаштылар.
Уеннарда Югары Симет, Саба гимназиясе, «ОНИКС» мәктәп-интернаты,Сатыш, Тимершык урта, Шекше, Юлбат, Мичән төп гомумбелем бирү мәктәпләре, Шәмәрдән лицее командалары көч сыныша.
Егетләргә уңышлар телик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев